Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423752, Республика Татарстан, Актанышский район, д. Чалманарат, ул. Школьная , д.7 |
| Телефон: | +7(855)-525-32-33 |
| E-Mail: | ChalmanaratskayaShk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чалманаратская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гульнара Рафаэловна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 22 ученика и 10 воспитанников |
| У нас учат: | 10 педагогов и 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 237 ( 238 ) 239 240 >>
-
Тыл ветераннарын хөрмәтләп... 08.05.2017

Чалманарат авыл мәдәният йортында тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары хөрмәтенә балалар бакчасы нәниләре һәм укучылар концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Илләр имин, җирдә тынычлык булсын иде!
-
Автомодель ясау бәйгесе
05.05.2017
Гади автомодельләр ясау конкурсында мәктәбебезнең 7 нче класс укучысы Ф.Д.Гәрәев катнашты һәм 4 нче урынга ия булды. Укытучысы: М.Ф.Гыйльметдинов. Киләчәктә призлы урынга чыгуын телибез.
-
Афәрин, Айзилә!
04.05.2017
Республикакүләм "Без бергә" балалар иҗаты фестиваленың район этабында катнашып, мәктәбебезнең 4 нче класс укучысы А.А.Хәбирова 3 нче Дәрәҗә дипломга ия булды. Укытучысы: Л.Р.Хәбирова. Җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышка ирешүләрен телибез.
-
Иҗади бәйге.
04.05.2017
Сугыш һәм тыл ветераннарына багышланган инша язу бәйгесе уздырылды. Мәктәбебездән 4 укучының эше район бәйгесендә катнашу өчен җибәрелде. 7 нче класс укучылары - Ф.Д.Гәрәев, С.В.Имамов, С.С.Шакиров, 8 нче класс укучысы А.С.Гайсинга иҗади уңышлар юлдаш булсын иде. Укытучылары: Р.С.Галимҗанова, Ә.Р.Исрафилова.
-
Республикакүләм татар теле һәм әдәбияты укытучылары олимпиадасы
02.05.2017
27 нче апрель көнне татар теле укытучысы Ә.Р.Исрафилова, олимпиадада катнашып, яхшы гына нәтиҗә күрсәтте. Эшендә уңышлар телибез.
-
Язгы өмәдә катнашу 29.04.2017

Мәктәптә өмә уздырылды. Укучылар һәм укытучылар тырышлыгы белән мәктәп яны чистарып калды. Актив катнашкан һәр кешегә рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Афәрин, Диана! 28.04.2017

V Республикакүләм "Ветераннарның оныкчыклары Җиңүне ясыйлар" балалар рәсемнәре конкурсының район этабында үз иҗат эше белән катнашып, мәктәбебезнең 7 нче класс укучысы Д.Р. Акбулатова 3 нче урынга лаек булды. Аны җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз." Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын иде" дигән теләктә калабыз. 9 нчы класс укучысы З.А.Хөсниярова да 6 нчы урын алды. Иҗади уңышлар телибез!
-
Җиде тараф - җиде нур. 28.04.2017

Актаныш районы үзешчән сәнгать коллективлары һәм "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле "Җиде тараф - җиде нур" дип исемләнгән иҗат – хисап концерт программасын Казан тамашачыларына Г.Тукай исемендәге Татар Дәүләт Филармониясенең концертлар залында 28 апрельдә тәкъдим иттеләр. Кунакларны каршы алуда мәктәбебезнең 9 нчы класс укучысы З.А.Хөсниярова да катнашты.
-
Бөтенрәсәй тикшерү эше 27.04.2017

27 нче апрель көнне - мәктәптә әйләнә-тирәдән - 4 нче, биологиядән 5 нче классларда Бөтенрәсәй тикшерү эше үткәрелде. Укучылар эшне уңышлы башкардылар. Укытучылары: Л.Р.Хәбирова, А.Т.Рәхимова. Белемнәренең ныклы булуын телибез.
-
Милләтемнең җырчы тургае 26.04.2017

26 нчы апрель халкыбызның сөекле шагыйренең тууына 131 ел тулу уңаеннан Ә.Р. Исрафилова башлангыч класс укучылары белән "Милләтемнең җырчы тургае" дигән КВН уздырды. Укучылар, кызыклы сорауларга җавап эзләп, үзара ярыштылар. С.Х.Камалетдинов (2 нче класс) - I; Р.Р. Шәймәрдәноов (4 нче класс) һәм Н.Р. Кашапова (2нче класс) - II; А.А. Хәбирова (4 нче класс) - III урынга ия булдылар.




