Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | Yulbat.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Газизова Зульфия Наилевна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 88 учащихся |
| У нас учат: | 23 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 ( 216 ) 217 218 219 220 >>
-
21.09.2011

Балаларның иминлеге айлыгы кысаларында янгын куркынычы янаган вакытта тиз арада эвакуацияләү буенча мәктәп күләм тренировка оешкан төстә үтте. Тренировка вакытында укучылар мамык-марля повязкалардан булдылар һәм эвакуация планы нигезендә хәрәкәт иттеләр. Җитешсезлекләр, кимчелекләр күрсәтелеп аларны төзәтергә күрсәтмә бирелде.
-
Көзге кросс 20.09.2011

17 сентябрь көнне Саба гимназиясе стадионында үткәрелгән «Көзге кросс»та 200 метрга йөгерүдә 4 нче сыйныф укучысы Гайфуллина Альбина II урынга лаек булды, 11 нче сыйныф укучысы Фатхриева Альбина 100 метрлы дистанциядә I урынны алды, ә 1000 метрга йөгерүдә 4 нче күрсәткечкә иреште.
Аларны уңышлары белән котлыйбыз!
-
19.09.2011

Мәктәбебездә эшчәнлек динамик паузалардан башлана. Гимнастика вакытында төп игътибар балаларның гәүдә торышындагы кимчелекләрне кисәтүгә юнәлдерелә.
-
17.09.2011

Мәктәп буенча “Балаларның иминлеген саклау” айлыгы бара. 3 нче һәм 4 нче сыйныф укучылары, класс җитәкчеләре Галимҗанова Л.Г. һәм Фәләхова Г.М.белән берлектә “Без- кечкенә пассажирлар” – дигән темага сыйныф сәгате үткәрделәр. Укучылар бу уенда бик теләп катнаштылар. Бирелгән сорауларга төгәл, дөрес җаваплар алынды. Сыйныф сәгате “Зәңгәр вагон” җыры белән тәмамланды. Укучылар үткән сыйныф сәгатеннән кәнәгать калдылар.
-
Татарстан варислары туган көне 16.09.2011

15 сентябрь Татарстан варислары туган көне уңаеннан "Шатлык" балалар оешмасында "Зур уен" уздырылды. Тантаналы төстә 6 нчы сыйныф укучылары варислар сафына алынды.
-
“Балалар иминлеге айлыгы” дәвам итә 15.09.2011

Мәктәптә “Балалар иминлеге айлыгы” дәвам итә. Шул уңайдан 1 сыйныфта “Сәламәт булыйм дисәң, зарядкага бас иртән” дип аталган сыйныф сәгате, шулай ук “Юлың хәерле булсын, минем кечкенә дустым” дип аталган бәйге үткәрелде. Нәни дусларыбыз әлеге чаралардан кәнагать булып таралды.
-
Татарстан варислары туган көне 14.09.2011

15 сентябрь Татарстан варислары туган көне уңаеннан "Саба дулкыннары" радиосында бәйрәм чыгышлары булды. Анда районыбызның бер төркем активистлары балалар оешмалары эшчәнлеге, җәйге ялларын ничек уздырулары турында чыгыш ясадылар. Мәктәбебездән Резеда Рахимуллина, Фәридә Фәләхова "Сәләт-Саба" лагерында күңелле һәм файдалы ял итүләре, яңа дуслар табулары турында сөйләделәр. Гөлсинә Раяновна, ветеран остаз буларак, районыбызның барлык остазларын, ветеран вожатыйларны бәйрәм белән тәбрик итеп, иң изге теләкләрен юллады.
-
13.09.2011
Мәктәптә республика һәм район нигезләмәләре (“Ватан” , “ Все краски мира-2011” конкурслары) буенча эш алып барыла. Конкурсларда һәр класс укучылары катнашулары турында фикерләрен җиткерделәр. Әлеге чаралар сыйныф җитәкчеләре белән берлектә алып барыла.
Укучыларыбызга уңышлар теләп калабыз!
-
09.09.2011
Юлбат урта мәктәбендә 2011-2012 нче уку елы буенча еллык отчетлар тутыру буенча эш бара.
Хореография, уен кораллары, шахмат, вокал, актерлык осталыгы түгәрәкләре тулы көченә эшли башлады.
-
07.09.2011

Юлбат урта мәктәбе I сыйныф укучылары тулы көченә яңа дәүләт стандартлары белән эшли башлады. Уку елының беренче көннәре балаларның иминлегенә багышланып кызыклы дәрес - чаралар үткәрү белән башланды. Юл билгеләре өйрәнү, куркынычсызлык кагыйдәләрен белү һәр бала өчен кирәкле. Шул максаттан I сыйныфта бик күп дәресләр үткәрелде, сыйныфтан тыш чаралар узды. Һәр бәйрәм - дәрес I сыйныф укучылары өчен кызыклы яңалыклар алып килде. Дәрестән балалар күп мәгълумат туплап таралды.










