Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Изминский детский сад «Саф чишмэ» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Измя, улица Школьная, дом 9 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-15 |
| E-Mail: | DsadSaf.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - Изминский детский сад "Саф чишмэ" |
| Руководитель: | Гошина Олеся Викторовна |
| Год основания учреждения: | 1998 |
| У нас учатся: | 45 |
| У нас учат: | 4 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Изминский детский сад «Саф чишмэ» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 151 152 ( 153 ) 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Гомуми ата-аналар җыелышы 31.01.2014

Бүген бакчабызда гомуми ата-аналар җыелышы булды. Бакча мөдире Муратова Э.Ш. әти-әниләрне барлык яңалыклар белән дә таныштырды: түләүләр арту турында аңлатылды, шул сәбәпле өстәмә килешенүләр төзелде; әти-әниләрнең взосны түләү вакыты турында аңлатылды; кайбер льготалар бетү турында һ.б. Икенче көн тәртибе буенча "Әллүки" балалар бакчасы логопеды Халимова М.Р. яшь үзенчәлекләренә карап балаларда сөйләм теленең ни дәрәрҗәдә үсеш алырга тиешлеге турында әти-әниләргә аңлатып, киңәшләрен һәм әти-әниләрнең сорауларына җавапларын бирде. Быел укырга керәчәк балаларның әти-әниләренә, гомумән, мәктәп системасындагы үзгәрешләр һәм яңалыклар белән таныштыру йөзеннән чакырылган кунагыбыз, Эзмә урта мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы Рамазанова Э.Х. чыгыш ясады һәм киңәшләрен бирде. Өченче көн тәртибе буенча, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әти-әниләре белән генә калып, тәрбиячебез Шайдуллина И.Р. һәр баланың белем дәрәҗәсе белән әти-әниләрен таныштырды. Кайсы өлкәдә тагын бала белән күбрәк шөгыльләнергә кирәклеге турында әти-әниләргә киңәшләрен бирде. Гомумән, ата-аналар җыелышы бик эчтәлекле,файдалы һәм яңалыкларга бай булды. Бакчабыз администрациясе чыгыш ясаган кунакларга, тәрбиячеләргә бик зур рәхмәтен җиткерә.
-
Гомуми ата-аналар җыелышыннан күренешләр 31.01.2014

Логопед Халимова Миләүшә Рәшитовнаның чыгышы.
-
Гомуми ата-аналар җыелышы 31.01.2014

Эзмә урта мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы Рамазанова Эльмира Хамитолвна чыгышы.
-
Яңа ел котлавы 31.12.2013

!!!
-
Кардан ясалган сыннар буенча 30.12.2013

Аллага шөкер һәм сыннарны карап йөрүче комиссиягә рәхмәт дип әйтәсебез килә. Быел да кардан ясалган сыннарыбыз өчен өченче урын бирелде. Сыннар ясаганда үзләренең көчләрен керткәт хөрмәтле әти-әниләребезгә дә бик рәхмәтлебез. Киләсе Яңа ел барыбызга да уңышлар, бәхе-шатлык, сөенчләр алып килсен. Яңа елдада да шулай бергә һәм бердәм булып эшләргә, яшәргә, яңа үрләргә менәргә язсын!
-
Чыршы бәйрәмен ачуда 30.12.2013

Быел бакчабыз коллективыннан тәрбиячеләр Сабада Чыршы бәйрәмен ачуда да катнаштылар.
-
Чыршы бәйрәме 29.12.2013

29 нчы декабрь көнне сәгать 09:00 дан 10:30 га кадәр бакчабызның кечкенәләр төркемендә Чыршы бәйрәме булды. Балалар бәйрәмгә әти-әниләре белән килделәр. Кечкенә булуларына да карамастан, балалар башта сәхнәләштерелгән "Кәҗә бәтиләре" әкиятендә бәтиләр булып уйнадылар, аннан шигырьләр сөйләп җырлап биеп, Кыш бабай белән Кар кызын каршы алдылар. Бәйрәм тамашасы бик күңелле үтте. Балалар да, әти-әниләр дә бик канәгать булып, Кыш бабай алып килгән бүләкләрне кулларына тотып, рәхмәтләр әйтеп таралыштылар.
-
Кечкенәләр төркемендә Чыршы бәйрәме 29.12.2013

Куяннар биюе
-
Кечкенәләр төркемендә Чыршы бәйрәме 29.12.2013

Кыш бабай белән Кар кызы килгәч
-
Чыршы бәйрәме 29.12.2013

Бакчабызда уртанчылар төркеменең Чыршы бәйрәме сәгать 11:00 дә башланды. Бәйрәм "Тиремкәйдә Яна ел" тамашасы белән башланып китте. Кыш Бабай белән Кар кызы килгәч, балалар шигырьләр сөйләделәр, бергәләп җырладылар, биеделәр, Кыш бабайны да биеттеләр. Кыш бабай бик юмарт килгән иде, һәр балалага конфит-прәннекләрен өләшеп кенә торды. Бәйрәм бик матур һәм эчтәлекле булды. Балалар һәм әти-әниләр бик канәгать булдылар. Ахырдан бүләкләр өләшенде. Узган елга нәтиҗә ясап бакча мәдире балаларга конкурсларда яулап алган грамоталарын тапшырды.






