Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | Yulbat.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Газизова Зульфия Наилевна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 88 учащихся |
| У нас учат: | 23 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 211 212 ( 213 ) 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
Ата-аналар җыелышы 16.11.2011

16 ноябрь көнне Юлбат урта мәктәбе базасында 9 нчы сыйныф укучыларының әти-әниләр җыелышы булды. Дәүләт йомгаклау аттестациясе уңаеннан булган нигезләмәләр белән таныштырылды. Фән укытучыларының сыйныфтагы уку торышы буенча мәгълүматы тыңланды.
-
15.11.2011

Центром Детского Творчества проводился районный конкурс сценариев агитбригад "Знай наших!", в котором приняли участие Детские школьные Думы.
-
Гүзәл – кабат җиңүче ! 15.11.2011

12-15 ноябрь көннәрендә Казанда республиканың Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, "Идел" яшьләр үзәге оештырган XI "Иделем акчарлагы" яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау туры узды.
Безнең мәктәптән 7 нче сыйныф укучысы Кәримова Гүзәл (җитәкчесе Галимуллина Д.Г.) республика күләмендә үткәрелгән әлеге конкурсның йомгаклау турында катнашып, яхшы нәтиҗәләргә һәм зур уңышларга ирешкәне өчен сертификат белән бүләкләнде. Анда үткәрелгән кызыклы психологик тренинг, язучылар белән “Ял – очрашулар; спектакльләргә бару, дискәтүкләр күңелләрдә матур сәхифә булып калыр.
Ә иң мөһиме – җыентык чыгачак. Котлыйбыз һәм алда зур уңышлар телибез!
-
14.11.2011
Остаханәбез көзге капиталь ремонттан соң яңарды, яктырды, җылылык режимы яхшырды. Укучылар өчен уңайлырык шартлар булдырылды. Коллектив зәвыклы интерьер шартларында эшләүгә шат.
-
Каникуллар күңелле үтте 14.11.2011

Көзге каникул көннәрен укучылар файдалы һәм күңелле үткәрделәр.Төрле түгәрәкләр эшләде, экскурсияләр оештырылды.
11 нче ноябрь көнне 8 нче һәм 11 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Фәләхова Ф.Г. һәм Шакирҗанова Ф.Г. лар җитәкчелегендә район үзәгендәге бассейнга бардылар ,тренажер залында шөгыльләнделәр.Ә 12 нче ноябрьдә 7 нче һәм 11 сыйныфлар Галимуллина Д.Г. һәм Шакирҗанова Ф.Г. лар җитәкчелегендә Лесхоз бистәсендәге “Нарат” боз сараена экскурсия оештырдылар. Рәхәтләнеп тимераякта шудылар. Чарадан барлык укучылар да кәнагать калды.
-
Сынап карау имтиханнары
10.11.2011
Көзге каникул көннәрендә 11 нче сыйныф укучылары 8ноябрь көнне рус теленнән, 9ноябрь көнне математикадан район үзәгенә барып, “пробный ЕГЭ” тапшырдылар.
-
Ата-аналар җыелышы 08.11.2011

Бүген 1 нче чирек нәтиҗәләре буенча мәктәбебездә ата-аналар җыелышы узды. Мәктәп администрациясе тарафыннан эшләнгән эшләргә анализ, алдагы чиреккә эш планы билгеләнде.
-
Юбилеең белән!
07.11.2011
Хөрмәтле коллегабыз
Замир Вагыйзовичны
50 яшьлек юбилее белән чын күңелебездән тәбрик итәбез!
Замир Вагыйзович сиңа озын гомер, нык сәламәтлек, гаилә бәхете, эшендә иҗади уңышлар телибез.
Хезмәттәшләрең.
-
Районда очрашу
05.11.2011
5 ноябрь көнне районга Татарстан Президенты Миннеханов Р.Н. һәм президент аппараты җитәкчеләре килде. Алар районда республика "Бәләкәч" программасы кысаларында төзелгән балалар бакчасын ачу тантанасында катнаштылар. Аннары районның мәдәният йортында район активы белән очрашу булды. Очрашуда безнең мәктәптән директор Хәнәфиева А.Ш., математика укытучысы Шакирҗанова Ф.Г. лар катнашты. Очрашуда Татарстан фән һәм мәгариф министры Гыйльметдинов А.Х. та катнашты.
-
"Ел сыйныф житәкчесе - 2011"
03.11.2011
Буген, 2 нче ноябрь, районыбызның иң булдыклы сыйныф житэкчелэрен РЦДТга "Ел сыйныф житәкчесе - 2011" бәйгесенэ жыйдылар. Безнең мәктәп данын математика һәм технология укытучысы Кәримова Равия Рафгалиевна яклап бик матур, оригиналь чыгыш ясады. Укытучыбыз куп-кырлы талант иясе: шагыйрә дә, яхшы хужабикэ дэ, спорт сөюче дэ. Равия Рафгалиевна үз эшенең чын остасы булуын тагын бер раслады һэм лауреат исеменә лаек булды. Укытучыбызны чын кунелдән котлыйбыз, аңа исәнлек-саулык, гаилә тынычлыгы телибез.










