Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 ( 119 ) 120 >>
-
Котлаулар дәвам итә... 22.02.2022

Бәйрәм алдыннан котлаулар сыйныфларда да дәвам итте. Укучы кызлар ир-егетләргә матур котлау сүзләре җиткереп, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
-
Гимназиядә рус теле һәм әдәбияты ункөнлеге башланды 22.02.2022

Бүген гимназиядә рус теле һәм әдәбияты фәннәре ункөнлеге башланып китте. Укучылар рус әдәбияты белән бәйле истәлекле даталарга багышлап стенгазеталар эшләделәр, кызыклы радиотапшырулар оештырдылар. Ункөнлек дәвамында укучыларны тагын да кызыклы чаралар көтә.
-
Котлыйбыз!!! 21.02.2022

Олимпиадаларның республика этабы дәвам итә. 17 нче февраль көнне рус теленнән республика олимпиадасында гимназиянең 7 нче А сыйныфы укучысы Шкурко Ксения призёр булды. Укучы кызыбызны котлыйбыз һәм киләчәктә дә укуында уңышлар теләп калабыз.
-
Туган телем - иркә гөлем... 21.02.2022

21 нче февраль – һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн, чөнки бүген Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Гимназиядә туган тел көненә карата күп кенә чаралар узды. Укучылар өчен төрле бәйгеләр, викториналар оештырылды. Көн дәвамында радиодан туган тел турында матур шигырьләр һәм җырлар яңгырады.
-
"Тылсымлы әкият иле" рәсем бәйгесе 21.02.2022

Туган телләр көненә карата “Тылсымлы әкият иле” рәсем бәйгесе үтте. Укучылар бик теләп татар һәм рус халык әкиятләренә иллюстрацияләр ясадылар.
-
"Пушкин картасы” үсмерләрне мәдәниятле булырга өйрәтә 21.02.2022

Бүген 8 нче Б сыйныфы укучылары "Пушкин картасы" буенча “Чемпион мира” фильмын карап кайттылар. Әлеге фильм дөнья чемпионы А. Карпов турында иде.
-
Волейбол уены буенча ярышлар башланып китте 21.02.2022

Гражданлык-патриотик тәрбия бирү айлыгы кысаларында, укучыларны спорт һәм физик тәрбия чараларына тарту һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, гимназиядә волейбол уеннары буенча ярышлар уза. Бүген спорт залында 7 нче һәм 8 нче сыйныф укучылары очраштылар. Уеннар бик мавыктыргыч үтте. Һәр команда үзенең ярышларга тиешле дәрәҗәдә әзерлеген күрсәтә алды.
-
"Яхшы сүзләр агачы" акциясе 18.02.2022

Психологик сәламәтлек атналыгы кысаларында 1 нче В сыйныфында “Яхшы сүзләр агачы” акциясе узды. Укучылар гимназия психологы белән бергә ясаган яфракларга матур сүзләр язып, аларны агачка элделәр.
-
Ватанны саклаучылар көненә багышланган чара 18.02.2022

Берничә көннән Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтәчәкбез. Шул уңайдан, бездә күптөрле чаралар уздырыла. Шушы көннәрдә урта сыйныфлар арасында “Строевая подготовка” ярышы узды. Укучылар төрле командалар үтәлеше, аларның төгәллеге буенча көч сынаштылар.
-
Бездә "Күңелле стартлар" ярышлары уза 18.02.2022

Гражданлык-патриотик тәрбия бирү айлыгы кысаларында, гимназиядә “Күңелле стартлар” ярышлары уза. “Күңелле стартлар” – балаларны хәрәкәт активлыгына җәлеп итүнең иң кызыклы варианты. Кызыклы эстафеталарда укучылар бик теләп спорт буенча үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Алар скакалкада сикерү, аркан тарту һәм башка спорт уеннарында көч сынаштылар.













