Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Изминский детский сад «Саф чишмэ» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Измя, улица Школьная, дом 9 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-15 |
| E-Mail: | DsadSaf.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - Изминский детский сад "Саф чишмэ" |
| Руководитель: | Гошина Олеся Викторовна |
| Год основания учреждения: | 1998 |
| У нас учатся: | 45 |
| У нас учат: | 4 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Изминский детский сад «Саф чишмэ» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 159 ( 160 ) >>
-
Шигырь бәйрәме 26.04.2013

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген.
Нәрсәдән бу? - Мин беләм: Бәйрәм бүген, бүйрәм бүген!
Быел да Габдулла абый Тукайны искә алырга Эзмә мәдәният йортына бардык. Мәдәния хезмәткәрләре Гөлшат апа белән Нуршат абыйлар ачык йөз белән каршы алдылар. Шигырьләр сөйләп, җырлап, уйнап-көлеп, чын күңелдән Тукай абыйны искә алып, бәйрәм үткәреп кайттык. Мәдәният хезмәткәрләре балаларны сөендереп, истәлекле бүләкләр дә тапшырдылар. Рәхмәт бәйрәмне оештыручыларга, тәрбияче апаларга һәм матур, сәнгатьле итеп шигырь сөйләгән балаларга!
-
Шигырь бәйрәменнән күренешләр 26.04.2013

-
Шигырь бәйрәменнән күренешләр 26.04.2013

-
Шигырь бәйрәменнән күренешләр 26.04.2013

-
Универсиаданы каршылап
26.04.2013
22 нче апрель көнне өстәл теннисы буенча ярышлар башланып китте. Безнең "Саф чишмә" балалар бакчасы командасы да бик теләп катнашты һәм өченче урынны алып финалга чыкты. Алга таба да уңышлар гына теләп калабыз!
-
Нәүрүз бәйрәме 02.04.2013

Нәүрүз! Бу сүзнең мәгънәсе фарсыча "яңа көн" дигәнне аңлата. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга - 21-22 мартка туры килә. Бу бәйрәм безгә борынгы бабаларыбыздан калган. Балалар өйдән-өйгә кереп нәүрүз өйтеп йөргәннәр. Такмаклар әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңыш теләп йөргәннәр.
Ач ишегең, керәбез,
Нәүрүз өйтә киләбез,
Хәер-дога кылабыз,
Аш-сый көтеп торабыз,
Нәүрүз мөбәрәкбад.
Таң ату белән учак кабызганнар. Шул учакта итле аш пешереп, кешеләр бер-берсен сыйлаганнар. Ә учак әйләнәсендә кызлар, егетләр әйләнгәннәр.Авылның иң чибәр, иң уңган кызын сайлап Нәүрүзбикә дип игълан иткәннәр. Һәм шушы Нәүрүзбикә хөрмәтенә төрле ярышлар,уеннар үткәрелгән. Бу бәйрәм безнең көннәрдә дә халык йоласы буларак яңартыла. Һәм без дә бакчабызда бүген зурлап әти-әниләр, балалар белән берлектә Нәүруз бәйрәмен уздырдык. Бәйрәм 16.30 башланды. Килгән барлык әти-әниләрне, кунакләрны коймак пешереп, урамда чәй табыны әзерләп, каршы алдык, сыйладык. Аннан балалар шигырьләр сөйләп, җырлар җырладылар, нәүрүз такмакларын әйттеләр.Бик күп бүләкләр белән Нәүрүзбикә килде. Нәүрүзбикә килгәч бәйрәм тагын да җанланды, чөнки төрле уеннар уйнау башланды. Әлеге чарадан балалар да, әти-әниләр дә бик канәгать булып, рәхмәтләрен әйтеп таралдылар. Шушы чараны оештыруда катнашкан барлык тәрбияче апаларга да, клуб хезмәткәре Сәгыйтов Нуршат абыйга да (ул безгә көйләр куеп торды, микрафон белән тәэмин итте) балалар бакчасы администрациясе тарафыннан рәхмәтләребезне җиткерәбез!
-
Нәүрүз бәйрәме 02.04.2013

Менә ничек күңелле!
-
Нәүрүз бәйрәме 02.04.2013

Уеннарда барыбызның да катнашасы килә!
-
Көтеп алынган "Умырзая" балалар бакчасы ачылды 31.03.2013

Күрше авыл Иләбәрдә күптән көтеп алган "Умырзая" балалар бакчасы ачылды. Безнең Эзмә "Саф чишмә" балалар бакчасыннан әлеге бакчага алты бала күчте. Заманча эшләнелгән бик матур, якты, җылы бакчага алар бик теләп йөрерләр. Барлык балаларны да, шул исәптән тәрбияче апаларын да һәм бакча мөдире Давлетшина Венера Наилевнаны чын күңелдән тәбриклибез. Катлаулы һәм җаваплы эшегездә сабырлык, иҗади осталык, күңел тынычлыгы, исәнлек, якыннарыгызның аңлавын теләп калабыз!
-
"Гаилә бәхете - балада" темасы астында гаилә бәйрәме (зурлар төркеме) 15.03.2013

Мин бәхетле, чөнки пар канатлы, Әтиемнең гадел киңәшләре,
Җылы безнең гаилә учагы. Гаиләбезне түм-түгәрәк итә,
Ул учакны сүндермичә тота Өйне нурлы, ә безнең бәхетле
Әниемнең җылы кочагы. Итүче өчен шулар бик җитә.
15 нче март көнне зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә бик бай эчтәлекле Гаилә бәйрәме үтте. Кичәнең төп максаты итеп гаиләдәге җылы мөгалләмә, татулыкның, үзара уңай мөнәсәбәтләрен, игътибарлылык, ярдәмчеллеккә бәйле булуын аңлату алынган иде. Балаларда үз гаиләң белән горурлану хисен, гаилә әгъзаларына карата мәхәббәт хисләрен тәрбияләүдә мондый чараларның әһәмияте бик зур дип уйлайлар зурлар төркеме тәрбиячеләре Илсөяр Ракыйп кызы Шайдуллина һәм Тәслимә Гали кызы Закирова. Бәйрәм кичәсе ике өлештән торды. Беренче өлешендә балалар әти-әниләрен котлап матур чыгыш ясадылар. Кичәнең икенче өлеше әти-әниләрнең һәм балаларның күңелле уеннары белән дәвам итте. Балалар әти-әниләренә үзләре ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Бәйрәм бик максатчан һәм күңелле үтте.






