Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << ( 101 ) 102 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Минем йөрәгемдәге яхшылык 21.11.2022

16 нчы ноябрь көнне Толерантлык көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан гимназиябездә рәсем бәйгесе игълан ителгән иде. Укучыларыбыз әлеге темага бик матур рәсемнәр тапшырдылар. Эшләргә урыннар бирелде.
-
Мөһим әйберләр турында сөйләшү. Әниләр көне 21.11.2022

Бүген гимназиябездә Әниләр көненә багышланган “Әни-кеше тормышындагы иң мөһим сүз” дип исемләнгән сыйныф сәгатьләре узды.
Укучылар гаиләдә әниләрнең роле, әниләргә карата мөнәсәбәт, күп балалы гаиләләр, бәйремнең тарихы турында сөйләштеләр.
Ә 6в сыйныфында укучылар “Безнең әниләр” темасына кластер ясадылар, “Минем әнием” темасына синквейн яздылар. Чарага укучыларның әниләре дә киләгән иде.
-
Бердәм юл хәрәкәте иминлеге көне үтте 18.11.2022

Бүген гимназиябездә, “Бердәм юл хәрәкәте иминлеге көне” уңаеннан, төрле чаралар узды.
1-4 нче сыйныфлар “Мин ЮИД ны сайлыйм!” темасына рәсемнәр, кул эшләре ясадылар.
5-7 нчы сыйныфлар юл йөрү кагыйдәләре буенча викторинада катнаштылар.
8-9 нчы сыйныфлар “Юл йөрү кагыйдәләрен ни өчен үтәргә кирәк?” исемле интеллектуаль уенда катнаштылар.
10-11 нче сыйныфлар “Юл йөрү куркынычсызлыгы проблемалары” темасына түгәрәк өстәл оештырдылар.
-
Бердәм юл хәрәкәте иминлеге көне 17.11.2022

Гимназиябездә "Бердәм юл хәрәкәте иминлеге көне" уңаеннан радиоэфир узды.
Чыгыш барышында юл йөрү кагыйдәләре, төрле ситуацияләрдә үз-үзеңне тоту, юл халәкәте статистикалары искәртелде.
-
Финанс грамоталылыгы буенча онлайн дәресләр 16.11.2022

Россия Федерациясе Үзәк банкы берничә ел рәттән финанс грамоталылыгы буенча онлайн дәресләр оешырып килә. Дәресләр язгы һәм көзге сессиягә бүленә. Гимназиябез укучылары да әлеге кызыклы дәресләрдә актив катнашалар.
Бу дәресләр “Акчаны ничек тотарга?”, “Финанслар ягыннан грамоталы булу нигә кирәк?”, “Әҗәтле булмау өчен 5 киңәш”, “Кредитлар яки максатыңа ирешү өчен 4 кагыйдә” һ.б. кызыклы темаларга үткәрелә.
-
Толерантлык көне 16.11.2022

16 ноябрьдә Халыкара толерантлык көне билгеләп үтелә.
Заманча кеше - ул укымышлы гына түгел, ә башкалар тарафыннан хөрмәткә ия булган һәм үз-үзен ихтирам иткән кеше дә. Бернигә дә карамый, кешеләргә игътибар һәм хөрмәт белән караган кеше генә үзен толерантлы дип әйтә ала.
Гимназиябездә дә, шушы дата уңаеннан, төрле чаралар үтте.
1нче сыйныфларда толерантлык дәресе үткәрелде. Укучылар пластилиннан толерантлык агачы ясадылар.
-
Юлларда сак булыйк 15.11.2022

Бүген, юл халәкәте корбаннырын искә алу көне уңаеннан, югары сыйныф укучылары арасында “Юлларда сак булыйк” акциясе үтте. Укучылар әлеге темага башлангыч сыйныфлар белән уеннар үткәрделәр, юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр.
-
Без төрле, ләкин без бергә 14.11.2022

Һәр атнаның дүшәмбесендә укучылар өчен махсус сыйныф сәгатьләре уздырыла. “Мөһим сөйләшү” дигән сыйныф сәгатьләрендә сүз җәмгыять һәм шул җәмгыятьне тәшкил итүче кешеләр тормышы турында бара.
Бу атнада укучылар “Без төрле, ләкин без бергә” дигән темага фикер алыштылар. Илебезнең күп милләтле, дус булуы турында сөйләштеләр һәм төрле халыкларның мәдәнияте белән таныштылар.
-
Интернет куркынычсызлыгы 10.11.2022

Бүгенге көндә интернет челтәре иң популяр әйбер. Укучылар үзләренең күп вакытларын интернетта үткәрәләр. Кызыклы мәгълүматлар карыйлар, социаль челтәрләрдә утыралар, өй эше әзерлиләр. Ләкин еш кына балаларны курнычлар сагалап тора.
Шул уңайдан, укучыларны кисәтү максатыннан, “Интернет челтәрендә куркынычсызлык” исемле дәресләр үтте. Укучылар алдакчы, явыз кешеләрдән сакланырга һәм үз мәгълүматларыңны ничек якларга икәнлеге турында фикер алыштылар.
-
Һөнәрләр шоу 09.11.2022

Югары сыйныфларда «һөнәрләр Шоу»ачык онлайн-дәресе узды. «Модалы сөйләшү» дип аталган сигезенче чыгарылыш укучыларны «Мода технологияләре» компетенциясе һәм хәзерге заманның иң стильле һөнәрләре белән таныштырды.













