Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:68 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 171 ) 172 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
"Дулкыннар" конкурсында 25.01.2013
24 январь көнне балалар иҗат үзәгендә үткән "Дулкыннар" республика конкурсының район сайлап алу этабында безнең мәктәп укучылары төрле номинацияләрдә актив чыгыш ясадылар. "Рәсем" номинациясендә 6 класс укучысы Әхмәтшина Зәлиянең "Сөембикә" картинасы (җит.Гарипова А.Р.) 1 урын яулады. -
"Үзидарә көнендә-класс җитәкчесе вазифасы"
25.01.2013
"Үзидарә көне"ндә укучылар класс җитәкчесе вазифасын да үтәделәр. Зур әзерлек белән класс сәгатьләре үткәрделәр. Ә "директор" һәм аның "урынбасарлары" дәресләргә кереп утырдылар, анализ ясадылар.
-
Президентские состязания 23.01.2013
Декабрь аенда мәктәбебез күләмендә "Президентские состязания" район положениесе кыссасында: Шахмат, бадминтон, Татарча көрәш, Баскетбол ярышлары, "Күңелле стартлар" , "Олимпиада мәктәптән башлана" кебек теоретик конкурслар, һәм башка күп кенә чаралар үткәрелде. -
2 нче класста "Ачык ишекләр көне" 19.01.2013
18 нче гыйнвар көнне 2 нче класста "Ачык ишекләр көне” булды.Башлангыч класс укытучысы Ханнанова А.С. математикадан "Түгәрәк саннар” темасына ачык дәрес күрсәтте. Инглиз теле укытучысы Галиева М.Р. "Күңелле инглиз теле” дәрестән тыш эшчәнлектән ачык чара тәкъдим итте. Хореографиядән Фаваризова Р.Т. ачык шөгылен дә ата-аналар зур кызыксыну белән карадылар. Ачык чараларга завуч Кашапова Г.З. җитәкчелегендә педагогик-психологик анализ ясалды. -
Чисталык дәресе 16.01.2013
Бүген 16 январь көнне мәктәптә "Чисталык дәресе" үтте. Анда экологик мәсьәләләр турында сөйләшүләр, фикер алышулар булды. 10 класс укучылары аерым проблемалар буенча презентацияләр ясап, аны якладылар. -
Укучыларны уңышлары белән котлыйбыз!
15.01.2013
Балалар иҗат үзәге, Мәгариф бүлеге һәм Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миннеханов тәкъдиме белән үткәрелгән "Авылым: бүген һәм иртәгә" дип аталган район конкурсында, "Сочинение" номинациясендә 8-11 класс укучылары арасында Зәйнәгыева Зәлинә 1 урын, "Видео" номинациясенә Габделхакова Айгөл 1 урынны яуладылар.
-
Район чыршы бәйрәмендә 14.01.2013
12 январь көнне мәктәбебезнең сәләтле укучылары Лесхоз бистәсенең спорт комплексында узган район чыршы бәйрәменә бардылар. Анда алар төрле уеннарда катнашып, Кыш бабай бүләге алып кайттылар. -
"Ел укытучысы-2013" конкурсында 12.01.2013
11 январь көнне "Ел укытучысы-2013" конкурсында өстәмә белем бирү педагогы Гарипова А.Р. "Топиари-бәхет агачы" ясау темасына мастер-класс белән уңышлы чыгыш ясады. -
"Тамчы - шоу" - Шекшедә! 10.01.2013

"Яшь ТНВ" каналыннан бара торган "Тамчы -шоу" уенын без варислар арасында даими үткәрәбез. Кышкы каникул вакытында Явлаштау мәктәбенең 7 нче класс варисларын, үзебезнен 7 нче классларга каршы уенга дәштек. Үзебез белән бик үзенчәлекле таныштырганнан соң, көндәшләребез - Явлаштау мәктәбенең "Салават күпере" командасы белән таныштык. Беренче турда көндәшләребез өстенлек алса, Универсиада буенча бирелгән сорауларда һәм сүзләр төзүдә без өстен идек. Ә кышкы сынамышларда Явлаштауларга уңыш елмайды. Шулай итеп, бар турларның исәбе буенча, дуслык җиңде. Бу исәп ике мәктәп арасындагы дуслык җепләрен тагын да ныгытты.
-
Баскетбол ярышы 08.01.2013

8 нче январь көнне мәктәбебезнең җыелма укытучылар командасы Эзмә мәктәбендә үткән зона баскетбол ярышларында катнашып 3 нче урынны яулап кайттылар.











