Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 151 152 153 154 ( 155 ) 156 157 158 159 160 >>
-
"Хәрәкәттә - бәрәкәт!" 29.01.2014

29 нчы январь көнне укытучы Әхмәтшин И.И. 3 нче сыйныф укучылары белән "Хәрәкәттә -бәрәкәт!" девизы астында дәрестән тыш эшчәнлек шөгыле үткәрде. Дәрес барышында укучылар яңа уеннар өйрәнеп, сәламәт яшәү рәвешен активлаштырдылар. Дәрес кызыклы һәм файдалы булды. Укучылар һәм килгән кунаклар бик канәгать калдылар.
-
Үз-үзеңне эзләп табыйм диеп, айлар-еллар үтә,Үз-үзеңне югалтырга бер минут та җитә. И.Юзеев 28.01.2014

Үз-үзеңне эзләп табыйм диеп, айлар-еллар үтә,
Үз-үзеңне югалтырга бер минут та җитә.
И.Юзеев
10нчы сыйныф укучылары өчен укытучы Мөхәмәтханова Г.М. “Нәрсә ул гөнаһ?” темасына ачык тәрбия сәгате үткәрде.Ул телдән журнал формасында узды. Укучыларга гөнаһларны тану, тәүбә итү һәм башка кабатламау белән гөнаһлардан арынып булуга төшендерү; гөнаһларны кабат эшләмәс өчен изге гамәлләрне күбрәк кылырга кирәклеге аңлатылды.
-
"Шушы яктан, шушы туфрактан без" 28.01.2014

9 нчы сыйныф җитәкчесе Марданова С.Х. "Шушы яктан, шушы туфрактан без", дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәреп сыйныф җитәкчеләре белән фикер алу оештырды. Тәрбия сәгатендә 9 нчы сыйныф укучылары үзебезнең авылдан чыккан күренекле шәхесләрнең тормышы турында бай материал алдылар. Бу тәрбия сәгате укучыларга туган якка, туган төбәккә мәхәббәт тәрбияли.
-
"Әкиятләр илендә" 28.01.2014

Бүген, 28 нче январь, көнне китапханәче Гильманова А.Н. башлангыч сыйныф укучылары белән "Әкиятләр илендә" дип исемләнгән кичә оештырды. Бу кичәдә татар халык әкиятләре турында презентация каралды, "Өч аю" әкияте сәхнәләштерелде. Әлеге кичә укучыларда уңай тәэсир калдырды, ул аларның фантазияләрен үстерүгә, матур әдәби китаплар укуга аңлы караш тәрбияләүдә ярдәм итә.
-
Ленинград блокадасын өзүгә 68 ел 27.01.2014

27 январьда Ленинград блокадасын тулысынча өзүгә 68 ел тула.
Бөек Ватан сугышы тарихында Ленинград блокадасы иң аянычлы вакыйгаларның берсе. Шул ук вакытта бу совет халкының ныклыгын, фашист илбасарларын җиңүгә ышанычын да күрсәтте. 872 көн буена (8.09.1941-27.01.1944) ленинградлылар тулы чолганышта калып, ачлыкны, ялангачлыкны, ачы суыкларны үз җилкәләрендә кичергәннәр һәм бирешмәгәннәр. Әлеге дата уңаеннан мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Марданова С.Х. 8-11 сыйныф укучылары белән берлектә «Ул көннәрне онытырга мөмкин ме соң?» дип аталган тәрбия чарасы үткәрде. Әлеге чара укучыларга патриотик һәм әхлак тәрбиясе бирүдә отышлы булды.
-
Хореография түгәрәге эшчәнлеге
27.01.2014
"Методик идеялар панорамасы" кысаларында 1-4 сыйныф укучыларын берләштергән "Хореография" түгәрәгендә ачык занятие булды. Укытучы Аухадиева Н.А. дәрестә " Татар халык биюе" темасын алган иде. Дәрес барышында укытучы балаларга презентация ярдәмендә бию элементларын, милли киемнәр тупланмасын,бию төрләрен күрсәтеп дәресне бербөтен итә алды. Дәреснең аерым этабында сингапур методларын кулланып укучыларнын белем дәрәҗәләре тикшерелде. Дәрес укучыларны җәлеп итәрлек метод - алымнар кулланылып тиешле дәрәҗәдә оештырылды. Молодец!
-
Дәрестән тыш эшчәнлек буенча шөгыльләр. 27.01.2014

27 гыйнвар көнне Бигәнәй башлангыч мәктәбендә куст мәктәпләре укытучылары өчен түбәндәге темаларга ачык дәрестән тыш эшчәнлек буенча шөгыльләр күрсәтелде:
Гайнуллина Р.Н. “Виртуаль дөнья”- “Документларны форматлаштыру”; Батталова К.З.”Тылсымлы китаплар дөньясы” - “Кечкенәләргә кунакка әзерләнәбез”;
МагсумоваС.А.”Тылсымлы каләм” -“Кышның карлы кошы”;
Ахметов А.Х.”Хәрәкәтле уеннар” – “Хәрәкәттә-бәрәкәт!”
Шафигуллина Э.Ф. “Весёлый английский”
Аухадиева Н.А. “Хореография” – “Татар халык биюе”
Шөгыльләр балаларны кызыксындырырлык итеп, ФГОС таләпләренә туры китереп оештырылган иде.
-
Гомуми линейкада 27.01.2014

Мәктәп күләмендә узган линейкада район, республика конкурсларында актив катнашып грамоталарга, сертификатларга лаек булган укучылар үз бүләкләрен алдылар. Шундыйлардан Габдрахманова С. (6 кл.) - "Дуслык күпере" интернет-проектында, (җитәкчесе - Шарифуллина Р.Р.), Зайнуллин Б. (6 кл.) (җитәкчесе - Нугманова Р.Р) актив катнашып Сертификатка ия булдылар. Молодцы, укучылар.
-
Нововведения ЕГЭ-2014
27.01.2014
В документы, регламентирующие проведение ЕГЭ в этом году, внесены некоторые изменения.
-
"Мин эзләнүче" 25.01.2014

25 нче гынвар көнне 4 нче сыйныф укучылары катнашында “Мин -эзләнүче” дәрестән тыш эшчәнлеге буенча ачык шөгыль күрсәтелде. Укучылар укытучылары Ә.Н.Габдрахманова җитәкчелегендә “ Кошлар кышын” темасына проект эше эшләделәр. Шөгыльдә укучылар кышын безнең якларда кышлаучы кошлар турында яңа мәгълүматлар тупладылар, җимлек ясау серләренә төшенделәр. Шулай ук шигырьләр сөйләү, табышмакларга җаваплар табу аша да кошлар турында белемнәр ныгытылды.









