Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
Укучыларны бүләкләдек 25.05.2022

Бүген безнең гимназиядә күңелле мөхит хөкем сөрә. Укучыларыбыз ел буе укуда, төрле бәйгеләрдә, чараларда, спорт ярышларында, гомумән, мәктәп тормышында актив катнаштылар. Бүген әлеге тырыш укучыларыбыз кулларына мактау кәгазьләре алдылар. Укучыларыбыз шулай ук район, шәһәр күләмендә узган чараларда да катнаштылар һәм призлы урыннарга ия булдылар. Без укучыларыбыз белән горурланабыз! Киләсе уку елында да уңышлар теләп калабыз!
-
Бүген гимназиядә "Соңгы кыңгырау" чыңлады 24.05.2022

Чәчәк тотып әле бүген генә
Килгән кебек сиңа, мәктәбем.
Инде менә сезгә, укытучылар,
Сау булыгыз, диеп әйтәмен.
Алда безне күпме юллар көтә
Бәхетләргә, диләр, юл урау.
Шул турыда искә төшергәндәй
Яңгырады соңгы кыңгырау.
Бүген гимназиядә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме үтте. Бәйрәмдә күп матур җырлар, шигырьләр, котлау сүзләре яңгырады. Чыгарылыш сыйныф укучыларын котларга зур кунак Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Закирова Минзәлия Заһриевна килгән иде. Ул укучыларга үзенең җылы котлау сүзләрен җиткерде.
Соңгы кыңгырау, урта мәктәпне тәмамлап, зур тормышка, олы юлга чакырган беренче кыңгырау ул. Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары, укытучылар һәм әти-әниләр! Сезне бүгенге бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Кадерле укучылар, киләчәктә сезне мәктәптә сыналган ныклы дуслык озата барсын, остазларыгызның файдалы һәм акыллы киңәшләре ярдәм итсен, барлык уй-хыялларыгыз һәм омтылышларыгыз чынга ашсын! Ак юл сезгә, чыгарылыш сыйныф укучылары! Хәерле сәгатьтә!
-
Гимназиядә "Хәйрия ярминкәсе" үтте 21.05.2022

“Язгы игелек атнасы” акциясе гимназиядә үткәрелгән “Хәйрия ярминкәсе” белән төгәлләнде. Әлеге игелекле чарада барлык укытучылар һәм укучылар да актив катнаштылар. Ярминкәдә төрле кул эшләнмәләре, сувенирлар алырга мөмкин иде.
Балалар “игелек”, “игелекле эшләр” төшенчәсе белән кече яшьтән үк танышып үсәргә тиеш. “Игелек атналыгы” әлеге максатка ирешүдә төп чараларның берсе булып тора.
-
"Игелек атналыгы" дәвам итә 20.05.2022

16 нчы майдан 21 нче майга кадәр гимназиядә “Язгы игелек атнасы” акциясе узды. Атналык кысаларында укучылар өчен төрле чаралар оештырылды. Бер атна дәвамында, һәр көн укучылар игелек турында презентацияләр карадылар, “Игелек дәресе”, “Әдәплелек көне”, “Игелекле эшләр” акцияләрендә актив катнаштылар, яхшылык һәм начарлык темасына карата рәсемнәр ясадылар.
-
Котлыйбыз! 17.05.2022

Шушы көннәрдә шәһәребезнең Вахитов районы беренчелегенә футбол уеннары башланды. Әлеге уеннарда гимназиябезнең футбол командасы зур уңышка иреште. Уеннарның нәтиҗәсе түбәндәгечә: 98 нче номерлы мәктәп - 1 нче гимназия (0:3);
27 нче гимназия - 1 нче гимназия (0:2). Финал уенында безнең команда 0:2 исәбе белән 12 нче мәктәп командасын җиңүгә иреште һәм Вахитов районында 1 нче урынны яулап, шәһәр этабына чыкты. -
Гимназиядә "Язгы игелек атналыгы" старт алды 16.05.2022

Бүген гимназиядә "Язгы игелек атналыгы" башланып китте. Атналык кысаларында 1 нче сыйныф укучылары арасында "Игелеклелек көндәлеге" проектына нәтиҗә ясалды. Барлык таләпләргә туры килгән көндәлек дип 1 нче А сыйныфы укучысы Сәгъдиева Чулпанның көндәлеге табылды.
-
Укучылар "Пушкин картасы" буенча мәдәни чараларга йөрүне дәвам итә 12.05.2022

8-10 нчы сыйныф укучылары шәһәребезнең Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә "Пушкин картасы" буенча "Хәрәкәттә бәрәкәт" концертын карап кайттылар.
-
5 нче сыйныф укучылары Каюм Насыйри музеенда булып кайттылар 12.05.2022

Халкыбызның тарихи үткәненә, мәдәниятенә карата кызыксыну һәм хөрмәт хисе тәрбияләү максатыннан, 5 “Б” сыйныфы укучылары К.Насыйриның музеенда булдылар. Гөлфия Нәбиулловна үзенең акыллы сүзләре, матур сөйләме белән очрашуны ачып җибәрде. Укучылар аны тын да алмыйча тыңлап утырдылар. Бу экскурсия укучыларга, ата-бабаларыбызның гомерләрен аямыйча көрәшеп, безгә бүләк итеп калдырган тыныч тормышның кадерен белергә, халкыбызның тарихын өйрәнеп, киләчәген кадерләп саклау өчен, тырышып укырга этәргеч булып тора.
-
Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1 100 ел 11.05.2022

Республикабызда елның иң зур вакыйгаларының берсе — Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1 100 ел тулуга багышланган чаралар уза. Шул уңайдан гимназия китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылды.
-
Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый! 09.05.2022

Бүген, Бөек Җиңү көнендә, гимназиябез укучылары "Үлемсез полк" акциясендә катнаштылар. Алар, Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының фотосурәтләрен күтәреп, шәһәребезнең үзәк урамнары буйлап үттеләр. Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!













