Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 ( 96 ) 97 98 99 100 >>
-
Мөһим сөйләшүләр 16.01.2023

Һәр атнаның дүшәмбесендә укучылар өчен махсус сыйныф сәгатьләре уздырыла. “Мөһим сөйләшү” дигән сыйныф сәгатьләрендә сүз җәмгыять һәм шул җәмгыятьне тәшкил итүче кешеләр тормышы турында бара.
Бу атнада укучылар “Ленинградны камалыштан чыгару” дигән темага фикер алыштылар.
Ленинград 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр - 872 көнгә камалышта кала. Анда яшәүчеләр өчен бу үлем исе аңкып торган иң авыр 872 көн була. Зур шәһәрләрне шулай озак саклауга мисаллар хәтта дөнья тарихында да юк. Шәһәрдә 2,5 миллион кеше кала. Ленинградның тиңдәшсез батырлыгы тарихка халыкның гаҗәеп кыюлыгы һәм геройлыгы эпопеясы булып кереп калды.
-
Рәхмәт көненә багышланган музыкаль тәнәфес! 12.01.2023

Хәерле көн, гимназия! Кичә 11нче гыйнвар «Рәхмәт» көне иде.
Әйдәгез эле дусларыбызга һәм якыннарыбызга рәхмәт әйтик! Игелекле эшләр, яхшы сузләр һәм гамәлләр өчен.
-
Бию конкурсына чакырабыз! 11.01.2023

Бию-эчке һәм тышкы дөньяларны, рухи һәм физик халәтне берләштеруче күренеш. Бию күпләрне үзенә тарта, кызыктыра.
Хөрмәтле укучылар, гимназиядә бию конкурсы игълан ителде!
Әзерлекләр гөрли. Биергә теләге булучыларны сәхнәдә көтеп калабыз!
-
Өченче чирек башлану белән котлыйбыз! 09.01.2023

Яңа ел бәйрәмнәре тәмамланды, бүләкләр алынды, теләкләр әйтелде..Мәктәп укучылары өчен иң озын- өченче чирек башланды.
Хөрмәтле укытучыларыбыз һәм укучыларыбыз, өченче уку чиреге сезгә җиңел бирелсен. Барлык эшләрегездә һәм укуларыгызда иҗади уңышлар телибез. Бу яңа чирек якты мизгелләр һәм искиткеч тәҗрибәләр белән тулы булсын!
-
Укучыларга татлы бүләкләр тапшырылды 29.12.2022

Ел саен Яңа ел алдыннан башлангыч мәктәп укучыларына татлы бүләкләр тапшырыла. Бүген гимназиядә укучыларга әлеге Яңа ел күчтәнәчләрен өләштеләр.
-
Гимназиядә укытучыларның чираттагы киңәшмәсе үтте 28.12.2022

Бүген гимназиядә укытучыларның чираттагы киңәшмәсе үтте. Киңәшмәдә күп чыгышлар тыңланды, 2022-2023 нче уку елының икенче чирегенә һәм беренче яртыеллыкка нәтиҗәләр ясалды, өченче чиреккә планнар куелды.
-
Кәрим Тинчурин театрына сәяхәт 27.12.2022

Яңа ел бәйрәме чаралары дәвам итә. Бүген башлангыч сыйныф укучылары Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Тылсымлы арена” спектаклен карап кайттылар. Спектакль алдыннан балалар өчен кызыклы Яңа ел тамашасы оештырылды. Бәйрәм укучыларда күңелле тәэсирләр калдырды.
-
Икенче чирек төгәлләнде 27.12.2022

2022-2023 нче уку елының икенче чиреге дә төгәлләнде. Икенче чирек иң кыска чирек булып санала. Шулай да укучылар өчен әлеге чирек бик нәтиҗәле булды. Укучыларыбыз фән олимпиадаларында катнашу, контроль эшләр язу белән беррәттән гимназия күләмендә үтүче бәйгеләрдә дә актив катнаштылар һәм икенче чирекне уңышлы төгәлләделәр.
-
Урта сыйныф укучылары өчен бәйрәм кичәсе узды 26.12.2022

Гимназия янәдән җыр-моңга күмелде, чөнки бездә урта сыйныф укучылары өчен бәйрәм кичәсе үтте. Укучылар берсеннән-берсе кызыклы һәм эчтәлекле номерлар тәкъдим иттеләр. Күңелле җыр-биюләр, уеннар белән бәйрәмнең үткәне сизелми дә.
-
“Яңа ел. Гаилә бәйрәмнәре һәм хыяллар.” 26.12.2022

Һәр атнаның дүшәмбесендә укучылар өчен “Мөһим сөйләшү” сыйныф сәгатьләре уздырыла. Бүгенге сыйныф сәгате “Яңа ел. Гаилә бәйрәмнәре һәм хыяллар.” темасына багышланган иде. Биредә укучылар Яңа ел теләкләре һәм хыяллары турында, Яңа ел бәйрәмнәре белән бәйле сораулар турында фикер алыштылар. Шулай ук Яңа елның кызыклы фактлары турында видео карадылар.













