Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:70 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 171 ( 172 ) 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Кыш бабай килгән, бүләк китергән. 26.12.2012
24 декабрь көнне мәктәбебезнең Кыш бабае һәм Кар кызы җәнлекләре белән укучыларның өйләренә яңа ел күчтәнәчләрен таратты. -
Яңа ел килә 25.12.2012

Кыш җитте, кар ява
Урманга, кырларга
Киенеп чыктык без
Без сыннар ясарга. -
"Стена газеталары" конкурсы 24.12.2012
Мәктәбебез традициясенә тугры калып һәр класс "Яңа ел"га багышлап стена газетасы чыгара. Әзер газеталар мәктәп фойесына эленде. Газеталар белән тулырак сайтыбызның фотогалерея бүлегеннән таныша аласыз. -
Укучылар иҗаты 24.12.2012
Мәктәбебездә "Иң матур чыршы уенчыгы"на, сувенирларга, "Иң матур рәсем"гә конкурс игълан ителде. Укучыларыбыз "Оста куллар" түгәрәгендә сувенирлар, чыршы уенчыклары ясыйлар. Җиңүчеләрне чыршы бәрәмендә бүләкләр көтә. -
Көрәшчеләр үсә.
24.12.2012
22 декабрь көнне Тимершык мәктәбендә узган татар-башкорт милли спорт көрәше буенча ачык турнирда 1998 елгы һәм кечерәк яшьүсмерләр арасында мәктәбебезнең 7 класс укучысы Галимов Ильдар 2 урын яулап, балалар һәм яшьүсмерләр спорт мәктәбе грамотасы белән бүләкләнде.
-
Инглиз теле укытучыларының район семинары 20.12.2012
Шекше мәктәбендә инглиз теле укытучыларының район семинары булып үтте. 3 класста Галиева М.Р., 8 класста Галимзянова Г.Г. ачык дәресләр бирделәр. "Белоснежка и семь гномов" әкиятенә мюзикл куелды. -
Татар теленнән 4 класста олимпиада 19.12.2012
17 декабрь көнне районның 4 класс укучылары арасында татар теленнән олимпиада үткәрелде. Безнең мәктәп укучысы Зиннатов Айзат 2 урын алды. -
"Ачык ишекләр" көне
19.12.2012
19 декабрь көнне 1 класста "Ачык ишекләр" көне булып үтте. Укучыларның әти-әниләре, укытучылар әлифбадан дәрес (укытучы Гибадуллина Р.Х.) һәм "Шахмат уены серләре" дигән темага дәрестән тыш шөгыль (укытучы Гарипова А.Р.) карадылар. Дәрес һәм дәрестән тыш шөгыль уңай бәяләнде.
-
Рәсем күргәзмәсе 17.12.2012
2 класс укучысы Мөбәрәков Илнур проект эше буенча үзенең рәсемнәрен тәкъдим итеп, рәсем күргәзмәсен күрсәтте. -
Хәрби ярышта
17.12.2012
15 декабрь көнне Шәмәрдән лицеенда узган хәрби төр буенча зона ярышында безнең мәктәп командасы 3 урын яулап, грамотага лаек булды.











