Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 ( 157 ) 158 159 160 >>
-
Методик идеяләр ярминкәсе башланды 21.01.2014

21 январьдан мәктәп күләмендә Методик идеяләр ярминкәсе башланып китте. Ачык дәрестән тыш эшчәнлек, түгәрәкләр занятияләре һәм тәрбия сәгатьләре күрсәтеп "Ничек итеп класстан тыш эшчәнлекне кызыклы һәм эчтәлекле итәргә?"- дигән сорауга җавап эзлиләр. Бүген 5 нче сыйныфта Госманова Р.Г. "Минем шөгыльләрем" дип исемләнгән тәрбия сәгате күрсәтеп, укытучылар белән фикер алышу оештырдылар. Тәрбия сәгате бик эчтәлеле һәм үтемле булды. Рәхмәт, Рәзилә Госмановна.
-
Атналык эшкә йомгак ясалды 20.01.2014

Гомуми линейкада "Чишмәкәй" балалар берлеге рәисе Габделхакова Ә. варислар һәм эзтабарлар берлекләрендә эшләгән эшләргә йомгак ясады һәм алдагы атнага планнар билгеләде. Мәктәп балалар думасының чисталык комитеты җитәкчесе иң чиста сыйныфларны билгеләп, аларга рәхмәт җиткерде.
-
Альмира-2 нче урында. 20.01.2014

11нче сыйныф укучысы Дәүләтова Альмира(җитәкчесе Мөхәмәтханова Г.М.) “Хуш киләсең,Яңа ел!” район шигырь язу бәйгесендә 2 нче урынны алды.
Уңышлар сиңа,Альмира!
-
Котлыйбыз! 18.01.2014

"Милли көрәш" түгәрәгенә йөрүче 6 нчы сыйныф укучысы Зарипов Ирек Кукмара районы үткәргән милли көрәш буенча ярышта 2 нче урынга лаек булды. Ирекне уңышлары белән котлыйбыз.
-
"Яңа елга үз кулларың белән..." интернет-конкурс 18.01.2014

Китапханәче Гильманова А.Н. "Яңа елга үз кулларың белән" интернет-конкурсында катнашып, уңышлы чыгыш ясады һәм сертификатка ия булды. Котлыйбыз, Айгөл!
-
Тимурчылык эше дәвам итә
18.01.2014
Мәктәптә ел дәвамында тимурчылык эше дәвам итә. Бүген дә укучыларыбыз үзләренә беркетелгән сугыш һәм хезмәт ветераннарына, ялгыз яшәүче карт-карчыкларга ярдәм итеп кайттылар. Укучыларның изге эшләреннән әби-бабайлар да, балалар үзләре дә канәгать калдылар. Шулай бер-беребезгә ярдәмләшеп яшик.
-
Уңышларың белән, Айгөл! 17.01.2014

Китапханәче Гильманова А.Н. үзенең пластилиннан ясалган эше белән интернет-конкурста катнашып, 3 нче урынга лаек булды һәм диплом белән бүләкләнде. Афәрин!
-
Каникулдагы эшчәнлеккә йомгак ясалды.
11.01.2014
Бүген мәктәп күләмендә оештырылган гомуми линейкада тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Әхмәтшина Р.И. каникул чорында башкарылган эшчәнлеккә йомгак ясады.Каникул планында каралган чаралар үз вакытында кызыклы һәм файдалы итеп үткәрелүен,укучылар тарафыннан куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлүен әйтеп узды.Укучыларга һәм укытучыларга иҗади уңышлар теләде.
-
Котлыйбыз!
11.01.2014
Физик культура фәне укытучысы Солтанов Азат Нәкыйп улын бүген хезмәттәшләре зур юбилее белән котладылар.Хөрмәтле Азат Накипович! Сезне юбилеегыз белән тәбрик итәбез! Сезгә ныклы сәламәтлек,гаилә бәхете,эшегездз зур уңышлар телибез!
-
Укулар башланды!
10.01.2014
Каникулда көч туплап,чыныгып укучылар кабат мәктәпкә җыйналдылар.Укучыларга ныклы сәламәтлек,зур уңышлар телибез!









