Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:70 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 178 179 ( 180 ) >>
-
Поварыбыз бездә кунакта! 13.03.2012
Профориентация айлыгы уңаеннан, бүген 8 нче класста (кл. җитәкчесе Габдулхакова М.Р.)"Повар профессиясе белән танышу" дигән темага класс сәгате үтте. Класс сәгатенә мәктәбебез повары Гөлнур апа чакырылган иде. Ул повар профессиясе белән укучыларны якынрак таныштырды. Укучылар поварыбыз Гөлнур апага үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.Хәттә егетләрдә бу профессия белән кызыксынып киттеләр!Класс сәгате бик файдалы үтте. Укучылар кәнагатькалдылар. Соңыннан 8 нче класс исеменнән Гөлнур апага истәлекле бүләк тапшырылды. -
Г. Ибраһимов исемендәге укучылар конференциясе
12.03.2012
12 нче март көнне мәктәбебезнең 10 класс укучысы Галимов Ранис (уытучысы Габдулхакова М.Р.) Казан шәһәрендә узган Г.Ибраһимов исемендәге укучылар фәнни-практик конференциясендә рус әдәбияты секциясеннән "А.С. Пушкин в изображении художников" дигән темага чышыш ясап, Сертификатка ия булды. Ранисны котлыйбыз!
-
Ачык ишекләр көне 12.03.2012
11 март көнне 3 класста (укытучы Зиннатова Э.Ш.) ачык ишекләр көне үткәрелде. Кунаклар башта рус теленнән ачык дәрес карадылар. Аннары бәйрәм концерты булды. -
Бәйрәм котлавы 07.03.2012
Укучылар 8 март-халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, матур җырлар, шигырьләр, дәртле биюләр аша, хөрмәтле укытучы апаларына, укучы кызларыбызга бәйрәм котлавын җиткерделәр. -
"Дулкыннар" конкурсы 06.03.2012
5 март көнне Казан шәһәрендә үткән татар халкының күренекле композиторы М.Мозаффаровка 110 ел тулуга багышланган VII Республикакүләм "Дулкыннар" конкурсының йомгаклау турында катнашып, "Вокал" номинациясендә чыгыш ясап мәктәбебезнең "Гөлләр" триосы: Мәхмүтова Гөлшат, Хайртдинова Гүзәл (7кл.), Әмирова Гөлия(9кл) җитәкчеләре Маметова М.Р., сертификатка ия булдылар. -
Чаңгы ярышында 05.03.2012

3 мартта район үзәгендә узган укучылар арасындагы чаңгы ярышында безнең мәктәптән 4 укучы катнашты. 7-9 класс укучылары арасында Исхакова Динә (9кл) 3 урын яулап грамота белән бүләкләнде. 10-11 класс егетләре арасында Хусаенов Данир (10кл) 4 урын алды. Ваесова Гөлдания (8кл) һәм Хайретдинов Инсафлар да (9кл) көчләрен сынап кайттылар.
-
Хоккей уенында 05.03.2012
Хоккей турнирын ябу тантанасы 3 март көнне Шекше боз мәйданында үтте. Уенда Шекше, Явлаштау, Юлбат, Тимершык, Шыңар, Шәмәрдән командалары катнашты. Нәтиҗәләр түбәндәгечә:I урын - ЯвлаштауII урын - ШекшеIII урын - ЮлбатIV урын - Тимершык -
Пробный ГИА , ЕГЭ
03.03.2012
1, 2 март көннәрендә Шәмәрдән лицеенда үткән пробный ГИА һәм ЕГЭда 9 һәм 11 класс укучылары катнашып, үзләрен сынап карадылар.
-
Кошлар - безнең дуслар 01.03.2012
Бүген 2 класс укучылары класс җитәкчеләре Хаертдинова С.Н. белән кошларга җимлекләр урнаштырдылар. -
Конкурста
01.03.2012
29 февраль көнне район балалар иҗат үзәгендә үткән "Говори достойно!" һәм ""Культурно-спортивная догоняйка" конкурсларында 6, 8 класс укучылары катнашып сертификатка ия булдылар.











