Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 91 ( 92 ) 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Һөнәр сайлау - җаваплы эш 15.02.2023

Һөнәр - ул кеше хезмәте һәм эшчәнлегенең төп төре.
Һөнәр сайлау – кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Гомерлек юлны сайлау бик авыр. Бу хакта 14-15 яшьтән үк уйлана башларга кирәк. Тора-бара яңа теләк-хыяллар барлыкка килергә мөмкин.
Гимназиябездә дә һөнәрләр темасы белән бәйле төрле чаралар, бәйгеләр үткәрелә.
Бүген 5-11 нче сыйныф укучылары арасында “Һөнәрләр дөньясында” бәйгесе үткәрелде. Газеталардан күргәзмә дә эшләнде.
-
Татар телендә шигырь һәм җыр бәйгесе узды 15.02.2023

Иҗат ул – тылсым! Иҗади сәләт һәр кешедә дә бар. Бары тик аны үстерергә генә кирәк.
Шул максатны күздә тотып, гимназиябездә татар телендә шигырь һәм җыр бәйгесе үткәрелде. Һәр сыйныф жюри игътибарына матур сәхнә номерлары тәкъдим итте.
-
Россия - минем тарихым 14.02.2023

Бүген 8 нче сыйныф укучылары “Россия – минем тарихым” мультимедиа тарихи паркында экскурсиядә булып кайттылар. Бу парк Россия тарихы буенча "тере дәреслек" булып тора. Ул дөньяда борынгы заманнардан безнең көннәргә кадәр илебез тарихын чагылдырган бердәнбер мультимедиа комплексы. Әлеге экскурсия укучыларыбызга илебез тарихы турында белемнәрен тагын да ныгытырга ярдәм итте.
-
Дуслык дәресе 14.02.2023

Бүген 7 нче сыйныф укучылары Халыклар дуслыгы йортында үткәрелгән “Дуслык һәм килешү дәресендә” катнаштылар.
Укучылар сорауларга җавап биреп, кызыклы биремнәр башкардылар.
-
Мөһим әйберләр турында сөйләшү 13.02.2023

Һәр атнаның дүшәмбесендә укучылар өчен махсус сыйныф сәгатьләре уздырыла. “Мөһим сөйләшү” дигән сыйныф сәгатьләрендә сүз җәмгыять һәм шул җәмгыятьне тәшкил итүче кешеләр тормышы турында бара.
Бу атнада укучылар “Дөньяда Россиянең роле” дигән темага фикер алыштылар.
-
Ф. Шаляпинның тууына 150 ел 13.02.2023

Бүген гимназиядә опера җырчысы Ф. Шаляпинга багышланган радиоэфир узды. Алып баручылар озын тәнәфесләрдә җырчының тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләделәр. Радио тыңлаучыларга аның башкаруында җырлар тәкъдим ителде.
-
Открыткалар бәйгесе 13.02.2023

Бүген гимназиядә опера җырчысы Ф. Шаляпинга багышланган радиоэфир узды. Алып баручылар озын тәнәфесләрдә җырчының тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләделәр. Радио тыңлаучыларга аның башкаруында җырлар тәкъдим ителде.
-
Ачык дәрес үтте 13.02.2023

Бүген 4 сыйныфта күренекле опера җырчысы Федор Шаляпин тормыш юлы һәм иҗаты буенча ачык дәрес үтте. Укучылар җырчының тормыш юлы белән тирәнтен таныштылар , җырларын тыңладылар.
-
Бөтенроссия чаңгы ярышы узды 11.02.2023

Бүген шәһәребезнең Горьки-Әмәт урманында Бөтенроссия чаңгыда узышу ярышы үтте. Әлеге чарада гимназиябез укучылары да катнашты.
-
Без талантлар эзлибез 10.02.2023

Бүген гимназиядә “Алло, без талантлар эзлибез” бәйгесе үткәрелде. Һәр теләгән укучы актлар залында иҗади осталыкларын күрсәтте. Киләчәктә иң яхшы номерлардан концерт эшләнәчәк.













