Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 ( 118 ) 119 120 >>
-
6 нчы сыйныф укучылары диагностик тест үттеләр 02.03.2022

2 нче март көне 6 нчы сыйныф укучылары функциональ грамоталылыкны формалаштыру максатыннан, Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгының 2022 нче елның 7 нче феврале боерыгы нигезендә, диагностик тест биремнәре башкардылар.
-
"Гимназия хәбәрләре"нең яңа саны дөнья күрде 01.03.2022

Шушы көннәрдә “Гимназия хәбәрләре” электрон газетасының февраль ае саны дөнья күрде. Газетаның әлеге санында сез кызыклы сәхифәләр белән таныша аласыз. Мәсәлән, “Һөнәр сайлаганда” сәхифәсендә киләчәктә актуаль булачак һөнәрләр турында мәгълүмат бирелгән, ә “Каурый каләм”дә 8 нче Б сыйныфы укучысы иҗат иткән тирән мәгънәле хикәя урын алган. “Сабыйга” һәм “Ял иткән арада” сәхифәләрендә тәкъдим ителгән башваткычларны чишеп, сез вакытыгызны күңелле итеп үткәрә аласыз. Газетаның февраль ае саны белән https://gazeta.tgim1.ru/92 сылтамасы аша таныша аласыз.
-
Радиотапшырулар дәвам итә 28.02.2022

Рус теле һәм әдәбияты ункөнлеге кысаларында узучы радиотапшырулар дәвам итә. Бүгенге чыгарылыш Май чабу (Масленица) бәйрәменә багышланган иде. Укучылар әлеге бәйрәмнең тарихы һәм бәйрәм белән бәйле кызыклы фактлар белән таныштырдылар.
-
Ункөнлекнең кызыклы чаралары... 28.02.2022

Рус теле һәм әдәбияты ункөнлеге кысаларында, гимназиядә “Масленица – проводы зимы” исемле сыйныфтан тыш чара узды. Анда 8 нче Б сыйныфыннан 4 команда катнашты. Укучылар кроссвордлар чиштеләр, А. Чехов хикәяләренә рекламалар уйлап чыгардылар, кызыклы викторина сорауларына җавап бирделәр, календарь-йола җырлары сүзләрен табып яздылар. Чара укучыларга бик ошады.
-
Укучыларны уңышлары белән котлыйбыз! 25.02.2022

Гимназия укучылары 25 февральдә «Насыйри укулары» I төбәкара фәнни - тикшеренү конференциясендә катнаштылар. Алар туган ягыбыз Яңа бистә тарихы, аның бөек шәхесләре турында фәнни эшләр яздылар. Башлангыч сыйныф укучылары сәнгатьле сөйләүдә көч сынаштылар.
2 нче сыйныф укучысы Галимуллина Әминә II урын, 2 нче сыйныф укучысы Мальцев Д. I урын, 9 нчы сыйныф укучысы Әхәтова Айгизә II урын, 9 нчы сыйныф укучысы Әхмәдиева Әдилә III урын, 8 нче сыйныф укучысы Фәттахова Камилә III урын алдылар. Укучыларны уңышлары белән котлыйбыз!
-
Котлыйбыз!!! 25.02.2022

3 нче уку чиреге конференцияләргә бик бай. Фәнни эш язу укучылардан һәм аларның җитәкчеләреннән тырышлык, сабырлык һәм фән белән кызыксынуны таләп итә. Бүген 131 нче мәктәптә “Дни науки” фәнни – тикшеренү конференциясе узды. Анда безнең гимназиябез укучылары да катнашты.
10 нчы сыйныф укучысы Сөләйманова София 1 нче урынга лаек булды. Шулай ук 8 нче сыйныф укучысы Рәхмәтова Мәдинә һәм 9 нчы сыйныф укучысы Закирова Ильвина уңышлы чыгыш ясадылар. Укучыларыбызга алга таба да иҗади, фәнни уңышлар телибез!
-
"Күңелле стартлар" дәвам итә... 24.02.2022

“Күңелле стартлар” ярышлары дәвам итә. Бүген биредә 3 нче һәм 4 нче сыйныф укучылары көч сынашты. Укучыларга скакалкада сикерү, йөгерү, аркан тартышу, туплар белән эстафета кебек кызыклы ярышлар тәкъдим ителде. Спорт уеннары беркемне дә битараф калдырмады. Укучылар кызыклы эстафеталарда актив катнаштылар.
-
“Без Бөек Ватан сугышы елъязмасында” күргәзмәсе 24.02.2022

Гражданлык-патриотик тәрбия бирү айлыгы кысаларында, гимназиядә сыйныфтан тыш чаралар оештырыла. Гимназия музеенда “Без Бөек Ватан сугышы елъязмасында” дип аталган фотокүргәзмә эшли. Биредә Бөек Ватан сугышы елларында зур батырлык күрсәткән Яңа татар бистәсе батырлары турында зур материал тупланган. Укучылар әлеге материаллар белән һәрдаим танышып торалар.
-
Рус теле һәм әдәбияты ункөнлеге дәвам итә 24.02.2022

Рус теле һәм әдәбияты ункөнлеге кысаларында, гимназиядә ачык дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар үтә. Һәр көн тәнәфесләрдә укучылар радиотапшыруда чыгыш ясыйлар. Алар укучыларны рус теле һәм әдәбияты белән бәйле кызыклы фактлар белән таныштыралар.
-
Ватанны саклаучылар көне белән!!! 22.02.2022

23 нче февраль көнне илебез Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан гимназиядә ир-егетләрне котлап радиотапшыру оештырылды. Көн дәвамында радиодан күңелле җырлар, батырлык һәм туган илгә мәхәббәт турында шигырьләр яңгырады.













