Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 ( 159 ) 160 >>
-
Каникуллар күңелле үтә 26.12.2013

Бүген 7 һәм 10 сыйныф укучылары "Нарат" боз сараена экскурсиягә барып тимераякта шуып кайттылар. Кайтышлый район үзәгендә урнашкан оешмаларның кардан ясалган сыннарын карадылар, уен мәйданчыгында уйнадылар, күңелле итеп ял иттеләр.
-
"Кояшкай" ял лагере эшли башлады 25.12.2013

"Кояшкай" ял лагере бүген 20 бала кабул итте.7 көн дәвамында укучылар лагерьда ял итәчәкләр.Бүген алар саф һавада рәхәтләнеп чаңгы шудылар,"Джунгли чакыра" уенында катнашып көч сынаштылар,"Оста куллар","Туган ягымда умартачылык" түгәрәкләрендә шөгыльләнделәр,шау-гөр килеп лагерьны ачу тантанасында катнашып күңелле ял иттеләр.
-
Әти-әниләр җыелышы 25.12.2013

Мамалай, Бигәнәй, Чәбки-Саба, Сатыш авылыннан килеп укучыларның әти-әниләр җыелышы "Әхлаклы шәхес" тәрбияләү темасына һәм икенче чирек йомгакларына багышланды. Гаиләдә әхлак тәрбиясенә, күчеш контроль эшләренә, ГИА һәм ЕГЭ га ныклы әзерлек кирәклеге ассызыкланды. Шулай ук алда торган бурычлар билгеләнде.
-
2нче чирек тәмам,алда каникуллар!
24.12.2013
Бүген икенче чирекнең соңгы уку көне. Гомуми линейкада укучыларны кышкы каникул планы, куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырдык. Дәресләрдән соң һәр класста сыйныф сәгатьләре,җыештыру эшләре башкарылды. Укучыларның күңелләре күтәренке,чөнки алда каникуллар! Күңелле һәм файдалы яллар сезгә,укучылар!
-
"Чисталык дәресләре" көне. 20.12.2013

20 нче декабрь көнне мәктәбебездә "Чисталык дәресләре" көнен үткәрү уңаеннан фельдшер Зарипова Э. белән очрашу оештырылды. Эльмира Рафаэлевна укучыларга чисталык - сәламәтлек нигезе булуын аңлатып үтте. Барыбыз да сау-сәламәт булыйк!
-
Кыш бабай күчтәнәчләре. 20.12.2013

Яңа 2014 нче ел якынлашуы сизелеп тора. Бүген Кыш бабай һәм Кар кызы инде балаларга Яңа ел күчтәнәче өләшеп, аларны сөендерде. Рәхмәт сина, Кыш бабай, күчтәнәчләрең өчен!
-
Дәрестән тыш эшчәнлек вакытында шәфкать туташы белән очрашу 18.12.2013

18 декабрь көнне 2 сыйныф укучылары “Күңелле спортчылар” дәрестән тыш эшчәнлегендә авылыбызның шәфкать туташы Зарипова Э.Р. белән очраштылар. Ул балаларга сәламәт яшәү рәвеше алып бару, зарарлы гадәтләрне булдырмау хакында сөйләде. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар, очрашудан канәгать калдылар.
-
Әкияти матурлык!
18.12.2013
Дәресләрдән соң укучылар, мәш килеп ,Сочи-2014 тематикасы белән сыннар ясый башладылар.Әкият геройларының барысыда спорт яратучылар,Сочига ашыгалар.Әлеге шөгыль тиздән Яңа ел бәйрәмнәре якынлашуы хакында сөйли.Якынлашып килүче Яңа еллар белән,дуслар!
-
6 сыйныфларда мониторинг
18.12.2013
18 декабрь көнне 6 нчы сыйныф укучылары on-line режимында математика, тарих, рус һәм татар телләреннән фәннәрне үзләштерүне өйрәнү максатыннан тест биремнәрен эшләделәр. Уңышлар телибез, укучылар!
-
Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек.
17.12.2013
"Чишмәкәй" балалар берлеге эзтабарлары да,варислары да ныклап Яңа ел бәйрәменә әзерләнәләр:булган яңалыкларны,уңышларны яктырткан,Кыш бабай һәм кар кызы котлауларын кертеп газета чыгаралар,"Яңа ел гаугасы" дип аталган искиткеч тамаша куярга әзерләнәләр. Бәйрәмнәр күңелле үтсен!









