Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:70 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 171 172 173 174 ( 175 ) 176 177 178 179 180 >>
-
Паралимпия дәресләрендә
24.10.2012
23 октябрь көнне мәктәптә Паралимпия дәресләре үткәрелде. Укучылар уеннарның тарихы, спорт төрләре белән таныштылар. Якташыбыз биатлончы Рушан Миңнегулов белән виртуаль очрашу үткәрелде. Интернет аша ТВ архивыннан Рушан Миңнегулов турында видео язма карадылар.
-
"Көзге муллык" 15.10.2012
Көз - муллык, байлык ае. Бу сүзләрнең дөреслеген, бүген башлангыч класс укучылары оештырган "Көзге муллык" күргәзмәсе раслады. Бу күргәзмәдә яшелчә, җиләк-җимешләрдән ясалган төрле композицияләр урын алган. -
"Команда-2013" 09.10.2012

8 октябрьдә "Команда - 2013" конкурсының мәктәп этабы үтте. 2013 нче елда Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадага багышланган бу конкурста укучыларыбыз актив катнашты.
-
Сез иң гүзәл кеше икәнсез! 05.10.2012
5 октябрь- Укытучылар көне. Кеше нинди генә һөнәр иясе булса да, һәммәсенең тормыш юлында төп урынны укытучы били. Бәйрәм иртәсендә укучыларыбыз һәрбер укытучыны чәчәк бәйләмнәре белән каршы алдылар. Укучыларның мөгаллимнәргә багышланган җырлары, дәртле биюләре, шигырьләре бәйрәмне ямьләндерде. -
Әбиләр бездә кунакта 28.09.2012
Өлкәннәр көне уңаеннан 3 нче сыйныф укучылары әбиләрен чакырып, "Дәү әни һәм онык" исемле кичә үткәрделәр. Укучылар әбиләргә күңелле концерт программасы күрсәттеләр, ә әбиләре оныкларына "Наза" һәм "Биш парлы" уенын уйнадылар. Бәйрәм бик күңелле узды. -
Өлкәннәргә хөрмәт, рәхмәт аларга!
28.09.2012
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан 27 сентябрь көнне профсоюз оешмасы мәктәптә өлкәннәребезгә чәй табыны оештырды. Аларга 3-7 класс укучылары укытучылар Зиннатова Э.Ш. һәм Фаваризова Р.Т. җитәкчелегендә күңелле концерт күрсәттеләр.
-
Кешеләр, саклагыз җиребезне! 27.09.2012
27 сентябрь көнне "Чисталык дәресләре" көне уңаеннан 10 класста "Кешеләр, саклагыз җиребезне!" дигән темага класс сәгате үткәрелде. Дәрес түгәрәк өстәл артында эшлекле сөйләшү формасында үтте. -
Кечкенә волонтерлар 25.09.2012
II класс укучылары кечкенәләрнең "Без волонтерлар" төркемендә теләп шөгыльләнәләр. Хезмәт айлыгында сыйныф бүлмәсен гөлләр утыртып бизәделәр. -
"Милләтләр кроссы" 23.09.2012

Әлеге ярышлар җәйге спорт төрләре буенча Россия территориясендә үткәрелә торган иң масштаблы һәм массакүләм спорт чарасы булып санала. Мәктәбебездә ел саен үткәрелеп килә торган "Милләтләр кроссы” җиңел атлетика стартында бүген барлык укучылар һәм укытучылар катнашты. Һәркемнең кәефе шәп, күңеле күтәренке иде!
-
Кышка запас әзер! 20.09.2012

Бүгенге кояшлы матур көндә мәктәбебез участогыннан бәрәңге уңышы җыеп алынды. Бергәләшеп тотынгач бу эш бик күңелле һәм җитез башкарылды.











