Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | Yulbat.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| У нас учатся: | 88 учащихся |
| У нас учат: | 23 педагога |
Новости
Математика атналыгын йомгаклау
Опубликовано: 12.12.2011Югары сыйныф укучылары өчен КФУ тарафыннан оештырылган интернет-олимпиада да шушы атналыкка туры килде. Укучылар математик олимпиадада катнашып, үзләренең белемнәрен сынап карадылар. Югары сыйныф укучылары шулай ук “Яшь математик”стена газетасы чыгардылар, математик рефератлар әзерләделәр, кроссвордлар төзеделәр. Ә кечерәк сыйныфлар “Ял сәгатьләрендә” дигән исем астында кроссворд, ребуслар,башваткычлар чиштеләр, математик мәзәкләр әзерләделәр.
Атналык дәвамында математикадан “ачык” дәресләр һәм чаралар үткәрелде. Укытучы Шакирҗанова Фәһимә Гаптелфәтовна тарафыннан 5нче сыйныфта “Математика иле”нә сәяхәт-дәрес,10нчы сыйныфта “Фокуслар кичәсе”, 8нче сыйныфта укытучы Кәримова Равия Рәфгалиевна тарафыннан “Кем отличник булырга тели?”, 6нчы сыйныфта “Могҗизалар кыры”дигән уен-дәресләр укучыларда фәнгә мәхәббәт тәрбияләүдә, исәпләү культурасын үстерүдә зур роль уйныйлар . Атналыкта башлангыч сыйныфлар да актив катнашты.
К списку новостей










