Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Изминский детский сад «Саф чишмэ» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Измя, улица Школьная, дом 9 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-15 |
| E-Mail: | DsadSaf.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - Изминский детский сад "Саф чишмэ" |
| Руководитель: | Гошина Олеся Викторовна |
| Год основания учреждения: | 1998 |
| У нас учатся: | 44 |
| У нас учат: | 4 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Изминский детский сад «Саф чишмэ» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 151 152 153 154 ( 155 ) 156 157 158
-
9 нчы Май - Җиңү бәйрәме! 08.05.2013

Бөек Җиңүнең 68 еллыгып искә алу уңаеннан бакчабызда тәрбияләнүче балалар да бүген һәйкәл янына бардылар, үз куллары белән ясаган чәчәкләрне куйдылар. Өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр, җырларын җырладылар. Истәлек өчен фотога төштеләр.
-
Бөек җиңү белән! 08.05.2013

Бөек җиңү белән Сезне! Күгебез гел шулай аяз һәм тыныч булсын!
-
Мәктәптән килгән кунаклар 07.05.2013

7 нче апрель көнне 5 нче һәм 6 нчы сыйныф укучылары бакчабызга кунакка килеп, "Табигать могҗизалары" дигән тема астында бик эчтәлекле чыгышлар ясадылар, презентация күрсәттеләр, Кызыл китапка кертелгән үсемлек һәм җәнлекләр белән таныштырдылар. Үсемлекләр, кошлар, җәнлекләр һәм гомумән, табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләргә тырыштылар. Балалар бик кызыксынып тыңладылар һәм карадылар. Мәктәп укучыларына һәм әлеге чараны оештыручыларга бик зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Мәктәп укучыларын тагын кунакка чакырып калабыз!
-
Мәктәптән килгән укучылар белән бергәләшеп 07.05.2013

Мәктәп укучылары белән бергәләшеп...
-
Бар җирләрне чистартыр чак җитте... 05.05.2013

Бакчабызда 20 нче, 27нче апрель һәм 5 нче май көннәрендә өмәләр булды. Тәрбияче апалар бар җирләрне дә җыештырдылар, чистарттылар. Инде җирне эшкәртеп, яшелчә һәм чәчәкләрне генә утыртасы калды.
-
Сак булыйк! 27.04.2013

Балаларны саклау һәм куркыныч хәлләрне булдырмый калу өчен Эзмә "Саф чишмә" балалар бакчасында төрле чаралар үткәрелде:
-әти-әниләргә аңлату эшләре алып барылды, инструкцияләр үткәрелде;
-чит-ят кешеләрдән сак булырга кирәклеге турында участковый Хабибуллин Фәнил Фоатович һәр тәрбияче белән аерым сөйләшүләр алып барды, тәфсилләп аңлатты;
-балаларга да чит-ят кешеләр белән аралашырга ярамаганлыгы, әти-әниләрдән сорамыйча урамга чыгып китәргә ярамаганлыгы, куркыныч туган очракларда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында тагын бер тапкыр искә тошерелде, аңлатылды.
-
Балалар, сак булыгыз! 27.04.2013

-
Шигырь бәйрәме 26.04.2013

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген.
Нәрсәдән бу? - Мин беләм: Бәйрәм бүген, бүйрәм бүген!
Быел да Габдулла абый Тукайны искә алырга Эзмә мәдәният йортына бардык. Мәдәния хезмәткәрләре Гөлшат апа белән Нуршат абыйлар ачык йөз белән каршы алдылар. Шигырьләр сөйләп, җырлап, уйнап-көлеп, чын күңелдән Тукай абыйны искә алып, бәйрәм үткәреп кайттык. Мәдәният хезмәткәрләре балаларны сөендереп, истәлекле бүләкләр дә тапшырдылар. Рәхмәт бәйрәмне оештыручыларга, тәрбияче апаларга һәм матур, сәнгатьле итеп шигырь сөйләгән балаларга!
-
Шигырь бәйрәменнән күренешләр 26.04.2013

-
Шигырь бәйрәменнән күренешләр 26.04.2013







