Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:68 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 181 182 ( 183 ) 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Туган тел атналыгы дәвам итә
16.02.2012
16 февраль көнне мәктәбебездә "Туган телдә иң яхшы шигырь сөйләүче"не билгеләү өчен ачык микрофон үткәрелде. Укучылар бик актив катнаштылар.
-
Әфганстан-йөрәк ярасы... 15.02.2012

1989 нчы елның 15 нче феврале Әфганстаннан Совет гаскәрләренең тулысынча чыгарылган көн. Бүген ТИН укытучысы Гатиятов Р.Р. югары класс укучылары белән шул темага класс сәгате үткәрде. Ул елларда булган вакыйгалар турында гына сөйләшеп калмыйча, кинофильм да карадылар.
-
"Бөек Ватан сугышы авылым тарихында" 14.02.2012

Бүген 9 нчы класс укучылары мәктәбебезнең "Туган якны өйрәнү" музеенда булдылар."Бөек Ватан сугышы авылым тарихында" дигән темага чыгыш тыңладылар.
-
Сугыш чоры җырлары конкурсы 14.02.2012

Мәктәбебездә хәрби-патриотик айлык үз эшен дәвам итә. 14 нче февраль көнне башлангыч сыйныф укучылар сугыш чоры җырларын җырлау буенча конкурста катнаштылар. Һәр класс тырышып әзерләнгән иде-бик матур чыгыш ясадылар.
-
Туган тел атналыгы 14.02.2012

Мәктәбебездә 14 нче февральдән 21 нче февральгә кадәр Туган тел атналыгы башланып китте. 9 нчы класс укучылары (класс җитәкчеләре Зәйәгыева З.Ф.) 21 нче февраль- Халыкара Туган тел көненә багышланган "Әллүки" айлык әдәби газетасын чыгардылар.
-
Без "Тамчы-шоу"да 13.02.2012

13нче февраль көнне мәктәбебезнең бер төркем укучылары Казан шәһәрендә "Тамчы-шоу" интеллектуаль уенында катнашып кайттылар.
-
"Әлифба" бәйрәмендә 11.02.2012
10 нчы февраль көнне 1 класс укучылары (кл.җит.Ханнанова А.С.) "Әлифба" бәйрәме үткәрделәр. Бәйрәмгә укучыларның әти-әниләре килгән иде. Бәйрәм бик күңелле үтте. Укучылар күтәренке кәеф белән бер атналык каникулга таралыштылар. -
Математикадан олимпиада
11.02.2012
11 нче февраль көнне Зиннатова Әдилә һәм Гыйләҗетдинов Булат укытучы Назирова Д.А. җитәкчелегенә 6 класс укучылары арасында уздырылучы математикадан олимпиадада катнашып кайттылар.
-
Яшь рәссам үсә 09.02.2012
Һәр баланың үзенә генә хас сәләтләре була. Шекше урта мәктәбенең I сыйныфында укучы Мөбәрәков Илнурның иң яраткан шөгыле- рәсем ясау. Буш вакыты булган саен ул кулына карандаш, буяулар ала. Аның ясаган рәсемнәрендә ниләр генә күрмәссең: табигать күренешләре, әкият геройлары, төрле җәнлекләр, су асты тормышы һ.б. Бәйрәмнәрдә ул әти-әнисен, дусларын үзе ясаган открыткалары белән куандыра. Шушы көннәрдә мәктәптә аның рәсемнәреннән торган күргәзмә оштырылды. Теләгән һәркем бу иҗат җимешләренә карап, Илнурның сәләтләренә бәя бирә ала. -
8 нче класста тәрбия сәгате 09.02.2012

Бүген, 9 нчы февраль көнне, 8 нче класста (кл. җитәкчесе Габдулхакова М.Р.) хәрби-патриотик ай уңаеннан "Якташыбыз М. Девятаев - Советлар Союзы Герое" дигән темага тәрбия сәгате үтте. Укучылар презентация ярдәмендә М.Девятаевның тормыш юлы турында якыннан таныштылар. Соңыннан Х.Нурсилә якташыбызның "Побег из ада" китабын презентацияләде. Укучыларга бу тәрбия сәгате бик ошады.











