Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:70 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 ( 187 ) 188 189 190 >>
-
Әниләр көне 26.11.2011

Бүген, 26 нчы ноябрь көнне мәктәбебездә Әниләр көне булып узды. Әниләргә багышланган инша, шигырь, презентация конкурсына нәтиҗә ясалды. Җиңүчеләргә грамоталар тапшырылды һәм әниләре бәйрәм кичәсенә чакырылды. Кичә укучыларның матур җыр-биюле чыгышлары белән дәвам итте.
-
"Дулкыннар" конкурсында 23.11.2011

22 нче ноябрь көнне балалар иҗат үзәгендә М.Мозаффаровның 110 еллыгына багышлап үткәрелгән "Дулкыннар" конкурсында укучыларыбыз катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар. 7 класс укучылары Махмутова Гөлшат һәм Хайртдинова Гүзәл вокал-соло номинациясендә "Саумы кояш!" җырын башкарып 1 урынга (җит.Маметова М.Р.), Зайнагиева Зәлинә рәсем номинациясендә "Җиләк җыйганда" әсәренә картинасы белән 3 урынга (җит. Гарипова А.Р.) лаек булдылар. Алар грамоталар һәм сертификат белән бүләкләнделәр.
-
Баскетбол уенында
22.11.2011
21 нче ноябрь көнне мәктәбебезнең укытучылар командасы Шәмәрдәндә уздырылган баскетбол уенында катнашып кайттылар.
-
Математика атналыгы бара 18.11.2011
Мәктәбебездә бу атнада математика атналыгы бара.Түбән класс укучылары математик газета, ә өлкән класслар- математик буклет әзерләү белән мәшгуль. Математик әйтемнәр, "Кем күбрәк?"(сорау-җавап уены), төрле геометрик фигураларны төгәл санап әйтү, һ.б. конкурсларда укучылар теләп катнашалар. Чәршәмбе кунне 5-6 нчы класс укучылары арасында математик КВН узды. "Зирәкләр" һәм "Тапкырлар" чын мәгънәсендә үзләрен зирәкләр һәм тапкырлар итеп таныттылар. Математик атнага нәтиҗә киләсе атнада дүшәмбе көнне ясалачак. -
Әниләр бәхете-безнең кулда 16.11.2011
16 нчы ноябрь көнне 9нчы класста Аналар көне уңаеннан "Әниләр бәхете-безнең кулда" дигән темага класс сәгате уткәрелде. -
"Знай наших!"та без җиңүчеләр! 15.11.2011
Бүген Мәктәбебезнең Балалар Думасы әгъзалары "Знай наших!"" район агитбригада конкурсында катнаштылар. Конкурсның шартлары итеп мәктәпнең Дума эшчәнлеге белән таныштыру куелган иде. Безнең укучыларыбыз үзләренең кызыклы чыгышлары, артистлык осталыклары, җырга-моңга сәләтләре белән жюриның игътибарын яулап алдылар. Шулай итеп, 20 мәктәп арасында безнең Мәктәп Балалар Думасы барлык номинацияләрдә I урыннарны яулап кайтты. -
"Каурый каләм" түгәрәгендә 15.11.2011
Мәктәбебездә "Каурый каләм" түгәрәге уңышлы гына эшләп килә. Укучылар түгәрәккә теләп йөриләр: шигырь язарга, әкият иҗат итәргә өйрәнәләр. Ай саен үзләренең "Кыңгырау" түгәрәк газетасын чыгаралар.Әниләр көне уңаеннан 15 ноябрьдән 23 ноябрьгә кадәр "Иң-иң яратканнарыбыз" дип исемләнгән инша, шигырь, рәсем конкурсы игълан иттеләр. Ә җиңүче укучыларның әниләре 25 ноябрь көнне оештырылачак бәйрәмгә чакырыла. -
Күңелле каникуллар 11.11.2011
Әле күптән түгел генә сагынышып мәктәбебезгә җыелган идек, инде менә I чирек тә тәмамланды. Көзге каникуллар башланды. Ләкин каникуллар җитте дип балалар вакытларын бушка уздырмыйлар. Мәктәбебездә түгәрәкләр үз эшләрен дәвам итәләр. Кунакка китмичә өйдә ял итүчеләр монда килеп яраткан спорт төрләре һәм кул эшләре белән шөгыльләнәләр. Бүген дә бадминтон(җит. Гатиятов Р.Р.) һәм "Оста куллар"(җит. Гарипова А.Р.) түгәрәкләрендә эш гөрләп торды. -
Викторина 10.11.2011

Каникуллар булуга карамастан, мәктәбебез укучылар тавышыннан тынып тормый. Менә бүген дә 5 нче класслар арасында А.С. Пушкин әкиятләре буенча викторина булып узды (укытучы Габдулхакова М.Р.). Укучылар "Крестики" һәм "Нолики" командаларына бүленеп төрле конкурсларда үзара көч сынаштылар. Викторина ике команданың да тигез очко җыюлары белән тәмамланды. Уен бик күңелле үтте.
-
Башлангыч класслар атналыгын йомгаклау 03.11.2011
3 нче ноябрь көнне "Башлангыч класслар атналыгы"н йомгаклау тантанасы булды. Мәктәбебезнең уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Давыдова Т.А. җиңүчеләргә грамота һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Түбәндәге укучылар җиңүче булды:"Иң актив класс"- II класс (кл. җитәкчесе Хәертдинова С.Н.)"Иң матур рәсем ясаучылар"- Шиһабиева Рәзинә-1 кл., Фаваризова Рәлинә-2 кл., Сәгыйтова Айзирәк-2 кл., Хөсәенов Ризат-2 кл., Хөсәенов Әмир-2 кл., Зиннәтов Айзат-3 кл., Закирова Зәлинә-4 кл."Иң матур китап кыстыргычы ясаучылар":Хисмәтов Әмир, Исхакова Дания(1 кл.), Газиянова Эльвира, Яруллин Әлфис(2 кл.), Зиннәтов Айзат, Гыйләҗетдинова Эльвина(3 кл.)."Иң матур язучы": Хисмәтов Аяз(1 кл.), Фаваризова Рәлинә(2 кл.), Галимуллин Булат(3 кл.), Фатыйхова Миләүшә(4 кл.)."Хатасыз язучы": Хафизова Зәринә(2 кл.), Гыйләҗетдинова Эльвина(3 кл.), Фатыйхова Миләүшә(4кл.)."Иң матур хикәя язучы": Галимов Динар(2 кл.), Махмутова Гүзәл(3 кл.)"Иң оста мәсьәлә чишүче": Зәйниев Әмир(2 кл.)Эстафетада Арсланов Әлфис командасы җиңүче дип табылды.











