Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 149 ( 150 ) >>
-
Китаплар күргәзмәсе 18.03.2014

Балалар китабы атналыгы кысаларында китапханәдә 2014 нче елда юбилейларын билгеләп үтүче язучыларнын, шагыйрьләрнең китапларыннан күргәзмә оештырылды. Китапханәче Гильманова А.Н. укучыларга әлеге юбилярлар турында кыскача белешмә бирде.
-
"Йолдызлык -2014" конкурсы
18.03.2014
18 март көнне Балалар иҗат үзәгендә "Йолдызлык -2014" конкурсы булып узды. Мәктәбебезнең Хореография түгәрәге җитәкчесе Аухадиева Н.А. "Бәхетле балачак" бию төркеме белән Ковбой биюен өйрәнеп уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Афәрин, укучылар!!!
-
Шәфкатьлелек ярминкәсе 18.03.2014

Бүген мәктәбебездә хезмәт һәм сәнгать атналыгы кысаларында шәфкатьлелек ярминкәсе үтте. Ярминкәдә укучылар үз куллары белән әзерләнгән ризыклар һәм кул эшләре белән сату иттеләр. Ярминкәдән кергән акчага укучылар тәмле ризыклар, бүләкләр алып Икшермә авылында урнашкан "Тургай" приютына барырга уйлыйлар.Нәниләр өчен анда хәйрия концерты үткәреләчәк.
-
Хезмәт һәм сәнгать атналыгы башланып китте 17.03.2014

Бүген мәктәбебездә хезмәт һәм сәнгать атналыгы башланып китте.План нигезендә технология фәне укытучысы Ногъманова Р.Р.5-11 нче сыйныф укучылары өчен "Һөнәрләр илендә" дип исемләнгән кичә-тамаша үткәрде. Кичә барышында укучылар бүгенге көндә көн кадагында торган һөнәрләр белән таныштылар.Әлеге кичә укучыларга хезмәт һәм профориентация тәрбиясе бирү буенча отышлы булды.
-
Тимурчылык эше дәвам итә. 16.03.2014

Укучылар ел дәвамында үзләренә беркетелгән хезмәт һәм тыл ветераннарына,ялгыз яшәүчеләргә ярдәм итәләр. Алар әлләни зур эшләр башкармасалар да ,өлкәннәрнең хәл белеп китүеннән күңелләре була.7 нче сыйныф укучылары Мөхәммәт абый һәм Флера апалар янында булып кайттылар.
-
"Туган җирем Татарстан"
14.03.2014
Тарих фәне атналыгы кысаларында 14 март көнне башлангыч класс укучылары өчен "Туган җирем- Татарстан" дигән темага интеллектуаль уен үткәрелде. Әлеге уен барышында укучылар Казан шәһәренең истәлекле урыннары, татар халкының милли ризыклары, киемнәре белән таныштылар.
-
"Чиста китап операциясе" 13.03.2014

Китапханәче Гильманова А.Н. "Чишмәкәй" балалар берлегенең уку юнәлеше җитәкчеләре белән "Чиста китап операциясе" уздырдылар. Алар укучыларның китап -дәфтәрләренең чисталыгын, тышланышын, сакланышын тикшерделәр. Шунысы куанычлы, укучылар китап -дәфтәрләр сакланышына бик җаваплы карыйлар икән. Булган кимчелекләр көнендә төзәтелде.
-
Тарих атналыгы башланды 12.03.2014

Мәктәптә тарих һәм иҗтимагый фәннәр атналыгы бара. Шул уңайдан 11 март көнне тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Марданова С.Х. «Тарихи викторина », ә 12 март көнне «Яшь тарих белгечләре» дигән бәйге үткәрде. Бәйгедә 10 нчы класс укучысы Сабиров Рамиль иң күп балл җыеп, җиңүче дип табылды.
-
Бәйрәм белән! 08.03.2014

Хөрмәтле хатын-кызлар!
Сезне чын күңелебездән Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз! Барасы юлларыгыз якты, туасы көннәрегез аяз, сәламәтлегегез нык, гомерегез озын, гаиләләрегездә тигезлек, иминлек булуын телибез.
Кем сокланмас шушы гүзәллеккә!
Кем сөенмәс күреп яз ямен!
Иң зур бәхет-дуслык, тынычлыкта
Каршы алу язлар бәйрәмен!
-
"Гаилә бәйрәме"
07.03.2014
7 март көнне башлангыч сыйныф укучылары һәм әти-әниләр катнашында "Гаилә бәйрәме" булып узды. Бәйрәм барышында балалар белән бергә әти-әниләр дә төрле уен-ярышларда көч сынаштылар. Тамаша концерт номерлары белән үрелеп барды Бәйрәм әти-әниләргә һәм балаларга бик ошады.









