Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423752, Республика Татарстан, Актанышский район, д. Чалманарат, ул. Школьная , д.7 |
| Телефон: | +7(855)-525-32-33 |
| E-Mail: | ChalmanaratskayaShk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чалманаратская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гульнара Рафаэловна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 22 ученика и 10 воспитанников |
| У нас учат: | 10 педагогов и 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 ( 237 ) 238 239 240 >>
-
15 нче май - Халыкара гаилә көне 15.05.2017

Гаилә көне уңаеннан, мәктәптә "Гаилә - минем терәгем" дигән класс сәгате уздырылды. Класс җитәкчесе Ә.Р.Исрафилова кызыклы сораулар әзерләгән иде. Чын күңелдән сөйләшү рәвешендә барган әлеге чара укучыларда җаваплылык һәм үз гаиләләре белән горурлану сыйфатлары тәрбияләүдә этәргеч булды.
-
Контроль эшләр дәвам итә 15.05.2017

15 нче май көнне 6 нчы һәм 7 нче класс укучылары - математикадан, 8 нчеләр химиядән мәгариф министрлыгыннан җибәрелгән язма эш башкардылар. Укытучылары: Э.Х.Садыйкова, Г.Р.Ахметова.
-
Афәрин, кызлар!
13.05.2017
Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышлап уздырылган җиңел атлетика буенча Җәйге Спартакиадада катнашып, ераклыкка сикерүдә 9 нчы класс укучысы З.А.Хөсниярова – I; 6 нчы класс укучысы Д.Р.Насертдинова – II; биеклеккә сикерүдә V урынны алды. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышларга ирешүләрен телибез. Укытучысы: М.Ф.Гыйльметдинов.
-
Арадаш аттестация. 12.05.2017

Мәктәптә барлык классларда да һәр фәннән дә арадаш аттестация эшләре үткәрелә башлады. Укучыларга ныклы әзерлек һәм уңышлар телибез.
-
Экологиягә багышланган дәрес 10.05.2017

Мәктәптә экологиягә багышланган дәрес уздыылды. География һәм биология укытучысы А.Т.Рәхимова укучыларда кызыксыну уятырлык мәгълүматлар әзерләгән иде.
-
Бөек Җиңүгә - 72 ел! 08.05.2017

Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган митингта мәктәбебез коллективы да катнашты. Һәйкәлгә венок салганнан соң, фронтта мәңгелеккә ятып калганнар һәм кайтып вафат булганнарны 1 минут тынлык белән искә алдык.
-
Тыл ветераннарын хөрмәтләп... 08.05.2017

Чалманарат авыл мәдәният йортында тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары хөрмәтенә балалар бакчасы нәниләре һәм укучылар концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Илләр имин, җирдә тынычлык булсын иде!
-
Автомодель ясау бәйгесе
05.05.2017
Гади автомодельләр ясау конкурсында мәктәбебезнең 7 нче класс укучысы Ф.Д.Гәрәев катнашты һәм 4 нче урынга ия булды. Укытучысы: М.Ф.Гыйльметдинов. Киләчәктә призлы урынга чыгуын телибез.
-
Афәрин, Айзилә!
04.05.2017
Республикакүләм "Без бергә" балалар иҗаты фестиваленың район этабында катнашып, мәктәбебезнең 4 нче класс укучысы А.А.Хәбирова 3 нче Дәрәҗә дипломга ия булды. Укытучысы: Л.Р.Хәбирова. Җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышка ирешүләрен телибез.
-
Иҗади бәйге.
04.05.2017
Сугыш һәм тыл ветераннарына багышланган инша язу бәйгесе уздырылды. Мәктәбебездән 4 укучының эше район бәйгесендә катнашу өчен җибәрелде. 7 нче класс укучылары - Ф.Д.Гәрәев, С.В.Имамов, С.С.Шакиров, 8 нче класс укучысы А.С.Гайсинга иҗади уңышлар юлдаш булсын иде. Укытучылары: Р.С.Галимҗанова, Ә.Р.Исрафилова.




