Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << ( 151 ) 152 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Радио аша котлау.
07.03.2014
7 март көнне "Чишмәкәй " балалар оешмасының сәнгать юнәлеше җитәкчеләре мәктәптәге барлык хатын-кыз укытучыларны, техник хезмәткәрләрне, укучыларны радио аша бәйрәм белән котладылар. Аларга алдагы хезмәтләрендә зур уңышлар, саулык-сәламәтлек, гайлә бәхете, укучыларга укуларында иҗади уңышлар теләделәр. Теләкләрне матур җыр һәм шигырь юллары аша җиткерделәр.
-
Рус әдәбияты буенча олимпиада 06.03.2014

«Перспектива»үзәге оештырган “Озын тәнәфес” исеме астында үткәрелгән рус әдәбияты фәненнән олимпиада да катнашып 8 нче сыйныф укучысы Джуманова Алинә 3 урынга лаек булды.
Җитәкчесе: Д.Г.Гыйлметдинова.
-
"Ягез әле,кызлар!"
06.03.2014
8 март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан 5-7 сыйныф укучылары арасында "Ягез әле, кызлар!" бәйгесе булып узды. Бәйге барышында кызлар үзләренең аш-су әзерләүгә осталыкларын, җыр биюгә булган сәлатләрен күрсәттеләр. "Иң оста кыз", "Иң тапкыр кыз", "Иң җитез кыз", "Иң сөйкемле кыз", "Иң уңган кыз", "Иң иҗади кыз" номинацияләрендә җиңү яуладылар. Молодцы кызлар!
-
Бәйрәм өчен бүләк! 05.03.2014

Мәктәптә 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан зур эшләр башкарыла. 9 нчы сыйныф укучылары концерт-тамаша әзерли, башлангыч сыйныфларда "Гаилә бәйрәме" узачак, "Оста куллар" түгәрәгендә бәйрәмгә бүләк әзерлиләр. Ә китапханәдә китапханәче Гильманова А.Н. 5 нче сыйныф егетләре һәм кызлары белән әниләренә бүләккә роза чәчәге ясадылар. Бик матур килеп чыкты, әниләре ошатырлар.
-
"Кышкы илһам" 03.03.2014

8 нче сыйныф укучысы Джуманова Алинә Бөтенроссия педагогик осталык үзәге оештырган “Кышкы илһам” конкурсында катнашып җиңүче дипломына лаек булды. Әлеге конкурста Алинә үзенең рус телендә язылган шигырьләре белән катнашты.
Җитәкчесе: Д.Г.Гыйлметдинова
-
Химия атналыгы 03.03.2014

Атналак план нигезендә 3 март көнне 8 сыйныф укучылары мәктәп радиосы аша "Җир һәм су", "Химиядә мөһим ачышлар", "Татарстанда химия һәйкәлләре" темаларына чыгыш ясадылар. Әлеге чыгышлар укучыларга экологик тәрбия бирү юнәлешендә әһәмияткә ия булды. Радио тыңлаучыларга 8 сыйныф укучыларының чыгышлары бик ошыды
-
Котлыйбыз!
01.03.2014
1 март көнне Шытсу мәктәбендә М.Фәйзиев призына уздырылган көрәштә 7 сыйныф укучысы Гараев Фәнис - 2 урын, 6 нчы сыйныф укучысы Зиннатов Рәзил - 2 урын алдылар. Без сезне уңышларыгыз белән котлыйбыз. Алдагы ярышларда җиңүләр яулавыгызны телибез!
-
Конкурс "Танцевальный карусель" 01.03.2014

28 февраль көнне безнең мәктәбебезнең хореография түгәрәгенә йөрүче укучылар Чаллы шәһәрендә үткән "Танцевальный карусель" конкурсында катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар. Әлеге конкурста республиканың төрле районнарыннан килгән бию коллективлары чыгыш ясадылар. Укучыларыбыз аларның чыгышларын карап, тәҗрибә уртаклаштылар. Әлеге чара укучыларыбызның алдагы чыгышларына уңай тәэсир итәр. Бу конкурстан алар бик канәгатъ кайттылар. Нәтиҗә 4 март көнне билгеле булачак. Афәрин, укучылар!
-
VI Открытый республикансий фестиваль искусств, ремесел и декоративно-прикладного творчества "Алтын куллар" 01.03.2014

Библиотекарь Гильманова Айгуль Нагимулловна, приняла активное участие в ярмарке педагогических идей "Развитие ремёсел и поддержание интереса детей к народному творчеству", проведённый в рамках VI Открытого республиканского фестиваля искусств, ремесел и декоративно-прикладного творчества "Алтын куллар" и получила свидетельство. Поздравляем, спасибо Айгуль за участие!
-
Аҗаган - 2014 28.02.2014

Бүген безнең мәктәбебездә гражданлык-патриотик тәрбия бирү ае уңаеннан "Аҗаган-2014" уенының соңгы өлеше үтте. Укучылар ныклы әзерләнеп, флаг эзләргә чыктылар. Барысының иң зур теләге - үзенең командирларын флаг белән күрү иде. Роталар бирелгән шифровкаларны бик тиз аңлап, флаг яшерелгән участокны таптылар. Икенче рота егетләре беренчеләрдән булып флагны таптылар. Винтовкадан ату, "Ягез әле, егетләр!" ярышлары үтеп, нәтиҗәләрне барлаганнан соң, беренче рота җиңүгә иреште. Җиңүегез белән, I рота!









