Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:68 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 ( 188 ) 189 190 >>
-
"Знай наших!"та без җиңүчеләр! 15.11.2011
Бүген Мәктәбебезнең Балалар Думасы әгъзалары "Знай наших!"" район агитбригада конкурсында катнаштылар. Конкурсның шартлары итеп мәктәпнең Дума эшчәнлеге белән таныштыру куелган иде. Безнең укучыларыбыз үзләренең кызыклы чыгышлары, артистлык осталыклары, җырга-моңга сәләтләре белән жюриның игътибарын яулап алдылар. Шулай итеп, 20 мәктәп арасында безнең Мәктәп Балалар Думасы барлык номинацияләрдә I урыннарны яулап кайтты. -
"Каурый каләм" түгәрәгендә 15.11.2011
Мәктәбебездә "Каурый каләм" түгәрәге уңышлы гына эшләп килә. Укучылар түгәрәккә теләп йөриләр: шигырь язарга, әкият иҗат итәргә өйрәнәләр. Ай саен үзләренең "Кыңгырау" түгәрәк газетасын чыгаралар.Әниләр көне уңаеннан 15 ноябрьдән 23 ноябрьгә кадәр "Иң-иң яратканнарыбыз" дип исемләнгән инша, шигырь, рәсем конкурсы игълан иттеләр. Ә җиңүче укучыларның әниләре 25 ноябрь көнне оештырылачак бәйрәмгә чакырыла. -
Күңелле каникуллар 11.11.2011
Әле күптән түгел генә сагынышып мәктәбебезгә җыелган идек, инде менә I чирек тә тәмамланды. Көзге каникуллар башланды. Ләкин каникуллар җитте дип балалар вакытларын бушка уздырмыйлар. Мәктәбебездә түгәрәкләр үз эшләрен дәвам итәләр. Кунакка китмичә өйдә ял итүчеләр монда килеп яраткан спорт төрләре һәм кул эшләре белән шөгыльләнәләр. Бүген дә бадминтон(җит. Гатиятов Р.Р.) һәм "Оста куллар"(җит. Гарипова А.Р.) түгәрәкләрендә эш гөрләп торды. -
Викторина 10.11.2011

Каникуллар булуга карамастан, мәктәбебез укучылар тавышыннан тынып тормый. Менә бүген дә 5 нче класслар арасында А.С. Пушкин әкиятләре буенча викторина булып узды (укытучы Габдулхакова М.Р.). Укучылар "Крестики" һәм "Нолики" командаларына бүленеп төрле конкурсларда үзара көч сынаштылар. Викторина ике команданың да тигез очко җыюлары белән тәмамланды. Уен бик күңелле үтте.
-
Башлангыч класслар атналыгын йомгаклау 03.11.2011
3 нче ноябрь көнне "Башлангыч класслар атналыгы"н йомгаклау тантанасы булды. Мәктәбебезнең уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Давыдова Т.А. җиңүчеләргә грамота һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Түбәндәге укучылар җиңүче булды:"Иң актив класс"- II класс (кл. җитәкчесе Хәертдинова С.Н.)"Иң матур рәсем ясаучылар"- Шиһабиева Рәзинә-1 кл., Фаваризова Рәлинә-2 кл., Сәгыйтова Айзирәк-2 кл., Хөсәенов Ризат-2 кл., Хөсәенов Әмир-2 кл., Зиннәтов Айзат-3 кл., Закирова Зәлинә-4 кл."Иң матур китап кыстыргычы ясаучылар":Хисмәтов Әмир, Исхакова Дания(1 кл.), Газиянова Эльвира, Яруллин Әлфис(2 кл.), Зиннәтов Айзат, Гыйләҗетдинова Эльвина(3 кл.)."Иң матур язучы": Хисмәтов Аяз(1 кл.), Фаваризова Рәлинә(2 кл.), Галимуллин Булат(3 кл.), Фатыйхова Миләүшә(4 кл.)."Хатасыз язучы": Хафизова Зәринә(2 кл.), Гыйләҗетдинова Эльвина(3 кл.), Фатыйхова Миләүшә(4кл.)."Иң матур хикәя язучы": Галимов Динар(2 кл.), Махмутова Гүзәл(3 кл.)"Иң оста мәсьәлә чишүче": Зәйниев Әмир(2 кл.)Эстафетада Арсланов Әлфис командасы җиңүче дип табылды. -
"5"лене ничек отарга? 01.11.2011

Бүген Хабирзянова Р.И. V-VI сыйныф укучылары арасында Борынгы заман тарихы һәм Урта гасырлар тарихы буенча "5"лене ничек отарга?" дигән темага уен-дәрес үткәрде. Уен кагыйдәләре укучыларга алдан җиткерелде, шулай итеп аларга әзерләнү мөмкинлеге бирелде. Укучылар үзләре ясап килгән әйберләрне жюри хөкеменә тәкъдим иттеләр. Сугыш һәм хезмәт кораллары, борынгы кешеләрнең яшәү урыннарын чагылдырган кул эшләре аерым игътибарга лаек иде. Әлеге бәйге чирек ахырында укучыларның белем дәрәҗәсен бәяләргә ярдәм итте. Җиңүче Гыйләҗетдинов Булат грамота белән бүләкләнде.
-
Укучыларның үз фикерләре бар 22.10.2011
Бүген 11нче сыйныфта "Яшүсмерләр арасында кылына торган җинаятьләр өчен җәзаны катгыйлату кирәкме һәм әлеге алымнар җинаятьләр санын киметергә ярдәм итәчәкме?" дигән темага диспут үткәрелде. Диспут барышында укучылар арасында ике төрле фикер туды. Бер төркем яшүсмерләр тарафыннан кылынучы җинаятьләргә катгый җәза кирәк дисә, икенче төркем бу проблеманы психолог ярдәмендә чишәргә була дип үз фикерен белдерде. Бу сөйләшүләр укучыларның үзләрен дә уйланырга мәҗбүр итте. -
Күңелле эстафета 20.10.2011
20 октябрь көнне башлангыч класслар атналыгында Кашапова Г.З. җитәкчелегендә күңелле эстафета узды. Һәр команда уенда актив катнашып, җиңәргә омтылды. Шулай да командалар арасында, Әлфис командасы гына җиңүче дип табылды. -
Көзге муллык 20.10.2011

20 октябрь көнне 2 класс укучылары яшелчәләрдән "Көзге муллык" күргәзмәсе оештырдылар
-
Математик КВН 19.10.2011
19 нчы октябрь көнне Хаертдинова С.Н. башлангыч класс укучылары арасында математик КВН үткәрде. "Иң тапкыр укучы" дип 2 класстан Зәйниев Әмир билгеләнде.











