Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
Иң яхшы җимлек 16.12.2022

Гимназиябездә “Иң яхшы җимлек” бәйгесе узды. Чарада 1-10 сыйныф укучылары катнашты.
Берсеннән-берсе зәвыклы, шул ук вакытта кошлар өчен бик кирәкле җимлекләрне укучылар төрле материаллардан ясаганнар.
Укучылар җимлекләрне кошлар өчен уңайлы итеп эшләгәннәр. Шулай ук кошлар өчен салынган җим җилдә коелырга тиеш түгел, җимлекнең түбәсе булу да бик мөһим иде.
-
Татар теленнән олимпиада узды 15.12.2022

Бүген гимназиябездә татар теленнән олимпиаданың муниципаль этабы узды. 4-10 нчы сыйныф укучылары татар теленнән белемнәрен сынадлар.
Укучыларыбызга алга таба да фәнни-иҗади уңышлар телибез!
-
Музыкаль тәнәфес 14.12.2022

Бүген гимназиядә дуслык темасына багышланган җырлар яңгырады. Шулай ук бездә “Музыкаль тәнәфес”нең иң яхшы алып баручысы” конкурсы үткәрелә. Биредә катнашырга теләүче укучыларыбызны көтеп калабыз!
-
Без төрле, ләкин без бергә 14.12.2022

Бүген башлангыч сыйныфларда психолог катнашында сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Укучылар “Без төрле, ликин без бергә” темасына фикер алыштылар.
-
"Игелекле учлар" акциясе 13.12.2022

Бу атнада гимназиябездә инвалидлар декадасына багышланган чаралар үтә. Башлангыч сыйныфларда рәсем бәйгеләре, урта сыйныфларда эссе бәйгеләре, югары сыйныфларда әңгәмәләр, түгәрәк өстәлләр уза. Шулай ук сыйныф сәгатьләре, акцияләр, викториналар үткәрелә.
Бүген 3 сыйныфларда “Игелекле учлар” акциясе үткәрелде. Укучылар игелекле гамәлләр, мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм итү турында сөйләштеләр.
-
Конституция көненә багышланган рәсем бәйгесе 13.12.2022

Конституция көненә багышланган чаралар дәвам итә. Бүген гимназиядә рәсем бәйгесе үткәрелде. Укучылар илнең төп законына багышлап матур рәсемнәр тәкъдим иттеләр.
-
Конституция көне 12.12.2022

Һәр атнаның дүшәмбесендә укучылар өчен махсус сыйныф сәгатьләре уздырыла. “Мөһим сөйләшү” дигән сыйныф сәгатьләрендә сүз җәмгыять һәм шул җәмгыятьне тәшкил итүче кешеләр тормышы турында бара.
Бу атнада укучылар “Конституция көне” дигән темага фикер алыштылар.
Дәреснең максаты укучыларда Россия Федерациясенең Төп Законы булып Конституция торганлыгын аңлау булды. Россия Федерациясе Конституциясе конституциячел корылыш, кеше һәм гражданның хокуклары һәм иреге нигезләре, Федератив корылыш, дәүләт хакимияте органнарының үзара мөнәсәбәтләре кебек мөһим иҗтимагый мөнәсәбәтләрне җайга сала; илебезнең һәр гражданы тормышында Россия Федерациясе Конституциясенең ролен һәм әһәмиятен күрсәтергә.
-
Конституция көненә шигырь бәйгесе 12.12.2022

Бүген гимназиядә Конституция көненә багышланган шигырь укучылар бәйгесе үтте. 5-8 сыйныф укучылары туган ил, туган җир, туган як турында матур, эчтәлекле шигырьләр сөйләделәр.
-
Региональ акциядә катнаштык 12.12.2022

Бүген 9 сыйныф укучылары “Барысын да белем хәл итә: белгеч белән тикшерик “ региональ акциясендә катнаштылар. Математика фәненнән имтихан яздылар.
Акциянең максаты: имтиханнарга әзерлекнең сыйфатын бәяләү һәм укучылар җибәргән типик хаталарны анализлау.
#ГИА2023 #сдаемвместетатарстан #сдаемвместе2023 #готовимсявместерт #готовимсякГИА
-
Батырлар безнең арада яши 09.12.2022

Бүген 3в сыйныфында Ватан Геройлары көненә багышланган “21 гасыр геройлары. Кемнәр алар?” исемле сыйныф сәгате үтте. Укучылар сүзлекләр ярдәмендә герой, батырлык сүзләренең мәгънәләрен ачтылар. Шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннары, батырлыклар күрсәткән табиблар, янгын сүндерүчеләр, коткаручылар турында сөйләделәр, рәсемнәр ясадылар.













