Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << ( 91 ) 92 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Йолдызлы билет 28.02.2023

Бүген гимназиябезнең 8 нче сыйныф укучысы Игнаткина Т. һәм 10 нчы сыйныф укучысы Кузнецов Д. “Йолдызлы билет” шәһәр бәйгесендә катнаштылар. Укучыларга алгатаба да иҗади уңышлар телибез!
-
Мөһим әйберләр турында сөйләшү 27.02.2023

Һәр атнаның дүшәмбесендә укучылар өчен махсус сыйныф сәгатьләре уздырыла. “Мөһим сөйләшү” дигән сыйныф сәгатьләрендә сүз җәмгыять һәм шул җәмгыятьне тәшкил итүче кешеләр тормышы турында бара.
Бу атнада укучылар “Традицион гаилә кыйммәтләре” дигән темага фикер алыштылар.
-
Ватанны саклаучылар көне 22.02.2023

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне. Кызыл армия һәм флот көне исә 1922 елдан башлап бәйрәм ителә башлаган. Бүген әлеге бәйрәм Ватанны саклаучылар көне дип йөртелә.
Ватанны саклау - бүгенге көндә һәркемнең бурычы. Балаларда иң беренче патриотик тәрбия, Ватанны саклау хисен укытучылар уята һәм ныгыта.
Бүген гимназиябездә Ватанны саклаучылар көненә багышланган чаралар узды.
Укучы кызлар егетләрне бәйрәм белән котладылар, матур теләкләр җиткерделәр, бүләкләр тапшырдылар. -
Бәйрәм белән котладылар 22.02.2023

Бүген гимназия радиосында Ватанны саклаучылар көненә багышланган котлаулар яңгырады. Укучы кызлар егетләрне, укытучы абыйларны, хезмәткәрләрне бәйрәм белән котладылар.
Хөрмәтле ир-егетләребез!
Сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз.
Сезгә һәм якыннарыгызга тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, рухи һәм матди байлык, һәр эшегездә бары тик уңышлар гына телибез. -
Әтиләргә һәм бабайларга бүләкләр ясадылар 22.02.2023

Ватанны саклаучылар көненә багышланган чаралар дәвам итә. Бүген 2 А сыйныфы укучылары технология дәресендә әтиләренә һәм бабайларына бүләкләр ясадылар.
-
Алиш эзләре буйлап 22.02.2023

Бүген X "Алиш эзләре буйлап" бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды. "Шигърият бакчасы" номинациясендә Хасанова А. III дәрәҗә дипломга лаек булды.
-
Туган телләр көне 21.02.2023

21 февральдә дөньякүләм туган тел көне билгеләп үтелә. ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге халыкара бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү макстатыннан оештырылган. Бүгенге көндә галимнәр Җир шарында 7 меңнән артык тел булуын әйтәләр. Һичшиксез, алар арасында миллиардлаган аралашучы һәм шул ук вакытта бер дистә кеше сөйләшә торган телләр дә бар.
Шул уңайдан гимназиябездә Туган телләр көненә багышланган радиоэфир узды. Укучылар татар телендә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар һәм телләр турында кызыклы мәгълүматлар җиткерделәр.
-
Мөһим әйберләр турында сөйләшү 20.02.2023

Һәр атнаның дүшәмбесендә укучылар өчен махсус сыйныф сәгатьләре уздырыла. “Мөһим сөйләшү” дигән сыйныф сәгатьләрендә сүз җәмгыять һәм шул җәмгыятьне тәшкил итүче кешеләр тормышы турында бара.
Бу атнада укучылар “Ватанны саклаучылар көне” дигән темага фикер алыштылар.
-
Радиоэфир узды 20.02.2023

Гимназиябездә традицияләр бик күп. Менә инде күп еллар гимназия радиосы эшләп килә. Һәр атна дүшәмбе төрле сыйныф укучылары безне үткән атна яңалыклары һәм киләсе атнада булачак чаралар, истәлекле көннәр һәм сыйныфлар рейтингы белән таныштыралар.
Бу атнада гимназия радиосында 6 нчы сыйныф укучылары чыгыш ясадылар.
-
Булачак һөнәрем турында хыялларым 17.02.2023

Бүген 2 нче сыйныфларда “Булачак һөнәрем турында хыялларым” темасына, гимназия психологы катнашында, сыйныф сәгате узды. Укучылар һөнәрләр, кызыксынулар, аларың уңай һәм тискәре яклары, хыяллар турында фикер алыштылар.













