Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:68 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 169 ( 170 ) >>
-
ЕГЭ һәм ГИА буенча укулар 06.02.2013

5нче февраль көнне Саба районныннан бер төркем укытучылар ИПКРОга укырга барды. Анда ЕГЭ һәм ГИА буенча рус теленнән семинар - практикум оештырылды. Безнең мәктәптән рус теле укытучысы Гарифуллина Г.Р. да катнашты.
-
Саф һава-тәнгә дәва 06.02.2013
6 февраль көнне дәресләрдән соң 10 класс укучылары класс җитәкчеләре Зайнагиева З.Ф. белән чаңгыда йөрергә чыктылар, саф һавада сәламәтлекләрен ныгыттылар. -
9 нчы класста класс сәгате 05.02.2013

Бүген,5 нче февраль көнне, 9 нчы класста ТИН укытучысы Гатиятов Р.Р. катнашында "Огнетушитель төрләре һәм аны ничек дөрес кулланырга"дигән тема астында класс сәгате үтте.
-
"Ачык дәрес"тә 04.02.2013
Мәктәптә ачык дәресләр бирү дәвам итә. 4 февраль көнне ТИН укытучысы Гатиятов Р.Р. 10 класста "Структура ВС РФ" темасы буенча ачык дәрес үткәрелде. Дәрестә фән укытучылары, мәктәп администрациясе катнашты. -
Эвакуация буенча өйрәнүләр 01.02.2013

Мәктәптә 1 февраль көнне укучылар иминлеген саклау максатыннан эвакуация буенча өйрәнүләр үткәрелде. Укучыларның төгәл һәм тиз хәрәкәт итүләренә игътибар ителде. Барлык укучы да саклау повязкаларын дөрес файдаланды.
-
Ата-аналар җыелышы 31.01.2013
30 январь көнне мәктәптә ата-аналар җыелышы үтте. Анда ФАП фельдшеры Галимова Гөлфинә "Грипп һәм ОРВИдан саклан!" темасына чыгыш ясады. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Кашапова Г.З. 2 чирек йомгаклары белән таныштырды. Укучылар инглиз телендә "Белоснежка и семь гномов" әкиятен куйдылар. -
Укучыларга янгын куркынычсызлыгы турында 31.01.2013
31 январь көнне тәрбия сәгатьләрендә укучыларга янгын куркынычсызлыгы буенча инструктажлар үткәрелде. 10 класста ТИН укытучысы Гатиятов Р.Р. балалар учреждениеләрендә чыккан янгыннарга күзәтү ясады, сәбәпләрен аңлатты. -
Янгын куркынычсызлыгы буенча укулар 30.01.2013
30 январь көнне янгын куркынычсызлыгы буенча персонал белән кабат укулар оештырылды. Янгын сүндерү җайланмалары(огнетушитель) белән эшләүгә карата практик дәресләр булды. Вазифалар бүленеше яңартылды. -
Саф һавада бозда 29.01.2013

29 февраль көнне 9 нчы класс укучылары класс җитәкчеләре Габдулхакова М.Р. белән кичке саф һавада тимераякта бозга чыктылар
-
Мәктәптә "Үзидарә көне" 25.01.2013
24 январь көнне мәктәптә "Үзидарә көне" үткәрелде. Дәрес бирергә теләүче укучылар саны 26га җитте. "Үзидарә" иртәсе планеркадан башланды һәм дәресләр тәмамлангач "педсовет" үткәрелде. "Иң яшь укытучы" Галимуллин Булат (4кл) 3 класста физкультура дәресен үткәрде."Директор" Карымов Арслан (11 кл), "урынбасарлары" Халиуллина Нурсилә һәм Сабирова Әдилә (9кл) үз вазифаларын бик җитди башкардылар. Бу ысул укучыларга бик ошады һәм кайсыбер укучыларда укытучы булу теләге уятты. Алга таба чиреккә 1 тапкыр "офис көне" ясарга тәкъдим кертелде. Бу көнне укучылар классик киемнән булачаклар һәм теләгән укучы дәрес бирә ала.











