Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | Yulbat.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| У нас учатся: | 88 учащихся |
| У нас учат: | 23 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 211 212 213 214 ( 215 ) 216 217 218 219 220 >>
-
09.09.2011
Юлбат урта мәктәбендә 2011-2012 нче уку елы буенча еллык отчетлар тутыру буенча эш бара.
Хореография, уен кораллары, шахмат, вокал, актерлык осталыгы түгәрәкләре тулы көченә эшли башлады.
-
07.09.2011

Юлбат урта мәктәбе I сыйныф укучылары тулы көченә яңа дәүләт стандартлары белән эшли башлады. Уку елының беренче көннәре балаларның иминлегенә багышланып кызыклы дәрес - чаралар үткәрү белән башланды. Юл билгеләре өйрәнү, куркынычсызлык кагыйдәләрен белү һәр бала өчен кирәкле. Шул максаттан I сыйныфта бик күп дәресләр үткәрелде, сыйныфтан тыш чаралар узды. Һәр бәйрәм - дәрес I сыйныф укучылары өчен кызыклы яңалыклар алып килде. Дәрестән балалар күп мәгълумат туплап таралды.
-
Балалар иминлеге көне 06.09.2011

Юлбат урта гомуми белем бирү мәктәбендә балаларның иминлеген тәэмин итү айлыгы кысаларында 3 сентябрь “Куркынычсызлык көне” итеп билгеләп үтелде. Алдан төзелгән план нигезендә “Терроризм - угроза обществу” дигән темага плакатлар күргәзмәсе оештырылды. Укучылар өчен махсус эшләнеп, “ Террор акты вакытында дөрес хәрәкәт итү тәртибе” дигән буклетлар таратылды.
Сыйныф сәгатьләрендә башлангыч сыйныфлар “Урамда һәм транспортта хәтәр урыннар”, “Йортта һәм мәктәптә иминлек” дигән темага сөйләшү үткәрделәр.
-
03.09.2011
Юлбат урта мәктәбенең барлык предмет укытучылары "КМ- мәктәпләр" региональ ресурслар региональ челтәре белем базасы тарафыннан үткәрелгән анкета сорауларына җавап бирделәр. Анкеталар укытучыларның ни дәрәҗәдә ноутбук мөмкинлекләреннән файдалануын ачыклау максатыннан тутырылды.
-
1 СЕНТЯБРЬ - белем бәйрәме 01.09.2011

Саба районы Юлбат урта мәктәбе исеменнән барыгызны да Белем бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз. Барыгызга да иминлек, гаилә тынычлыгы, эшләрегездә зур уңышлар телибез.
1 сентябрь – Белем бәйрәме, Юлбат урта мәктәбендә, бик күңелле, күтәренке рухта һәм оештырылган дәрәҗәдә үтте.Быел 1 сыйныфка барлыгы 7 бала укырга керде. Класс җитәкчеләре Рәйхана Хәнәфияовна. Белем бәйрәменә , шулай ук, бик күп вәкилләр дә килгән иде: Марсель Магъфурович, Фәрит Мәҗитович, полиция хезмәткәре – Ленар Аубакиров, Талип Рашитович, Илфат Шакурович. Килгән кунаклар, укучыларның әти – әниләре барлык балаларга да изге теләкләрен җиткерделәр.
-
01.06.2011
Бүген мәктәбебездә ,,Хыял” ял һәм сәламәтләндерү лагеры үз эшчәнлеген башлады.
-
31.05.2011
Бүген 11 сыйныф укучылары рус теленнән бердәм дәүләт имтиханнарын бирә.
Аларга имтиханнарын уңышлы тапшыруларын теләп калабыз!
-
Соңгы кыңгырау! 24.05.2011

Бүген чыгарылыш сыйныф укучыларыбыз өчен, соңгы кыңгырау чыңлады.
Мәктәп еллары!
Нинди гүзәл көннәр!
Тупланганнар аңа барысы да:
Укучының кайгы-шатлыклары,
Шау-гөр килеп узган кичәләр,
Яшьләрнең шат, шаян җырлары,
Яшь кызларның керсез хыяллары,
Җырлап үткән мәктәп еллары.
Синдә кала, барысы синдә кала
Гүзәл уку, мәктәп еллары.
Бүген мәктәбебездә иң тантаналы, иң истәлекле һәм ямансу көннәрнең берсе. Соңгы кыңгырау, урта мәктәпне тәмамлагач, олы дөньяга юлланган зур тормышыбызның, гаҗәп матур да, тынгысыз да, соклангыч һәм шул ук вакытта авыр да булачагын искәртеп тора кебек. Бу чыңнарда укучыларның укытучылары, белем алган мәктәпләре белән хушлашу авазы да ишетелә сыман.
Кадерле укучыларыбыз! Без Сезне олы бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз! Имтиханнарыгызны уңышлы тапшырып, уйлаган хыялларыгызның тормышка ашуын телибез.
-
Гата Камский белән очрашу. 16.05.2011

14-15 май көннәрендә 6 нчы сыйныф укучысы Кәримова Гүзәл, бөек шахматчы Гата Камский белән очрашуда булды. Очрашу уңай тәэсирләр калдырды.
-
14.05.2011
Бүген мәктәбебезнең бер төркем укучылары Замир Вагыйзович җитәкчелегендә җәйге спартакиадада катнашалар. Аларга уңышлар телибез.










