Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 111 112 113 ( 114 ) 115 116 117 118 119 120 >>
-
"Җәмгыять белеме сәхифәләре буенча"... 19.04.2022

6 нчы Б һәм 6 нчы В сыйныфы укучылары "Җәмгыять белеме сәхифәләре буенча" викторинасында көч сынаштылар. Укучылар иң элек төркемнәргә бүленеп, командаларга девиз һәм исем уйлап чыгардылар: "Дуслык" һәм "Оптимистлар". Аннан кызыклы сорауларга җавап бирделәр. Ярыш барышында ике төркемнең дә яхшы әзерләнгән икәне күренде. Нәтиҗәдә, "Дуслык" төркеме җиңү яулады.
-
2 нче сыйныф укучылары Габдулла Тукай музеенда булып кайттылар 19.04.2022

2 нче А сыйныфы укучылары бүген Габдулла Тукай музеенда булып кайттылар. Биредә алар шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштылар. Шулай ук Габдулла Тукай әсәрләре буенча әзерләнгән мультфильмнар карадылар.
-
"Тукай әсәрләренә сәяхәт"... 18.04.2022

Бүген 4 нче сыйныфларда “Тукай әсәрләренә сәяхәт” исемле чара үтте. Чара барышында укучылар Г. Тукайның балалар өчен язылган әсәрләре турында фикер алыштылар. Кызыклы биремнәр үтәделәр һәм Г. Тукайның үзләренә ошаган әсәренә иллюстрация ясадылар.
-
Ункөнлек кысаларында радиотапшырулар циклы үтә 18.04.2022

Ункөнлек кысаларында гимназиядә радиотапшырулар циклы үтә. Бүгенге радиотапшыру туган телебез – татар теленә багышланган иде. Укучылар туган тел турында шигырьләр укыдылар, туган телебезне зурлап җырлар җырладылар.
-
Ункөнлекнең кызыклы чаралары дәвам итә 18.04.2022

8 нче Б сыйныфында Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган интеллектуаль уен үтте. Укучылар өч командага бүленеп уйнадылар: “Шүрәлеләр”, “Туган тел”, “Тукай балалары”. Укучылар сорауларга җавап бирделәр, сурәтләргә һәм смайликларга карап әсәрләрнең исемнәрен белделәр, шагыйрьнең тормыш юлын дөрес тәртиптә яздылар, куар кодлар белән биремнәр башкардылар. Капитаннар үзара ярыштылар.
-
Бездә татар теле һәм әдәбияты, тарих, сәнгать, музыка фәннәре ункөнлеге башланды 15.04.2022

Бүген гимназиядә татар теле һәм әдәбияты, тарих, сәнгать, музыка фәннәре ункөнлеге башланып китте. Ункөнлек кысаларында укучыларны кызыклы чаралар көтә. Апрель ае дөньяга Габдулла Тукайны бүләк иткән ай, шуңа күрә күп кенә чаралар сөекле шагыйребезгә багышлана. Шулай ук укучыларны мавыктыргыч уеннар һәм бәйгеләр көтә.
-
"Финанс куркынычсызлыгы"н белү һәркемгә кирәк 13.04.2022

Финанслар безнең тормышыбызның аерылгысыз өлеше булып тора. Шуның өчен һәрберебезгә дә аларны куркынычсыз файдалана белү бик мөһим. Укучыларны финанслар белән дөрес эш итәргә өйрәтү максатыннан, урта һәм өлкән сыйныф укучылары өчен “Финанс куркынычсызлыгы” Бөтенроссия тематик дәресе үтте.
-
Космонавтика көненә багышланган радиоэфир 12.04.2022

Яз аенда без тагын бер истәлекле датаны билгеләп үтәбез. Нәкъ 61 ел элек 12 нче апрель көне бөтен Җир шары Советлар Союзының орбитага Галәм корабы очыруына шаһит булды. Космонавтика көне уңаеннан гимназиядә башлангыч сыйныф укучылары радиотапшыру әзерләделәр. Тапшыру барышында укучылар космос белән бәйле кызыклы фактларны искә алдылар һәм беренче космонавт Ю. Гагаринга багышлап шигырьләр сөйләделәр.
-
Космонавтика көненә күргәзмә 12.04.2022

Гимназиядә Космонавтика көненә багышланган рәсем һәм кул эшләре бәйгесе үтте. Укучылар бик теләп әлеге бәйгедә үзләренең кул эшләрен тәкъдим иттеләр.
-
Хезмәт ветераннары белән очрашу 12.04.2022

Гимназиядә Бөек Җиңү бәйрәмен каршы алуга багышланган чаралар дәвам итә. Бүген бездә кунакта Казан шәһәренең Вахитов районы Ветераннар Советы рәисе Бердников Генрих Петрович, шулай ук Казан шәһәре Вахитов районы Ветераннар Советы әгъзалары Галина Алексеевна Волкова һәм Равиля Абдулхаковна Сабирзянова булдылар. Хезмәт ветераннары белән очрашу бик җанлы, кызыклы һәм файдалы үтте. Алар укучыларга сугыш еллары кичерешләре турында сөйләделәр һәм киләчәк буынга үзләренең “алтын” киңәшләрен бирделәр. Кунаклар шулай ук гимназия музее белән дә таныштылар.













