Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423752, Республика Татарстан, Актанышский район, д. Чалманарат, ул. Школьная , д.7 |
| Телефон: | +7(855)-525-32-33 |
| E-Mail: | ChalmanaratskayaShk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чалманаратская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гульнара Рафаэловна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 23 ученика и 4 воспитанника |
| У нас учат: | 10 педагогов и 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 231 232 233 ( 234 ) 235 236 237 238 239 240 >>
-
Рәсәйнең сәламәтлек укытучысы – 2017 19.09.2017

“Рәсәйнең сәламәтлек укытучысы – 2017” конкурсының муниципаль этабында катнашу өчен мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ә.Р.Исрафилованың эше җибәрелде. Аңарга уңыш телибез!
-
Көзге уңыш җыю 18.09.2017

Көзге уңыш җыюда укучылар һәм укытучыларыбыз актив эшләделәр куйдылар. Тырыш хезмәтнең нәтиҗәсен күрә бик күңелле.
-
Бөтенрәсәй сочинениеләр конкурсы 18.09.2017

Бөтенрәсәй сочинениеләр конкурсының муниципаль этабында катнашу өчен мәктәбебездән 2 укучының – А.М.Манихованың (6 класс), И.В.Имамовның (7 класс) иҗади эшләре җибәрелде. Аларга уңышлар телибез! Укытучылары: Р.С.Галимҗанова.
-
Афәрин, Гөлнара Рафаэль кызы! 18.09.2017

Актанышта узган “Милләтләр кроссы – 2017” дә катнашып, мәктәбебез директоры Гөлнара Рафаэль кызы Әхмәтованы II урын алуы белән котлыйбыз! "Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын иде" дигән теләктә калабыз.
-
Чәчәк бәйрәме 16.09.2017

15 нче сентябрь көнне районда чәчәк бәйрәме уздырылды. Мәктәбебез "Туган җирем - гөлбакча" исемле панно әзерләде. 8 нче сыйныф укучысы Миләүшә Фазлыева "Чәчәкләр алиһәсе" бәйгесендә катнашты. Үз хезмәтләрен куйган укытучыларыбыз һәм укучыларыбызга рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Милләтләр кроссы 16.09.2017

Әлеге кросста мәктәбебезнең укытучылары һәм укучылары актив катнаштылар. Киләчәктә аларга уңышлар телибез!
-
Кәрим Тинчуринның тууына - 110ел! 15.09.2017

15 нче сентябрьдә драматург, театр эшлеклесе, актер, режиссер, ТАССРның атказанган артисты Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел (1887–1938) тулды. Шул уңайдан укучыларны тормышы, язмышы, иҗаты белән таныштыру уздырылды.
-
Ата-аналар җыелышы 14.09.2017

Бүген ата-аналар җыелышы уздырылды. Узган уку елы нәтиҗәләре һәм быелгысына бурычлар билгеләнде. Авыл фельдшеры Э.Вәлиева гриппка каршы көрәш чаралары турында аңлатты.
-
Дәреслек тотылышы 11.09.2017

Дежур класс укучылары тарафыннан дәреслекләрнең тотылышына күзәтү ясалды. Кимчелекләр күзәтелмәде.
-
Мәктәпкә куркынычсыз юл! 11.09.2017

Юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү максатыннан, укучылар белән әңгәмә уздырылды. Сорауларга җавап эзләнде.




