Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 151 ( 152 ) 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Автомат сүтеп-җыю ярышы 27.02.2014

Бүген гражданлык-патриотик тәрбия бирү айлыгы кысаларында ике рота арасында автомат сүтеп-җыю ярышы булды. Һәр командадан икешәр укучы көч сынашты. Иң тиз сүтеп-җыючылар I рота егет-кызлары булды. Әлеге ярышта җиңү, I ротага елмайды.
-
Рус әдәбиятыннан олимпиада
26.02.2014
«Перспектива» үзәге оештырган “Озын тәнәфес” исеме астында үткәрелгән рус әдәбияты фәненнән олимпиада да катнашып 8 нче сыйныф укучысы Джуманова Алинә 3 урынга лаек булды. 100 балл җыю мөмкинлеге булып, Алинә 72 балл җыйды. Әфәрин!
Җитәкчесе: Д.Г.Гыйлметдинова.
-
Җыр һәм строй смотры 25.02.2014

Бүген укучыларга гражданлык-патриотик тәрбиясе бирү айлыгы кысаларында, 6-11 сыйныф укучылары арасында җыр һәм строй смотры үтте. Укучылар тырышып әзерләнгән иде. һәрбер сыйныф алдагысыннан тигезрәк атларга тырышты. Жюрига чыгышларны бәяләү авыр булды һәм озак киңәшләшкәннән соң җиңү I ротага бирелде.
-
Иң иҗади әйдаман
24.02.2014
Бүген район күләмендә "Иң шәп әйдаман" конкурсы үтте. Безнең мәктәпнең данын 11нче сыйныф укучысы Дәүләтова Альмира яклады. Ул үзенең чыгышында уеннарының, үз-үзе белән таныштыру өлешенең гадәти булмаган үзенчәлеге белән аерылып торды. Шундый креатив чыгышы белән Альмира "Иң иҗади әйдаман" номинациясендә җиңү яулап чыкты. Аңа киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз! Афәрин, Альмира!
-
Котлыйбыз!!! 23.02.2014

Кадерле ир-ат укытучылар һәм укучы егетләр! Сезне чын күңелдән 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, эшегездә һәм укуыгызда уңышлар телибез!
-
Бәйрәм белән, дуслар!
22.02.2014
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 10нчы сыйныф укучылары (кл. җитәкчесе Мөхммәтханова Г.М) кичә-концерт күрсәттеләр. Бию, җыр, уен, сораулар бирү бәйрәмгә ямь өстәде.
Егет булса, эшләр эше булсын,
Тормышының булсын мең яме.
Көч-куәте булсын йөрәгендә
Ә җанында - һәрчак ил гаме.
Мәктәп һәм мәдәният йорты белән берлектә үткәрелгән әлеге кичә гүзәл бер сәхифә булып калыр.
-
Һәйкәл-обелискка шефлык итү 22.02.2014

Бүген 5нче сыйныф укучылары класс җитәкчеләре Гильманова Р.Г белән һәйкәл-обелискка шефлык иттеләр. Үзләрен дә узып киткән кар көртләре белән балалар бар көчләрен куеп "көрәштеләр". Алардан соң һәйкәл чистарып, ямьләнеп калды. Айлык план нигезендә планлаштырылган венок салу өчен һәйкәл әзер булды. Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны онытырга ярамый!!!
-
Халыкара Туган тел көне 21.02.2014

Укытучы Мөхәмәтханова Г.М. 21 февраль- Халыкара Туган тел көне уңаеннан кичә уздырды. Кичәдә туган телнең әһәмияте аңлатылды, укучылар иҗат иткән әкиятләр, шигырьләр яңгырады. Җырлар да бәйрәмгә ямь өстәде.
Мәдәният йорты белән берлектә уздырылган кичә күмәк рәвештә "Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды.
-
Үз радиобыз эшли башлады! 21.02.2014

Бүген мәктәбебездә зур яңалык- мәктәп радиосы эшли башлады. Тәнәфесләр вакытында укучылар атналык яңалыклар, ирешелгән уңышлар, укучыларның иҗат җимешләре белән таныштырып бару өчен радио эшләү бик уңай. Бүген "Туган тел" көне уңаеннан дикторларыбыз Минанхуҗин И., Зайнуллин Б. шагыйрьләребезнең туган тел турында шигырьләрен укыдылар, Г. Тукай сүзләренә иҗат ителгән "Туган тел" җырын башкардылар, туган тел турында әйтем һәм мәкальләр укып туган телгә булган ярату хисләрен белдерделәр . Бүгенге яңалыкны мәктәп коллективы уңай кабул итте.
-
"Иң шәп вожатый!" конкурсы 21.02.2014

11 сыйныф укучысы Дәүләтова Альмира эзтабарларның яраткан вожатые.Альмира "Иң шәп вожатый!" конкурсында катнашып район этабына чыкты. Альмирага алдагы ярышларда уңышлар теләп калабыз.









