Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423752, Республика Татарстан, Актанышский район, д. Чалманарат, ул. Школьная , д.7 |
| Телефон: | +7(855)-525-32-33 |
| E-Mail: | ChalmanaratskayaShk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чалманаратская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гульнара Рафаэловна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 22 ученика и 10 воспитанников |
| У нас учат: | 10 педагогов и 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << ( 231 ) 232 233 234 235 236 237 238 239 240 >>
-
Математик карусель 20.10.2017

19 нчы октябрь көнне Яңа Әлем мәктәбендә 5-6 нчы класс укучылары өчен “Математик карусель” ярышы үтте. Ярышта 31 команда арасыннан безнең мәктәп укучылары 5 нче урын алдылар. А.Манихова һәм Р.Басыйровларны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз. Укытучылары: Э.Х.Садыйкова.
-
Гадел яшәргә кирәк! 18.10.2017

“Гадел яшәргә кирәк!” республикакүләм иҗади бәйгесенең район этабында катнашу өчен, Д.Р.Акбулатованың рәсеме җибәрелде. Аның җиңүен телибез. Укытучысы: Ч.Р.Шәвәлиева
-
Коррупциягә - юк!
18.10.2017
Коррупциягә каршы республикакүләм иҗади бәйгесенең район этабында катнашу өчен, Ф.Д.Гәрәевның сочинениесе җибәрелде. Аның җиңүен телибез. Укытучысы: Ә.Р.Исрафилова
-
Куркынычсыз интернет 14.10.2017

Информатика укытучысы Гөлназ Сәгыйрь кызы Варина Башлангыч класс укучылары белән очрашты. Интернетның файдасы һәм зыяны турында аңлатты. Укучылар әңгәмәдә дә катнаштылар.
-
Мәктәп янын җыештыру 13.10.2017

Бүген мәктәбебез коллективы мәктәп янын чистарту өмәсенә чыкты. Көзге яфраклардан җәелгән "келәм"не җыюда укучыларыбыз тырышып эшләделәр.
-
Зона семинары 13.10.2017

Бүген татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ә.Р.Исрафилова Минзәлә шәһәре гимназиясендә татар мәктәпләре өчен уку әсбаплары авторы Р.Г.Хәсәншина катнашында тел һәм әдәбият укытучыларының "ФДББС кысаларында планлаштырылган нәтиҗәлелекне тәэмин итүче педагогик технологияләр" дип аталганн зона семинарында катнашты.
-
Минем һөнәрем - минем киләчәгем 12.10.2017

“Киләчәккә билет” дигән һөнәрләр турында республикакүләм сочинениеләр конкурсының район этабында катнашу өчен, мәктәбебезнең 8 нче класс укучылары Сирин Имамовның иҗади эше җибәрелде. Аларга уңышлар телибез. Җитәкче укытучыcы: Ә.Р.Исрафилова.
-
Көзге кросс 11.10.2017

Район үзәгендә СССРның җиңел атлетика буенча спорт остазы, РСФСРның халыклар Спартакиадасында марафон Чемпионы, 1975 нче елда СССРның иң көчле 25 җиңел атлетлар санына кергән Ф.Ш.Шәемов призына уздырылган кросста укучыларыбыз - Д.Р.Насертдинова, М.А.Фазлыева, Ф.Д.Гәрәев, И.Н.Локмановлар катнашты. Уңышлы чыгыш ясап, 4 нче урынга ия булдылар. Киләчәктә призлы урын алуларын телибез! Укытучылары: М.М.Гыйльметдинов.
-
Мәктәп олимпиадалары дәвам итә 10.10.2017

Мәктәп олимпиадалары дәвам итә. Укучыларыбыз үз белемнәрен бәялиләр. Район бәйгесендә катнашачак укучыларга җиңүләр телибез.
-
Өлкәннәргә ярдәм 10.10.2017

Укучыларыбыз өлкәннәргә ярдәм иттеләр. Хәлләрен белделәр.




