Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:70 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 ( 178 ) 179 180 >>
-
"Иҗат-бәхет чишмәсе" 27.04.2012
25 апрель көнне балалар иҗат үзәгендә үткән "Иҗат-бәхет чишмәсе" район конкурс-бәйгесенең хореография номинациясендә мәктәбебезнең "Сөмбел" (татар халык биюе "Чабата") һәм "Тамчы" бию төркемнәре (заманча бию) уңышлы чыгыш ясап, "Сөмбел" төркеме лауреат исеменә лаек булды. -
Тукай туган көндә 26.04.2012

26 апрель Г.Тукай туган көне уңаеннан мәктәбебездә шагыйрьгә багышланган әдәби-музыкаль кичә үтте. 6 класс укучылары татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зайнагиева З.Ф. җитәкчелегендә Тукай шигырьләренә, әкиятләренә нигезләнгән тамаша күрсәттеләр
-
Ачык ишекләр көне 25.04.2012

Бүген мәктәбебездә "Ачык ишекләр" көне үткәрелде. Мәктәпкә керүче балалар, ата-аналарны булачак укытучылары Кашапова Г.З. каршы алды. 4 сыйныфлар белән дәрес күрсәтелде. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Давыдова Т.А. чыгыш ясады. Укытучы Кашапова Г.З. балаларны парта артына утыртып, уеннарда сынады. Очрашу һәркем өчен файдалы булды.
-
Теплицада эш гөрли. 23.04.2012
Мәктәп янындагы яңа теплицада Яруллина Р.Н. эшне оештырып җибәрде. Иртә язда чәчкән үсентеләр күчереп утыртылып, бик матур гына төпләнделәр. Бүгегесе көндә беренче уңыштан авыз иттек. Арткан уңышны авыл халкы да сатып ала алачак. Яңа уңыштан авыз итәсегез килсә, безгә рәхим итегез! -
Өмәдә 21.04.2012
21 апрель көнне барлык оешмалар белән беррәттән өмәгә чыктык. Кыш буе җыелган чүптән арындыргач, территория чистарып калды. Явып үткән шифалы яңгырлардан соң бөтен җир яшәрде. Өмәдә катнашкан укучыларга афәрин дип әйтәсе кала. -
Киңәшмәдә 20.04.2012
19 апрель көнне мәктәбебездә "Уку-укыту, тәрбия процессында хезмәтне саклау" темасына мәктәп директорларының киңәшмәсе үтте. Киңәшмә кысаларында 4 класста татар теле һәм әйләнә-тирә дөнья фәненнән катнаш дәрес, 9 класста химиядән практикум дәресләр узды. Пленар өлештә хезмәтне саклау темасына чара үтте. Шекше мәктәбенең укыту-тәрбия эшенә отчет ясалды. Район мәгариф бүлеге башлыгы Шакиров И.Ф. һәм мәгълүмати-методик үзәк белгече Сөнгатова Ф.И. тарафыннан үткән репетицион имтиханнарга анализ ясалды. -
"Аҗаган-2012" 13.04.2012

Бүген Шекше урта мәктәбе базасында "Аҗаган-2012" хәрби-патриотик уеннары булып узды. Бирегә районыбызның 4 мәктәбеннән укучылар килгән иде. Аларның җитезлеге, көчләре бик күп төрле уеннарда сыналды. Иң соңгы нәтиҗәләр буенча I урынны-Шәмәрдән, II урынны-Шекше, III урынны- Эзмә һәм Иштуган мәктәбе укучылары яулады.
-
"Мин дөньяны танып беләм" 11.04.2012

10 апрельдә Саба гимназиясендә 3-4 класс укучылары арасында "Мин дөньяны танып беләм" бәйгесендә 4 класс укучысы Мәхмүтова Гүзәл укытучысы Кашапова Г.З. җитәкчелегендә "Авылымның янгын сүндерүчеләре" темасына проект эше белән катнашып, мәгариф бүлегенең Грамотасына һәм истәлекле бүләккә лаек булды.
-
Үткәнен белмәгәннең-киләчәге юк. 11.04.2012

Авылыбызның тарихын тирәнтен өйрәнеп, китап бастырып чыгарырга материал туплау максатыннан мәктәпкә авылдашыбыз "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе директоры Мөбәрәкова Ә.Г. килде. Ул балалар белән әңгәмә үткәрде. Мәктәп музеенда ветеран укытучы Нотфуллина Г.Н. белән фикер алыштылар.
-
Конкурста 02.04.2012

Кукмара балалар сәнгать мәктәбендә үткән укытучыларның "От творчества учителя к творчеству ученика" исемле VII межрегиональ конкурс-фестивальдә технология укытучысы Гарипова А.Р. һәм 11 класс укучысы Галиева Хиндия декоратив-гамәли сәнгать номинациясендә катнашып, дипломга лаек булды.











