Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << ( 111 ) 112 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
“Җиңү тәрәзәләре” акциясенә без дә кушылдык 07.05.2022

Җиңү көненә багышланган “Җиңү тәрәзәләре” акциясенә без дә кушылдык. Укучылар гимназиядә, өйләрендә, матур итеп, тәрәзәләрен бизәделәр, аны фотога төшерделәр.
-
Бөек Җиңү бәйрәме белән! 06.05.2022

Бүген бездә Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 77 ел тулуга багышланган радиотапшыру үтте. Көн дәвамында радиода укучылар башкаруында сугыш чоры җырлары һәм Җиңү көненә багышланган җырлар, шигырьләр яңгырады.
-
Профориентация буенча дәрес 06.05.2022

Гимназиябездә һөнәри юнәлеш бирү эшенә зур игътибар бирелә. Бүген 9 нчы сыйныф укучылары һөнәри юнәлеш бирү буенча тест сорауларына җавап бирделәр. Тест укучыларның нинди һөнәри юнәлешне өстен күрүләрен ачыклауга юнәлдерелгән иде.
-
Гимназиядә Бөтенроссия Җиңү дәресләре узды 06.05.2022

Бүген гимназиядә Бөтенроссия Җиңү дәресләре узды. Әлеге дәреснең максаты-1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында халыкның героик батырлыгы мисалында укучыларда патриотизм хисе тәрбияләү. Дәрес барышында укучылар күгәрченнәрне ни өчен тынычлык кошы дип атаулары, Ленинград халкының һәм Сталинградны саклаучыларның батырлыгы, Бөек Ватан сугышында һәлак булган каһарманнар һәм үз Ватанының данын яклаган солдатлар истәлеген мәңгеләштерү максатында эшләүче "Хәтер бакчасы" халыкара акциясе турында белделәр.
-
Укучылар "Җиңү җырларын" башкардылар 06.05.2022

Гимназия укучылары "Җиңү җырлары" флешмобында катнаштылар. Алар "Катюша" җырын татар телендә башкардылар.
-
"Без Бөек Җиңү варислары" 05.05.2022

Сыйныфларда Бөек Җиңү көненә карата чаралар дәвам итә. 2 нче В сыйныфында “Без Бөек Җиңү варислары” дип аталган күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә укучыларның сугыш каһарманнары турында язмалары урын алды.
-
"Тыныч күгебез өчен рәхмәт!" 05.05.2022

Гимназиядә Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган “Тыныч күгебез өчен рәхмәт” дип исемләнгән бәйге үтте. Бәйге кысаларында укучылар рәсемнәр һәм котлау открыткалары ясадылар. Укучыларның кул эшләреннән күргәзмә оештырылды.
-
Җиңү көненә багышланган чаралар дәвам итә 04.05.2022

Укучыларда патриотик тәрбия үстерү максатыннан, гимназия китапханәсендә Җиңү көненә багышланган күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә укучылар ул елларның тарихы һәм сугыш турында хикәяләр белән таныша алалар.
-
Илебезнең батыр уллары... 04.05.2022

Бүген гимназиябез укучылары данлыклы очучы, Советлар Союзы Герое Михаил Девятаевның Казан шәһәре Елга портында урнашкан стелласы янында булып кайттылар. Биредә укучылар М. Девятаевның батырлыгы турында сөйләделәр һәм стелла янына чәчәкләр салдылар.
-
2 нче сыйныфта батырлык дәресе үтте 03.05.2022

Бик тиздән илебез иң зур, иң дулкынландыргыч бәйрәмебез – Җиңү көнен билгеләп үтәчәк. Шул уңайдан гимназиядә күптөрле чаралар үтә. Бүген 2 нче Б сыйныфында батырлык дәресе үтте. Дәрес барышында укучылар Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы өчен көрәшкән якыннары турында сөйләделәр һәм Җиңү көненә багышланган рәсемнәр ясадылар.













