Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 89 ( 90 ) >>
-
Стена газеталары бәйгесе 06.03.2023

Гимназиябездә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган стена газеталары һәм открыткалар бәйгесе үтте. Соңыннан иң матур эшләрдән күргәзмә эшләнде.
-
Котлыйбыз! 03.03.2023

Күптән түгел гимназиябезнең хезмәткәре Гөлназ Зиннур кызы матур гомер бәйрәме - юбилеен билгеләп үтте. Ә бүген ул, фидакарь хезмәте өчен, мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Хөрмәтле Гөлназ Зиннуровна! Сезне бәйрәмегез белән кайнар котлыйбыз! Сезгә гаилә бәхете, ныклы сәламәтлек, эшегездә уңышлар теләп калабыз.
-
К.Д. Ушинскийның тууына 200 ел 03.03.2023

Быел бөек рус педагогы К.Д. Ушинскийның тууына 200 ел.
Константин Дмитриевич Ушинский – бөек рус педагогы, педагогика фәненә нигез салучы.
Шул уңайдан гимназиябездә радиоэфир үткәрелде. Тыңлаучыларга педагог турында мәгълүматлар җиткерелде.
-
Иң яхшы котлау 03.03.2023

Тиздән язның иң матур бәйрәмнәренең берсе – 8 март бәйрәме җитәчәк. Гимназиябездә шушы дата белән бәйле чаралар үтә. Бүген актлар залында “Иң яхшы 8 март котлавы” исемле бәйге үтте.
-
Музейга сәяхәт 02.03.2023

"Музей - бер чакта да үлми торган тере тарих ул". Аяз Гыйләҗев. Чыннанда, музейлар халкыбыз тарихы белән беррәттән, күренекле шәхесләребез белән дә таныштыра. Без алар яшәгән урыннар, алар кагылып үткән предметларны үз күзләребез белән күрә алабыз.
Муса Җәлилнең Казандагы музей-фатиры торак йортның дүртенче катында урнашкан. Бу фатирда Советлар Союзы Каһарманы, Ленин премиясе лауреаты, патриот-шагыйрь Муса Җәлил гаиләсе белән бер елга якын яшәгән, биредән аны ике тапкыр фронтка озатканнар. Музей-фатир хезмәткәрләре бирегә килүчеләрне чын хуҗабикәдәй ихластан каршы алып, хатирәләр, шагыйрьнең ядкәрләре белән таныштыра.
Бүген 5 нче сыйныф укучылары М. Җәлил музеенда экскурсиядә булдылар.
-
Ягез әле, кызлар! 02.03.2023

“Ягез әле, кызлар!” бәйгесе дәвам итә. Бүген чарада 2 сыйныф кызлары көч сынаштылар. Һәр сыйныф кызыклы биремнәр үтәп, беренчелекне алырга тырышты.
-
"Әлифба бәйрәме" узды 01.03.2023

1нче сыйныф укучылары белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм иттеләр. Актлар залында “Әлифба бәйрәме” узды.
Укучылар бәйрәмдә җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм бик күңелле үтте. Балалар,әлифбаны өйрәтүдә зур тырышлык куйган әти-әниләренә рәхмәтләрен җиткерделәр. Алар алдында тырыш булырга, ялкауланмаска, алдынгылар рәтендә булырга, "2"ле алмаска, "4"-"5"кә генә укырга, Туган илгә хезмәт итәргә сүз бирделәр.
-
Ягез әле, кызлар! 01.03.2023

Көннәр аяз, күктә алсу
Нур сибеп кояш көлә.
Җиргә тама көмеш тамчы
Сагынып көткән яз килә.
Әйе, яз әкренләп табигатькә үзенең хакимлеген алып килә. Урамда, кырларда карлар эри, көннәр җылына. Март - язның беренче ае. Тиздән 8 март бәйрәме җитәчәк. Шул уңайдан гимназиябездә, 1 нче сыйныф кызлары арасында, “Ягез әле, кызлар!” бәйгесе үтте.
-
Музыкаль тәнәфес 01.03.2023

Һәр атнаның чәршәмбесендә гимназия радиосында “Музыкаль тәнәфес” тапшыруы чыга. Бу атнада радио тыңлаучылар Татарстанның халык артисты Филүс Каһировның иҗаты белән якыннан таныштылар.
-
Баскетбол ярышы узды 28.02.2023

Спорт - ул сәламәтлек нигезе. Сәламәт булыр өчен без барыбыз да спорт белән дус булырга тиеш. Шул максатны күздә тотып, гимназиябездә югары сыйныф укучылары арасында баскетбол ярышы уздырылды.













