Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 ( 156 ) 157 158 159 160 >>
-
"Тылсымлы китаплар дөньясында" 25.01.2014

2 нче сыйныф укучылары өчен “Тылсымлы китаплар дөньясында” дигән дәрестән тыш эшчәнлектә укытучы Юмаева Г.М. Г.Тукай иҗатына кызыксыну уяту, аңа ихтирам, шигырьләренә соклану хисе тәрбияләү максатыннан “Г.Тукай” темасына ачык дәрес үткәрде. Әлеге шөгыльдән укучылар үзләренә бик күп кызыклы материаллар ала алдылар.
-
"Ленинград блокадасы батырлары" 25.01.2014

Укучыларга патриотик тәрбия бирү максатыннан "Ленинград блокадасы батырлары" дип аталган видеофильм күрсәтелде. Әлеге видеофильмнан укучылар 1941 -1945 нче елгы аяныч сугышта халыкның геройларча көрәшен күрделәр. Хәзерге рәхәт тормышның кадерен белү өчен бу чара уңышлы сайланган иде.
Сугыш...
Канлы хәтәр сугыш
4 ел буена дәвам итә.
Сөлек кебек егетләрнең
Гөмерләрен өзеп китә.
-
"IT чемпион" конкурсында актив катнашучы 25.01.2014

Республика күләмендә барган "IT чемпион" конкурсында актив катнашып, мәктәп күләмендә иң күп балл җыйган Наҗмиев Р. футболка белән бүләкләнде. Молодец, Риназ.
-
"Тылсымлы әкиятләр илендә" 24.01.2014

24нче январьда 3нче сыйныф укучылары “Тылсымлы әкиятләр илендә” темасына шөгыльдә катнаштылар. Алар эзләнүләр аша әкиятнең төрләрен, компонентларын, кайбер халык әкиятләре һәм автор әкиятләре арасындагы охшашлыкны, уңай һәм тискәре геройларны ачыкладылар. Яңа китаплар белән таныштылар.
-
"Мин -эзләнүче" 24.01.2014

24 нче гыйнвар көнне, 1 нче сыйныфта Дәүләтова Г.Г. “Мин-эзләнүче” дәрестән тыш эшчәнлеге буенча “Әкияттә-кунакта” проект эше буенча ачык дәрес үткәрде. Укучылар әкиятләр турында белгәннәрен искә төшерделәр , уеннар уйнадылар, “Әкияттә кунакта” китабын ясадылар. Дәрес балаларга бик ошады.
-
"Autumn"s Aspirations" Халыкара иншалар конкурсы 24.01.2014

"Autumn"s Aspirations" Халыкара иншалар конкурсы булып узды. Әлеге конкурста инглиз теле фәне укытучысы Шарифуллина Р.Р. үз укучыларын бик теләп катнаштырды. Конкурс нәтиҗәләре куанычлы: Давлетова А (11кл.) - Диплом III дәрәҗәдә, Зайнуллина Г.(9 кл.), Джуманова А.(8 кл.) лауреат булдылар. Молодцы, укучылар.
-
Стереокартинкалардан җавап табу 23.01.2014

Укучыларның фантазияләрен үстерү максатыннан китапханәче Гильманова А.Н.укучылар белән стереокартинкаларда бирелгән җавапларны тану туры уздырды.Укучылар бик теләп катнаштылар, иң оста укучы дип 7 сыйныф укучысы Нуриева Сөмбелә табылды. Молодец, Сөмбелә!
-
8 нче сыйныфта ачык тәрбия сәгате 23.01.2014

"Тәрбия сәгатьләрен ничек кызыклы итәргә?" дип аталган темага тәрбия сәгатьләре күрсәтү, фикер алышу дәвам итә. Бүген 8 сыйныфта Мөхәммәтгалиева С.Л. "Тән азыгы - икмәк, җан азыгы - китап" темасына ачык тәрбия сәгате үткәреп, фикер алышу оештырды. Укучыларда матур әдәбият китаплары укуга мәхәббәт тәрбияләү, уңай геройлар аша кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү юнәлешендә тәрбия сәгате отышлы булды.
-
2 нче сыйныфта "Мин - эзләнүче" дәрестән тыш эшчәнлеге 21.01.2014

2 нче сыйныф укучылары "Мин-эзләнүче" дәрестән тыш эшчәнлеге вакытында кошларга җимлек куйдылар. Балалар канатлы дусларыбызны кайгыртып яшиләр.
-
"Флеш-моб" 21.01.2014

7.30-7.55 вакыт аралыгында укучыларның активлыгын үстерү, эшкә сәләтләрен арттыру максатыннан хореография түгәрәге җитәкчесе Аухадиева Н.А. 5-11 сыйныфлар өчен флеш-моб оештырды. Флеш-мобтан укучылар күтәренке күңел белән таралдылар.









