Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423752, Республика Татарстан, Актанышский район, д. Чалманарат, ул. Школьная , д.7 |
| Телефон: | +7(855)-525-32-33 |
| E-Mail: | ChalmanaratskayaShk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чалманаратская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гульнара Рафаэловна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 22 ученика и 10 воспитанников |
| У нас учат: | 10 педагогов и 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 231 232 233 234 ( 235 ) 236 237 238 239 240 >>
-
А.К.Толстойның тууына - 22 ел! 05.09.2017

Рус халык шагыйре А.К.Толстойның тууына 5 нче сентябрьдә 200 ел тулды. Рус теле укытучысы Р.С.Галимҗанова укучыларны аның иҗат үзенчәлеге белән таныштырды.
-
Экстремизмга -юк! 04.09.2017

"Экстремизмга - юк!" темасына бердәм дәрес уздырылды. Укучылар тирән мәгълүмат бирелде.
-
Мәктәптә бәйрәм ашы 02.09.2017

Бүген мәктәбебездә бәйрәм ашы уздырылды. Өлкәннәр белән бергә укучылар да авылыбыз аксакалы Мөҗәһит абыйның изге дини бәйрәмнең асылы турындагы чыгышын тыңладылар һәм бәйрәм ашы белән сыйландылыр. Изге эштә ярдәм иткән "Наратлы" хуҗалыгы директоры Ф.Һ.Бариевка, эшне оештыручы Чалманарат авыл җирлеге башлыгы К.С.Әхметовка, мәктәп директоры Г.Р.Әхметовага рәхмәт яусын. Киләчәк буын да иманлы булып үссеннәр иде.
-
Онытмадык. Хәсрәте - йөрәктә! 01.09.2017

Физкультура укытучысы М.Ф.Гыйльметдинов Бесландагы террорчылык турында аңлатты. Корбаннарны искә алып, бер минутлык тынлык игълан итте. Террорчылыкның фаҗигасе белән таныштырды, һәрвакыт игътибарлы булырга кирәклеген искәртте.
-
Белем бәйрәме 01.09.2017

Бүгенге бәйрәмгә ООО "КОММУНСЕРВИС-АКТАНЫШ" директоры Р.З.Кустова, "Наратлы" хуҗалыгы директоры Ф.Һ.Бариев һәм авыл Советы рәисе К.С.Әхметов кунак булып килделәр. Ф.Һ.Бариев тәүге тапкыр мәктәп бусагасын укучы булып атлап керүчеләргә һәм мәктәпкә акчалата ярдәм күрсәтте. Мәктәп директоры Г.Р.Әхметованың һәм килгән кунакларның чыгышлары күңелләрдә озак сакланыр. Укучыларның чыгышлары да бәйрәмгә ямь өстәде. Укучыларны әзерләгән укытучыбыз Ч.Р.Шәвәлиевага да рәхмәтебезне җиткерәбез. Яңа уку елында да яңа уңышлар насыйп булсын иде.
-
Район башлыгы һәм мәктәп директорлары катнашында мәктәпләрнең әзерлеген карау 19.08.2017

19 август көнне район башлыгы һәм мәктәп директорлары катнашында мәктәпләрнең әзерлеген карау үтте.Безнең мәктәпнең әзерлеге уңай яктан бәяләнде.
-
Күңелле очрашу 19.08.2017

1997 нче елда урта мәктәпне тәмамлаган укучыларыбыз мәктәпкә очрашуга килделәр. Укытучылар белән кызыклы вакыйгалар турында сөйләшү табын янында дәвам итте. 20 елдан соң очрашуга безне чакырган элекке укучыларыбызга рәхмәтебезне белдерәбез. Мәктәп белән араларын суытмаган, безгә җылы сүзләрен әйткән татлы мизгелләр тагын кабатланыр әле.
-
Татар теленнән ТДИ 14.06.2017

Бүген бер укучыбыз татар теленнән ТДИ тапшыра. Аңа уңышлар телибез!
-
Афәрин, Зөлфия! 14.06.2017

9 нчы класс укучысы З.Хөсниярова, физкультура буенча ГТО нормалары тапшырып, бронза дәрәҗәсенә иреште. Аны уңышы белән котлыйбыз!
-
Географиядән БДИ 08.06.2017

Бүген укучылырыбыз географиядән БДИ тапшыралыр. имтиханнарын яхшы тапшыруларын телибез.




