Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:70 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 ( 177 ) 178 179 180 >>
-
Лагерьның икенче көне 02.06.2012

Бүген лагерьда ял итүчеләр төрле кызыклы уеннарда катнаштылар, отряд газеталары чыгардылар. "Саба" бассейнында су коену да балаларга бик ошады.
-
Җәй безне кабат чакыра "Кыңгырау" лагерена 01.06.2012
Бүген 1 июнь көнне мәктәбебезнең "Кыңгырау" сәламәтләндерү лагере үз эшен башлап җибәрде. Балалар кабат күтәренке күңел белән ял итәргә җыелдылар. -
Республика конкурсында 22.05.2012
"Деревенька моя..." I Республика эзләнү һәм иҗат эшләре конкурсында катнашып, 3 класс укучысы Зиннатов Айзат (укытучысы Зиннатова Э.Ш.) "История и современность моего села" номинациясендә 2 урын, 4 класс укучысы Мәхмүтова Гүзәл (укытучысы Кашапова Г.З.) "Труженики моего села" номинацисендә 2 урын алдылар. Афәрин, укучылар! -
Ышаныч телефоны 17.05.2012
Халыкара балалар ышаныч телефоны көне уңаеннан мәктәбебездә күптөрле чаралар үткәрелде. Класс сәгатьләрендә ,тематик дәресләрдә, мәктәпкүләм линейкада аңлату эшлэре алып барылды. Югары сыйныфлар өчен видеофильм күрсәтелде. -
Җиңү даны мәңгелек 09.05.2012
8 май көнне Бөек җиңүнең 67 еллыгына багышланган тантаналы митинг булды. Укучыларның чыгышларын сугыш һәм тыл ветераннары җылы кабул иттеләр. -
Янгыннардан сак булыйк!
07.05.2012
Мәгариф бүлеге хаты нигезендә мәктәбебездә янгын куркынычсызлыгына каршы укулар, инструктажлар үтте. Укучыларны эвакуацияләү оештырылды.
-
Район ярышында
07.05.2012
5 май көнне спорт һәм янгын сүндерү төрләре буенча район ярышында укучыларыбыз катнашып уңышлы чыгыш ясадылар һәм командалар арасында 6 урын алдылар.
-
Мәктәп бакчасында 05.05.2012
"Язның бер көне-ел туйдыра"-ди халык мәкале. Шушы мәкальгә тугры калып, мәктәп яны тәҗрибә участогында язгы эшләр башланды. Җирне көзге чүп-чардан чистартып, ашлап, китмәнләү бара. -
Уңышларны барлар чак 28.04.2012
Бу көннәрдә укучылар үзләренең эшчәнлекләре өчен макталдылар. 4 класс укучысы Фатыйхова Миләүшә әйләнә-тирә дөнья фәненнән олимпиадада II призлы урынны яулавы өчен Грамота һәм акчалата пермия белән бүләкләнде. Алга таба да уңышлар сиңа Миләүшә! -
Шигырь бәйрәмендә 27.04.2012
26 апрель көнне Әбрар Кәримуллин исемендәге район китапханәсе оештырган Г.Тукай туган көнгә багышланган Туган тел һәм шигырь бәйрәмендә мәктәбебездән 4 һәм 6 класс укучылары катнашты. Район конкурсы җиңүчесе Зиннатова Әдилә "Туган тел" шигырен сөйләп Мактау гармотасына лаек булды.











