Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423752, Республика Татарстан, Актанышский район, д. Чалманарат, ул. Школьная , д.7 |
| Телефон: | +7(855)-525-32-33 |
| E-Mail: | ChalmanaratskayaShk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чалманаратская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гульнара Рафаэловна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 22 ученика и 10 воспитанников |
| У нас учат: | 10 педагогов и 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 226 227 228 229 ( 230 ) >>
-
Педагогик киңәшмә 03.11.2017

Бүген мәктәптә педагогик киңәшмә уздырылды. Укучылырның өлгереше, йөреше, тәртипләре турында сөйләшүдә фән укытучылары да үз фикерләрен әйттеләр.
-
Биреп карау имтиханы 01.11.2017

30, 31 октябрь көннәрендә Актаныш икенче мәктәбе базасында 9 нчы класс укучылары рус теле һәм математикадан биреп карау имтиханында катнаштылар.
-
Мәктәп газетасының яңа саны 30.10.2017

Мәктәп газетасының 2 нче саны чыкты. Төрле эчтәлектәге язмалар белән таныша аласыз.
-
I чирекне йомгаклау 28.10.2017

Бүген I чирекне йомгаклау булды. Укучыларга фәннәрдән чиреклек билгеләр аңлатылды. Каникул чорында куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрелде.
-
“Мәктәп китапханәләре” айлыгы
28.10.2017
“Мәктәп китапханәләре” айлыгында уздырылган “Сүзләр төзү” уен-ярышында III класс укучысы Зөлфәт Гәрәев - I; “Гаилә олимпиадасы” ярышында катнашып, Хәбировлар - I; Кашаповлар һәм Маниховлар - II; Камалетдиновлар гаиләләре III урынга чыктылар. “Мактау кәгазьләре” һәм кыйммәтле бүләккә ия булдылар.
-
“Уңыш бәйрәме” 27.10.2017

27 нче октябрь көнне мәктәптә “Уңыш бәйрәме” уздырылды. Алдан бирелгән нигезләмә буенча укучылар төрле бәйгеләрдә чыгыш ясадылар. Төрле уеннарда бик теләп катнаштылар. Оештыручы – география укытучысы А.Т.Рәхимова.
-
Гражданнар оборонасы өйрәнүләре 26.10.2017

26 нчы октябрь көнне авыл җирлеге буенча Гражданнар оборонасы өйрәнүләре узды.
-
Афәрин, Илгизәр! 21.10.2017

Бөтенрәсәй сочинениеләр конкурсының район этабында катнашып, И.В.Имамов (7 нче класс) 1 нче урын алды. Аны җиңүе белән котлыйбыз! Укытучысы: Р.С.Галимҗанова.
-
Волейбол ярышы
21.10.2017
Район үзәгендә егетләр командасы арасында уздырылган волейбол уенында катнашып, мәктәбебез егетләре 4 нче урынны алдылар. 9 нчы класстан Ш.Ш.Булатов, А.С.Гайсин, И.Н.Локманов, 8 нче класстан Ф.Ф.Басыйров, Ф.Д.Гәрәев, С.В.Имамовларны уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз һәм киләчәктә призлы урын алуларын телибез. Укытучылары: М.Ф.Гыйльметдинов.
-
Афәрин, Сирин! 20.10.2017

Республикакүләм “Киләчәккә билет” иҗади конкурсның район этабында катнашып, 8 нче класс укучысы С.В.Имамов 1 нче урын алды. Аны җиңүе белән котлыйбыз! Укытучысы: Ә.Р.Исрафилова.




