Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Изминский детский сад «Саф чишмэ» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Измя, улица Школьная, дом 9 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-15 |
| E-Mail: | DsadSaf.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - Изминский детский сад "Саф чишмэ" |
| Руководитель: | Гошина Олеся Викторовна |
| Год основания учреждения: | 1998 |
| У нас учатся: | 44 |
| У нас учат: | 4 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Изминский детский сад «Саф чишмэ» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 ( 156 ) 157 158 159 160
-
Чираттагы педагогик киңәшмә 06.09.2013

6 нчы сентябрь көнне бакчабызда кич белән чираттагы "2012/13 нче уку елына нәтиңәләр һәм 2013/14 нче уку елына еллык эш планын кабул итү, укыту-тәрбия проекты белән танышу" темасы астында педагогик киңәшмә уздырылды. Бакча мөдире узган уку елына нәтиҗәләр ясады, һәр хезмәткәрнең үз вазифаларын янә искә төшерде, инструктажлар үткәрелде. Бергәләшеп еллык эш планы белән таныштылар, фикерләр тыңланылды, төзәтмәләр кертелде, һәм план кабул ителде. Мәгариф министрлыгы тарафыннан җибәрелгән проект турында да фикерләр тыңланылды. Бакчабызның эчке кагыйдәләре дә барланылды, яңадан искә төшерелде. Өч сәгать дәвам итткән җыелыштан һәр хезмәткәр үзенә куелган бурыч һәм максатын белеп, үз хезмәтен нәтиҗәле итеп эшләргә кирәклеген аңлап кайтып китте.
-
Бакчабызда ремонт эшләре 08.08.2013

Һәр елны көзен уза торган ремонт эшләре тагын башланды. Бакчабызны тагын да яңартырга, матурларга теләп, тәрәзәләр, ишекләр, баскычлар, хәтта өч төркемнең уен бүлмәләренең диварлары да буялды. Чын-чынлап бакчабыз яңарып китте.
-
Әкияттә-кунакта 15.07.2013

Кечкенәләр төркемендә әкиятләрне менә шул рәвешле сәхнәләштереп уйныйлар. Эчтәлекләрен яхшылап өйрәнәләр, ахырдан нәтиҗәләр ясыйлар. Балалар бик теләп, ярышып рольләрне бүлешәләр. Әле генә телләре ачылып килгән сабыйлар рольгә кереп тырышып-тырышып сүзләрне әйтеп аңлаталар.
-
Балаларны яклау көне 01.06.2013

"Детству - безопасные дороги!" конкурсында катнашып, кызыксындыру бүләгенә лаек булган Шайдуллина Алиябез бүген район үзәгендә оештырылган бәйрәм карарга барды. Шул уңайдан, конкурска нәтиҗәләр ясап, үзен дә бүләкләгәннәр. Бакчабызда да бәйрәм рухы сизелеп торды. Тәрбияче апалар төрле кызыклы уеннар оештырдылар һм кызыксындыру йөзеннән ярышларда җиңүчеләргә төрле бүләкләр тапшырдылар. Бик зур рәхмәт әлеге бәйрәмнәрне оештырган апаларга! Бәйрәм белән барчагызны да!!!
-
Сау бул, бакчам! 31.05.2013

Быел Эзмә "Саф чишмә" балалар бакчасыннан мәктәпкә 10 бала керәчәк. Шул уңайдан бүген 31 нче май көнне бакчабызда әлеге балаларны озату кичәсе булды. Ак юллар, якты киләчәк, һәрвакыт шулай тырыш, актив булуларын, әти-әниләренә исәнлек-саулык, тигезлектә шул балаларның бары тик изгелекләрен, күркәм сыйфатларын гына күреп яшәүләрен теләп калабыз!!!
-
Сау бул, бакчам! 31.05.2013

Озату кичәсендәистәлек өчен бергә төшкән фото...
-
Универсиадага бездән сәлам! 24.05.2013

Универсиада була
Казанда быел җәен.
Сез дә килегез, дусларым,
Табыгыз берәр җаен.
Азат, Айдар, Дилүсләрнең
Даны китте еракка.
Спорт белән шөгыльләнеп,
Без килербез алмашка.
-
Бүген музей көне 18.05.2013

18 нче май музей көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан бакчабызда оештырылган музейга кереп балалар бик күп кызыклы мәгълүматлар алып чыктылар. Элеккеге акча, утүк, милли киемнәр, чабата, табагачларны кулдан-кулга күчереп тотып карадылар. Тәрбияче апалар әби-бабаларыбызның ни рәвешле яшәгәннәре турында балаларга музейда булган әйберләр ярдәмендә күрсәтеп, сөйләп күзалларга ярдәм иттеләр.
-
Белемнәрне сынар чак җитте! 17.05.2013

Быел Эзмә "Саф чишмә" балалар бакчасыннан 10 бала мәктәпкә укырга керәчәк. Шул сәбәпле, 17нче май көнне бакчабызга район вәкилләре килеп әлеге балаларның белемнәренә бәя биреп киттеләр.
-
Юллар имин булсын! 17.05.2013

17 нче май көнен сынау көне дип атасак та була. Көннең беренче яртысында кыш буе алган белемнәр буенча мониторинг үткәрелсә, көннең икенче яртысынды Илнур абый Насыйбуллин килеп балалардан юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен сынады. Балаларын алырга килгән әти-әниләрнең машина эчендәге бала утыргычларын да барлады.






