Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Изминский детский сад «Саф чишмэ» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Измя, улица Школьная, дом 9 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-15 |
| E-Mail: | DsadSaf.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - Изминский детский сад "Саф чишмэ" |
| Руководитель: | Гошина Олеся Викторовна |
| Год основания учреждения: | 1998 |
| У нас учатся: | 44 |
| У нас учат: | 4 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Изминский детский сад «Саф чишмэ» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 ( 159 ) 160
-
Гаилә бәйрәме (уртанчылар төркеме) 14.03.2013

Бәйрәм кичәсенең икенче өлешеннән күренеш.
-
Әнием минем! 07.03.2013

Йөрәгемнең иң түрендә Әни дигән ягымлы сүз
Иң кадерлем - әнием! Безнең йөрәк түрендә.
Яхшылыкта, яктылыкта Сакланыр ул мәңге - мәңге
Әниемә тиң илем! Һәрчак безнең күңелдә!
Бүген бакчабызда кечкенәләр төркеме балалары әниләренә карата җылы сүзләр әйтеп, үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр. Бәйрәм кичәсе шигырьләр, җырлар, биюләр белән бергә үрелеп барды. Бәйрәм, дөрестән дә, бик күңелле үтте. Рәхмәт шунды күңелле бәйрәмне оештырган тәрбияче апаларыбыз Галимуллина Айгөл Шамил кызы белән Гилазиева Сәрия Миннәхмәт кызына! Рәхмәт шушы бәйрәмдә катнашып үз һөнәрләрен күрсәткән энҗе бөртекләребезгә!
-
Әтием - горурлыгым минем! 22.02.2013

Көтеп алган бәйрәмебез, 23 нче февраль - Ватанны саклаучылар кәне дә якынлашты. Шушы уңайдан барлык ир-атларны да бәйрәмнәре белән чын күңелдән тәбрик итәсе килә. Аларга исәнлек-саулык, гаилә бәхете, барлык теләгән изге теләкләре дә тормышка ашуын телибез! Ә Эзмә балалар бакчасының кечкенәләр төркеме әтиләрен чакырып бәйрәм кичәсен үткәрделәр, бәйрәм белән тәбрикләделәр. Кечкенә булуларына да карамастан, балалар шигырь дә сөйләделәр, күмәк һәм аерым җырлар да башкардылар, биеделәр дә, хәтта армиягә озату күренешен дә күрсәттеләр. Бәйрәмгә барлык әтиләр дә килде һәм тәрбияче апалар Айгөл Шамил кызы Галимуллина, Сәрия Миннәхмәт кызы Гилазиевалар оештырган мавыктыргыч уеннарда бик теләп катнаштылар. Әтиләребез рәхәтләнеп уйнап, шаярып, ял итеп, үз балаларына сокланып, чын күңелдән тәрбияче апаларга рәхмәтләрен әйтеп, кыскасы, бәйрәм кичәсеннән канәгать булып, балалары үз куллары белән ясап тәбрикләгән бүләкләрне кулларына тотып таралыштылар. Бик зур рәхмәт балаларга, бәйрәм оештырган тәрбияче апаларга һәм бәйрәмдә катнашкан әтиләргә!
-
Әти-әниләр, сак булыйк! 21.02.2013

Хөрмәтле әти-әниләр! Булып торган куркыныч яңалыклар белән барыбыз да хәбәрдар. Ата-аналар җыелышында да әйтелде бу турыда һәм тагын кисәтәсем килә. Иртән балаларны бакчага алып кереп тәрбиячегә тапшыргач, баламны тәрбиячегә тапшырдым дип, имза куярга онытмагыз! Кич баланы килеп алгач та, алдым дип, имза куярга кирәк! Кадерле әти-әниләр, шушы кагыйдәләрне онытмаска өндим! Балаларыбызның исәнлегенә Сез дә һәм без дә җавап бирәбез! Бакча мөдире Муратова Э.Ш.
-
Тиздән бәйрәм! 19.02.2013

Аяз булсын күкләребез
Якты хыял шикелле.
Матур теләк теләр өчен,
Көтәбез шушу көнне!
22 нче февраль көнне кечкенәләр төркеме Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бәйрәм кичәсе үткәрә. Бәйрәмдә катнашырга теләүчеләр булса, рәхим итегез! Бәйрәм сәгать 9:30да бшлана.
-
"Лыжня России-2013" 10.02.2013

10 нчы февраль көнне, без көтеп алган, чаңгы ярышы булды. Бу ярышка без чаңгыларыбыз белән чыгып әзерләндек бит! Ярышта өч кыз һәм өч малай катнаштылар. Малайлардан беренче урынны зурлар төркеменнән Сәләхиев Ислам, икенче урынны уртанчылар төркеменнән Асатов Әмир, өченче урынны зурлар төркеменнән Миннекаев Ниязлар яулады. Ә кызлардан беренче урынны зурлар төркеменнән Вәлиева Ясминә, икенче урынны зурлар төркеменнән Арстамбекова Гөлназ һәм өченче урынны уртанчылар төркеменнән Хабибуллина Зилә яулады. Афәрин кызлар һәм малайлар, булдырдыгыз!!! Катнашучыларга оештыручылардан конверт белән акча, балалар бакчасыннан истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бик зур рәхмәт әлеге ярышны оештыручыларга, бик зур рәхмәт чаңгылар кайтарткан җитәкче абыйларыбызга, бик зур рәхмәт балаларны алып килгән әти-әниләргә һәм бик зур рәхмәт ярышта катнашкан тәрбияче апаларыбыз белән балаларга!!! Чыннан да, ярышта катнашкан һәркем бу көн белән бик канәгать калды, бигрәк тә балалар.
-
"Һәр яктан камил бала тәрбияләп буламы?" - Ата-аналар җыелышы 08.02.2013

Сигезенче февраль көнне "Һәр яклап камил бала тәрбияләп буламы?" темасы астында ата-аналар җыелышы булды. Беренче көн тәртибендә бакча мөдире Муратова Э.Ш. 2012 нче елга нәтиҗәләр ясады, 2013 нче елга куелган максатлар, эшләнеләсе эшләр белән таныштырды. Икенче көн тәртибе буенча, бакча мөдире "Бала хокуклары" дигән темага чыгыш ясады, законнар, декларация, конвенцияләр белән таныштырды. Уртанчылар төркеме тәрбиячесе Мирзина Энҗе Масгутовна "Бала тормышында-уен", кечкенәләр төркеме тәрбиячесе Галимуллина Айгөл Шамиловна "Сөйләм теленә игътибар кирәк" дигән темалар буенча чыгышлар ясадылар, киңәшләрен җиткерделәр, әти-әниләрнең сорауларына җавап бирделәр. Бакча мөдире Муратова Э.Ш. Федераль дәүләт таләпләре, яңа программа һәм тәрбиячеләрнең нинди формада эшчәнлек алып барулары турында чыгыш ясады (барлык чыгышлар да презентация белән барды). Зурлар төркеме тәрбиячесе Шайдуллина Илсөяр Ракиповна мәктәпкәчә яшьтәге балаларны ни рәвешле мәктәпкә әзерләүләре һәм әти-әниләр нәрсәләргә күбрәк игътибар итәргә тиеш, шулар турында чыгыш ясады, үзенең киңәшләрен бирде. Беренче сыйныфка баргач, балалар һәм әти-әниләр нинди яңалыклар белән очрашачаклар (ФГОС), шул сәбәпле кыенлыклар килеп тумасын өчен, Эзмә мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы Аскарова Миләүшә Салимовна да чакырылган иде. Ул да әти-әниләргә аңлаешлы итеп чыгыш ясады, киңәшләрен бирде. Җыелышның өченче көн тәртибендә төрле мәсьәләләр каралды, әти-әниләр өчен анкета уздырылды, презентация аша, фотосурәтләр ярдәмендә, бакчада уздырыла торган чаралар әти-әниләргә дә күрсәтелде. Әти-әниләргә киңәшләр һәм кагыйдәләр язылган памяткалар таратылды. Без куйган максатыбызга ирешкәнбездер дип уйлыйбыз, чөнки әти-әниләр бик канәгать булып таралдылар.
-
"Һәр яклап камил бала тәрбияләп буламы?" темасы буенча ата-аналар җыелышы. 08.02.2013

Җыелышта тәрбиячеләрне һәм әти-әниләрне борчыган мәсьәләләргә тукталдык. Ике якның да максаты булган-балаларны тәрбияләү һәм бу эштә килеп туган проблемаларга ачыклык кертергә тырыштык, әти-әниләр белән бер уртак фикергә килеп, алда торган мәсьәләләрнең чишелешләрен эзләдек.
-
Рәхәтләнеп чаңгы шуабыз 07.02.2013

Иренмибез беркайчан да,
Чаңгыда без шуабыз.
Физзарядка ясый-ясый,
Рәхәтләнеп шуабыз!
Бер-ике-өч! Бер-ике-өч!
Нык басып атлыйбыз без!
Кемнәр тели чыныгырга,
Әйдәгез безнең белән!
-
Янгын чыкканда 01 гә шалтырат! 01.02.2013

"Тили-бом! Тили-бом!
Загорелся кошкин дом.
Идет дым столбом!
Кошка выскочила!
Глаза выпучила!
Бежит курочка с ведром
Заливать кошкин дом,
А лошадка с фонарем,
А собачка с помелом,
Серый заюшка с песком.
Раз! Раз! Раз! Раз!
И огонь погас!
Бүген бакчабызда янгынга каршы чаралар уздырылды. Кечкенәләр төркемендә "Ут нигә куркыныч?", уртанчылар төркемендә "Янгын чыкканда 01 гә шалтырат!", ә зурлар төркемендә "Дус та, дошман да" исемле чаралар булды. Балаларның утка табигый тартылуын тәрбиячеләр күз уңаенда тотып, сабыйларга утның куркыныч көч булуы, саксыз кулланганда коточкыч фаҗигаләргә китерүе хакында аңлатуны максат итеп куйдалар. Тәрбиячеләр янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәттеләр, шушы темага кагылышлы балалар әдәбиятеннан шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр укыдылар, балалар белән берлектә нәтиҗәләр ясадылар. Балалар үзләре дә әкиятләрдән өзекләр уйнадылар, уртанчылар төркеме тәрбияче апалары Зарипова Дамира Данировна ярдәмендә "Мәче йорты" спектакленнән өзек куйдылар. Ахырдан чаралар "Мәче йорты янган" мультфильмын карау белән тәмамланды.






