Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:70 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 171 172 ( 173 ) 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Конкурста 16.11.2012
"Мое изобретение" район конкурсының финал этабында 4 класс укучысы Зиннатов Айзат үзенең эше белән 3 урынга чыкты һәм Грамота, истәлекле бүләккә лаек булды. -
КВН-2012 01.11.2012
31 октябрь көнне мәктәптә Балалар Думасына керүче укучылар арасында Уңыш бәйрәме КВН формасында уздырылды. КВНда "Йомры Баш"(8кл), "220 В"(9кл), "Опана"(10-11кл) командалары көч сынашты. Нәтиҗәдә "Йомры Баш"лар җиңүгә иреште. -
Уңыш-шоу
31.10.2012
Варислар оешмасында уңыш бәйрәме "Тамчы-шоу" формасында үтте. Укучылар бәйрәмгә ныклы әзерләнеп, сорауларга тапкыр җаваплар бирделәр. Кичә күңелле үтте.
-
"Вокал" түгәрәгендә 31.10.2012
Мәктәбебездә быел эшли башлаган "Вокал" түгәрәгендә (җитәкчесе Фаваризова Р.Т.) укучылар вокал серләре генә түгел, музыка тарихы белән дә танышалар. -
Укучыбыз республика ярышында
29.10.2012
26-28 октябрь көннәрендә Казан шәһәрендә армспорт буенча үткән республика ярышында 8 класс укучысы Махмутова Гөлшат II урын яулап, ТРның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының дипломына һәм медальгә ия булды.
-
"Парламент дәресләре" 27.10.2012

22 - 27 октябрьгә кадәр мәктәптә "Парламент дәресләре" үтте. Барлык классларда да класс сәгатьләре уздырылды. Дәресләрдә Шекше авыл җирлеге депутатлары (Зайнагиев Н.М., Амиров Ф.М., Гарифуллина Г.Р., Назирова Д.А.) катнашты. Варисларда ул "Закон кая туа?" дигән тема астында "Тамчы-шоу" формасында узды. Өлкән классларда "Канун һәм без" дигән парламент-шоу уены рәвешендә үтте. Анда "түбән палата" һәм "югары палата" командалары көч сынашты.
-
Паралимпия дәресләрендә
24.10.2012
23 октябрь көнне мәктәптә Паралимпия дәресләре үткәрелде. Укучылар уеннарның тарихы, спорт төрләре белән таныштылар. Якташыбыз биатлончы Рушан Миңнегулов белән виртуаль очрашу үткәрелде. Интернет аша ТВ архивыннан Рушан Миңнегулов турында видео язма карадылар.
-
"Көзге муллык" 15.10.2012
Көз - муллык, байлык ае. Бу сүзләрнең дөреслеген, бүген башлангыч класс укучылары оештырган "Көзге муллык" күргәзмәсе раслады. Бу күргәзмәдә яшелчә, җиләк-җимешләрдән ясалган төрле композицияләр урын алган. -
"Команда-2013" 09.10.2012

8 октябрьдә "Команда - 2013" конкурсының мәктәп этабы үтте. 2013 нче елда Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадага багышланган бу конкурста укучыларыбыз актив катнашты.
-
Сез иң гүзәл кеше икәнсез! 05.10.2012
5 октябрь- Укытучылар көне. Кеше нинди генә һөнәр иясе булса да, һәммәсенең тормыш юлында төп урынны укытучы били. Бәйрәм иртәсендә укучыларыбыз һәрбер укытучыны чәчәк бәйләмнәре белән каршы алдылар. Укучыларның мөгаллимнәргә багышланган җырлары, дәртле биюләре, шигырьләре бәйрәмне ямьләндерде.











