Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 111 ( 112 ) 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Гимназиядә “Балаларны гадәттән тыш хәлләрдән яклау көне” узды 29.04.2022

Бүген гимназиядә, укучыларга гражданнар оборонасы, янгын куркынычсызлыгы һәм су объектларында кешеләр куркынычсызлыгы кагыйдәләрен җиткерү максатында, “Балаларны гадәттән тыш хәлләрдән яклау көне” үтте. Сыйныфларда “Гадәттән тыш хәлләрдә кеше иминлеге һәм аны яклау”, “Юлларда, су объектларында куркынычсызлык” дигән темаларга ачык дәресләр үтте.
-
9 нчы сыйныфларда “буктрейлерлар” бәйгесе үтте 28.04.2022

Бүген 9 нчы сыйныфларда “буктрейлерлар” бәйгесе үтте. Укучылар татар әдәбияты әсәрләренә китапнамәләр әзерләделәр.
-
Куркынычсызлык сагында... 27.04.2022

Бүген гимназиядә террорга каршы уку-укыту тренировкасы узды. Тренировкалар кабинет ишекләрен бикләү һәм баррикадлау, укучыларны үз-үзләрен тоту кагыйдәләренә өйрәтүдән гыйбарәт иде.
-
“Георгий лентасы” акциясе старт алды 27.04.2022

Бөек Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан, 27 нче апрельдән башлап, Казан шәһәрендә “Георгий лентасы” акциясе старт алды. Әлеге акциягә кушылып, 2 нче В сыйныфында дәрес үтте. Укучылар “Георгий лентасы” тарихы белән таныштылар, аны ничек дөрес итеп тагырга икәнен белделәр. Дәрес ахырында бергәләп кул эшләре башкардылар. Алар кәгазьләрдән тынычлык күгәрчене һәм “Георгй лентасы” ясадылар.
-
Безнең йөрәкләрдә син, Тукай! 26.04.2022

Бүген гимназиядә бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көненә багышланган радиоэфир оештырылды. Биредә көн дәвамында укучылар Г.Тукайның иҗаты турында сөйләделәр, җырлар-шигырьләр башкардылар.
-
Без булдырабыз! 26.04.2022

Гимназиядә Г.Тукайның туган көненә багышланган күптөрле чаралар узды. Шуларның берсе - шагыйрьнең әсәрләре буенча ясалган рәсемнәр бәйгесе. Иң яхшы дип табылган рәсемнәр 26 нчы апрельдә, шагыйрьнең туган көнендә, Г.Тукай исемен йөртүче метро станциясен бизәде. Шул уңайдан “Метроэлектротранс” предприятиесе гимназия укучылары һәм укытучыларына рәхмәт сүзләре җиткерде.
-
Гимназиядә Дәүләт флагы күтәрелде һәм гимннар башкарылды 25.04.2022

25 нче апрель РФ Дәүләт флагын күтәрүнең бердәм көне дип игълан ителде. Шул уңайдан гимназиядә РФ һәм ТР Дәүләт флаглары күтәрелде, укучылар ил һәм республика гимннарын башкардылар.
-
Тукай - мәңгелек! 25.04.2022

Һәр елны 26 апрель көнне без татар шигърияте күгендә балкып янган иң зур йолдыз - бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәбез. Габдулла Тукай – ул милләтебезнең горурлыгы, аның шигырьләре үлемсез. Бүген бездә сөекле шагыйребезнең туган көненә багышланган бәйрәм кичәсе үтте. Укучылар Габдулла Тукайның әсәрләрен сәхнәләштерделәр, шагыйрьнең тормышын, иҗатын данлап шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм милләтебезнең гимнына әйләнгән “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
-
Гимназиядә "Ислам нуры" дип аталган чара үтте 25.04.2022

Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан, бүген гимназиядә “Ислам нуры” дип аталган чара үтте. Чара барышында укучылар татар халкының Ислам динен кабул иткән мизгелдән безнең көннәргә кадәр тарих юлы турында сөйләделәр һәм кайбер мизгелләрне сәхнәләштереп күрсәттеләр.
-
Котлыйбыз!!! 23.04.2022

Гимназиябез укучылары бүген Казан шәһәренең “Тел. Мәдәният. XXI гасыр” VII фәнни-тикшеренү конференциясендә катнаштылар. Чарада уңышлы чыгыш ясап, 10 нчы сыйныф укучысы Сөләйманова София I нче дәрәҗә диплом, 8 нче Б сыйныфы укучысы Рахматова Мәдинә II нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. Укучы кызларыбызны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.













