Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423752, Республика Татарстан, Актанышский район, д. Чалманарат, ул. Школьная , д.7 |
| Телефон: | +7(855)-525-32-33 |
| E-Mail: | ChalmanaratskayaShk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чалманаратская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гульнара Рафаэловна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 22 ученика и 10 воспитанников |
| У нас учат: | 10 педагогов и 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 ( 236 ) 237 238 239 240 >>
-
Математикадан БДИ 06.06.2017

Укучыларыбыз математикадан БДИ тапшыралар. Аларга уңышлар юлдаш булсын иде!
-
Информатикадан БДИ 03.06.2017

Бүген 1 укучыбыз сайлаган фәннән имтихан тапшыра. Аңа уңышлар телибез!
-
Педагогик киңәшмә 31.05.2017

Бүген педагогик киңәшмә уздырылды. Укучыларны алдагы класска күчерү турында класс җитәкчеләренең чыгышлары тыңланды. Җәйгә бурычлар билгеләнде.
-
Җәйге каникулга озату. 31.05.2017

Класс җитәкчеләре җәйге каникулда укучыларның иминлеген саклау, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү, практиканы үз вакытында башкару турында үзләреннән һәм әти-әниләреннән имзалар алдылар. Класс җыелышларында еллык эшләргә йомгак ясалды. Укучыларның каникулны файдалы уздыруларын, һәммә кешенең сау-сәламәт һәм шат күңелле булуларын телибез.
-
Уңышлар телибез! 30.05.2017

9 нчы класс укучылары бүген рус теленнән имтихан бирәләр. Аларга уңышлар телибез!
-
Үрнәк гражданнар булыгыз! 29.05.2017

Мәктәбебезнең 7 нче класс укучылары: Д.Р.Акбулатова, Ф.Ф.Басыйров, Ф.Д.Гараев, С.В.Имамов, С.С.Шакиров паспорт алдылар. Аларның үрнәк гражданнар булуларын, теләкләренең тормышка ашуларын телибез.
-
Экскурсиядә күңелле 27.05.2017

26 нчы май көнне башлангыч класс укучылары укытучылары: Д.М.Гаязова, Ч.Р.Шәвәлиева җитәкчелегендә экскурсиягә бардылар. Төрле уеннар уйнап, табигатебез турында белгәннәрен ныгыттылар. Күңелле сәяхәттән һәр бала күтәренке кәеф белән кайтты.
-
II Бөтендөнья контроль эше 26.05.2017

26 нчы майда мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ә.Р.Исрафилова Галимҗан Баруди иҗатына багышланган II Бөтендөнья контроль эшендә катнашты. Уңышлы чыгыш ясап, сертификатка ия булды.
-
Афәрин, Рубин! 25.05.2017

Мәктәбебезнең 6 нчы класс укучысы Р.Р.Гайсин, ГТО нормаларын үтәп, Бронза дәрәҗәсендәге значок һәм таныклык белән бүләкләнде. Аны җиңүе белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез. Укытучысы: М.Ф.Гыйльметдинов. Укучыларның һәммәсе дә шундый дәрәҗәгә ирешсеннәр иде.
-
Ел укучысы - 2017 25.05.2017

Уку, сәнгать, олимпиада, конкурслар, спортта ирешкән уңышларын искә алып, мәктәбебезнең "Ел укучысы - 2017" билгеләнде. Мактаулы исемгә 4 нче класстан - А.А.Хәбирова, 7 нче класстан Д.Р.Акбулатова лаек булдылар. Мактау кәгазе һәм премия белән бүләкләнделәр. Киләчәктә дә алдынгы булуларын һәм башка укучыларның да тырышлыкларын арттыруларын телибез.




