Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:68 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 181 ) 182 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Чаңгы ярышында 05.03.2012

3 мартта район үзәгендә узган укучылар арасындагы чаңгы ярышында безнең мәктәптән 4 укучы катнашты. 7-9 класс укучылары арасында Исхакова Динә (9кл) 3 урын яулап грамота белән бүләкләнде. 10-11 класс егетләре арасында Хусаенов Данир (10кл) 4 урын алды. Ваесова Гөлдания (8кл) һәм Хайретдинов Инсафлар да (9кл) көчләрен сынап кайттылар.
-
Хоккей уенында 05.03.2012
Хоккей турнирын ябу тантанасы 3 март көнне Шекше боз мәйданында үтте. Уенда Шекше, Явлаштау, Юлбат, Тимершык, Шыңар, Шәмәрдән командалары катнашты. Нәтиҗәләр түбәндәгечә:I урын - ЯвлаштауII урын - ШекшеIII урын - ЮлбатIV урын - Тимершык -
Пробный ГИА , ЕГЭ
03.03.2012
1, 2 март көннәрендә Шәмәрдән лицеенда үткән пробный ГИА һәм ЕГЭда 9 һәм 11 класс укучылары катнашып, үзләрен сынап карадылар.
-
Кошлар - безнең дуслар 01.03.2012
Бүген 2 класс укучылары класс җитәкчеләре Хаертдинова С.Н. белән кошларга җимлекләр урнаштырдылар. -
Конкурста
01.03.2012
29 февраль көнне район балалар иҗат үзәгендә үткән "Говори достойно!" һәм ""Культурно-спортивная догоняйка" конкурсларында 6, 8 класс укучылары катнашып сертификатка ия булдылар.
-
Фәнни-гамәли конференциядә 29.02.2012
28 февральдә Ә.Кәримуллин исемендәге укучыларның I Республика фәнни-гамәли конференциясендә мәктәбебездән өч укучы катнашты. 9 класс укучысы Исхакова Динә тарих секциясендә (җит.Хәбирҗанова Р.И.), 10 класс укучысы Фазылова Флүзә татар әдәбияты секциясендә (җит.Зәйнәгыева З.Ф.) катнашып, Мәгариф һәм Фән Министрлыгының дипломы белән бүләкләнделәр. Ә 11 класс укучысы Ханнанова Алинә рус әдәбияты секциясендә(җит. Давыдвоа Т.А.) чыгыш ясап Мәгариф һәм Фән Министрлыгының III дәрәҗәдәге дипломына ия булды. -
"Бер күрешү-бер гомер" 29.02.2012
"Бер күрешү-бер гомер" ди халык мәкале. 28 февраль көнне мәктәптә узган танылган драматург Данил Салихов белән очрашу бу мәкальнең дөреслеген раслый. Данил Хабибрахманович сәнгатьле, мавыктыргыч сөйләме белән укучыларны үзенә җәлеп итте, моңлы тавышы белән җырлап күрсәтте. Укучылар драматургтан кызыксындырган сорауларына җавап алдылар. -
"Ягез әле, егетләр!" 28.02.2012
Бүген, 28 нче февраль, көнне 8 нче клаасста (кл. җитәкчесе Габдулхакова М.Р.)"Ягез әле, егетләр!" бәйгесе үтте. Кызлар егетләргә сынаулар әзерләгәннәр иде. Егетләргә төрле сынаулар аша үтәргә туры килде, мәсәлән, хәрефләрдән мәкальләр төзү, төрле сорауларга җавап бирү, конструктор сүтеп-җыю һ.б. Җиңүче итеп "Иң уңган егет" исеменә Назиров Ленар лаек булды. Калган егетләргә дә кызлар төрле исемдәге медальләр тапшырдылар. Бәйге бик күңелле үтте. -
"Аҗаган-2012" уеннары 27.02.2012
25 февраль көнне мәктәптә "Аҗаган-2012" уены үткәрелде. Һәр класс зур әзерлек белән маршировка күрсәтте. Укучылар "Аргамак" һәм "Бөркет" командаларына бүленеп көч сынаштылар: автомат сүтеп җыйдылар, турникта тартылдылар, автоматтан аттылар, эстафета уеннарында катнаштылар. Соңыннан ике команда да байрак эзләде. Байракны беренче булып "Аргамак" командасы тапты һәм җиңүче булды. -
Әдәбият дәресендә. 27.02.2012
Бүген, 27 февраль көнне, татар әдәбияты дәресендә 5 нче сыйныф укучылары(укытучылары Хәбирҗанова Р.И.) М. Җәлилнең "Кызыл ромашка" шигыренә инсценировка күрсәттеләр.











