Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 91 92 ( 93 ) 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
И. Хәлфин исемендәге конференция узды 10.02.2023

Бүген 10 сыйныф укучысы Әхәтова А. И. Хәлфин исемендәге XVIII республика фәнни-гамәли конференциясендә катнашып, призер булды.
Алга таба да иҗади-фәнни уңышлар телибез.
-
Пионербол уены узды 09.02.2023

8-9 февраль көннәрендә, башлангыч сыйныф малайлары арасында пионербол уены узды. Сыйныфларга урыннар бирелде.
1 урын – 3а һәм 4в сыйныфы;
2 урын – 3в һәм 4б сыйныфы;
3 урын – 3б сыйныфы.
-
Россия фәннәре көне 08.02.2023

Бүген гимназиябездә Россия фәне көненә багышланган радио эфир узды.
Алып баручылар укучыларга фән дөньясы, тикшеренү эшләре, данлыклы галимнәр һәм кызыклы фактлар турында сөйләделәр.
-
Йомгаклау әңгәмәсе узды 08.02.2023

Бүген тугызынчы сыйныф укучылары өчен рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе узды. Рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе, төп гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенә керү шарты буларак, белем бирү оешмаларының IX сыйныф укучылары өчен үткәрелә.
-
Һөнәр сайлау – җаваплы эш 07.02.2023

Һөнәр сайлау – җаваплы эш. Сайлаган һөнәрең сине гомерең буена озата барачак. Мәктәп чорында дөрес, төпле киңәшләр, файдалы мәгълүматлар белән танышу бик мөһим.
Гимназиябездә һөнәрләргә бәйле, рәсем, стена газетасы, видео бәйгеләре игълан ителде. Укучылар бик кызыксынып газеталар әзерлиләр.
-
Елга йомгак ясау 07.02.2023

Бүген Казан технология һәм дизайн көллиятендә Казан шәһәре башкарма комитетының һәм дәүләт думасы депутатларының эшчәнлеге турында халык алдында хисабы узды. Җыелышта гимназиябез укытучылары да катнашты.
-
Россия фәннәре көне 06.02.2023

“Мөһим сөйләшү”ләр дәвам итә.
Бу атнада укучылар “Россия фәне көне” дигән темага фикер алыштылар.
Бүгенге сөйләшү Россия фәне көненә багышланган иде, ел саен 8 февральдә билгеләп үтелә. Бу көнне без, беренче чиратта, бөек рус галимнәрен, аларның ачышларын һәм уйлап табуларын искә алабыз, алардан башка хәзерге тормышны күз алдына да китереп булмый.
Дәреснең максаты: укучыларның к белән кыйммәтле мөнәсәбәтләрен үстерү кешелек казанышлары, Россия галимнәренең дөнья фәнен үстерүгә керткән өлешен аңлау аша үз илең белән горурлану тәрбияләү. Формалаштыручы кыйммәтләр: рухи материаль өстенлек, үз-үзеңне тормышка ашыру һәм үсеш.
-
Спорт ярышлары узды 06.02.2023

Бүген гимназиябездә 1 нче сыйныф малайлары өчен спорт ярышлары оештырылды. Һәр команда беренче булырга тырышты. Катнашучылар бер-берсе өчен җан аттылар. Күңелле бәйгеләр беркемне дә битараф калдырмады.
-
"Ел укытучысы -2023" бәйгесе 06.02.2023

Бүген «Ел укытучысы-2023» бөтенроссия һөнәри осталык бәйгесенең соңгы этабы – пресс-конференция узды. Чарада гимназиябезнең 1 категорияле туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы Җәләева Гөлүзә Азат кызы катнашты.
Катнашучыларга методика, татар әдәбияты, белем бирүдәге кыенлыклар, музейларга йөрү, остаз елы турында сораулар тәкъдим ителде. Барлык укытучылар да төгәл, матур кызыклы җаваплар бирделәр.
-
Милли музейга сәяхәт 02.02.2023

Музейлар безнең тормышта зур роль уйный. Музей эшчәнлегенең максаты бер, ул да булса, халкыбызның бай тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнү аша укучыларны рухи яктан бай, иҗади сәләтле, югары мәдәниятле камил шәхес итеп тәрбияләү. Музей – тәрбия учагы. Халыкның, яшь буынның рухи байлыгын саклауда музейларның әһәмияте бик зур.
Гимназиябез укучылары шәһәребез музейларында еш кунак булалар. “Пушкин картасы” булу шулай ук бу юнәлешкә актив йогынты ясый.
Бүген исә 8 сыйныф укучылары Милли музейда экскурсиядә булдылар.













