Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:70 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 181 ( 182 ) 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Туган тел көне
17.02.2012
7 февраль көнне Хәбирҗанова Р. И. 5 нче сыйныф укучылары өчен "Туган телем-татар теле" дигән темага ачык чара үткәрде. Туган тел турында мәкаль-шигырьләр укылды, җырлар җырланды.
-
М. Җәлил туган көн. 16.02.2012

15 февраль- М. Җәлил туган көн. 15 февраль көнне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зәйнәгыева З. ф. 2-4 класс укучылары өчен "М. Җәлил- безнең күңелләрдә" дигән темага класс сәгате үткәрде.
-
Туган тел атналыгы дәвам итә
16.02.2012
16 февраль көнне мәктәбебездә "Туган телдә иң яхшы шигырь сөйләүче"не билгеләү өчен ачык микрофон үткәрелде. Укучылар бик актив катнаштылар.
-
Әфганстан-йөрәк ярасы... 15.02.2012

1989 нчы елның 15 нче феврале Әфганстаннан Совет гаскәрләренең тулысынча чыгарылган көн. Бүген ТИН укытучысы Гатиятов Р.Р. югары класс укучылары белән шул темага класс сәгате үткәрде. Ул елларда булган вакыйгалар турында гына сөйләшеп калмыйча, кинофильм да карадылар.
-
"Бөек Ватан сугышы авылым тарихында" 14.02.2012

Бүген 9 нчы класс укучылары мәктәбебезнең "Туган якны өйрәнү" музеенда булдылар."Бөек Ватан сугышы авылым тарихында" дигән темага чыгыш тыңладылар.
-
Сугыш чоры җырлары конкурсы 14.02.2012

Мәктәбебездә хәрби-патриотик айлык үз эшен дәвам итә. 14 нче февраль көнне башлангыч сыйныф укучылар сугыш чоры җырларын җырлау буенча конкурста катнаштылар. Һәр класс тырышып әзерләнгән иде-бик матур чыгыш ясадылар.
-
Туган тел атналыгы 14.02.2012

Мәктәбебездә 14 нче февральдән 21 нче февральгә кадәр Туган тел атналыгы башланып китте. 9 нчы класс укучылары (класс җитәкчеләре Зәйәгыева З.Ф.) 21 нче февраль- Халыкара Туган тел көненә багышланган "Әллүки" айлык әдәби газетасын чыгардылар.
-
Без "Тамчы-шоу"да 13.02.2012

13нче февраль көнне мәктәбебезнең бер төркем укучылары Казан шәһәрендә "Тамчы-шоу" интеллектуаль уенында катнашып кайттылар.
-
"Әлифба" бәйрәмендә 11.02.2012
10 нчы февраль көнне 1 класс укучылары (кл.җит.Ханнанова А.С.) "Әлифба" бәйрәме үткәрделәр. Бәйрәмгә укучыларның әти-әниләре килгән иде. Бәйрәм бик күңелле үтте. Укучылар күтәренке кәеф белән бер атналык каникулга таралыштылар. -
Математикадан олимпиада
11.02.2012
11 нче февраль көнне Зиннатова Әдилә һәм Гыйләҗетдинов Булат укытучы Назирова Д.А. җитәкчелегенә 6 класс укучылары арасында уздырылучы математикадан олимпиадада катнашып кайттылар.











