Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Галихузина Гульназ Фаридовна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 129 |
| У нас учат: | педагоги - 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 ( 27 ) 28 29 30 >>
-
"Бала хокукларын яклау" 13.03.2023

Балалар бакчасында баланың гаиләдәге хокуклары турында сөйләшеп балаларга ялга, уенга хокуклары булуын аңлаттык. Хокук ул-кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салу, үз үзеңне тоту кагыйдәләре. Һәр бала туганнан алып исемле булырга хокуклы. Балалар гаиләгә хокуклы, бала тәрбияләүдә әти-әни җаваплы, бала аларның сүзен тыңларга, ярдәм итәргә тиеш. Безнең балалар бакчасында балалар бергәләшеп уйныйлар, ял итәләр,спорт, сәнгать , шөгыльләрдә шөгыльләнәләр.
-
" Яз килә" 10.03.2023

Без бүген уртанчылар төркеме белән сөйләм теле шогылендә язгы күренешләрне өйрәндек. Кошлар белән таныштык. Суда коймәләр йөздердек.
-
"Балалар бакчасында дидактик уеннар" 09.03.2023

Эшчәнлектән тыш вакытында балалар бик теләп дидактик уеннар уйнарга яраталар.Дидактик уеннар-балаларны уйланырга,эзләнергә,фикер тупларга,берләштерергә,күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе.Дидактик уен аша бала күп яңа информация ала.
-
"Тылсымлы рәсем" проекты 07.03.2023

Уртанчылар төркеме балалары ZOOM форматында үткәрелгән "Тылсымлы рәсем" проектында катнашты. Балаларга ясау алымы бик тә ошады.Теләп,яратып эшләделәр.
-
"Әниемә бүләгем" 06.03.2023

Сигезенче март-
Әни бәйрәме.
Бүләк итәбез
Чәчәк бәйләме. -
"Масленица" 06.03.2023

Масленица — это веселые проводы зимы, озаренные радостным ожиданием близкого тепла, весеннего обновления природы. Главными атрибутами праздника традиционно были — блины — круглые, румяные, горячие, они имели ритуальное значение, поскольку являли собой символ солнца, которое все ярче разгоралось, удлиняя дни. В нашем детском саду началась масленичная неделя. Мы с детьми весело провожаем зиму.
-
"Матрешканы җый" 02.03.2023

Балаларда сенсор эталоннар формалаштыру максатыннан иң кечкенәләрнең беренче кечкенәләр төркемендә балалар белән дидактик материаллар, мәсьәлән, матрешкалар белән уеннар оештырыла.
Нәниләр предметның аскы, өске өлешләрен аера, аларны бер-берсенә туры китерә, хәрәкәтләрне эзлекле рәвештә эшли белергә өйрәнәләр. -
"Вак моторика уеннары-балалар өчен файдалы шөгыль!" 01.03.2023

Балаларның балачактан ук вак моторикасын үстерү бик кирәк. Баланың кечкенә чагында кублы манаралар төзүе, курчак киендеру, аяк киемен узе киеп, бауларын бәйли белү һәм ашаган вакытта кашык белән эшләве нәкъ менә кулларның яхшы мотор осталыгын курсэтэ. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар аппликация ябыштырып, вак детальләрдән конструктор җыеп вак моториканы устерәләр. Вак моториканы яшьтән өйрәнгән баланың язуы матур булачак.
Шуңа күрә балалар өчен катлаулы һәм нечкә уеннар белән шөгелләнү баланы олы тормышка әзерли башлауны аңлата. -
"Спортта да без бергә" 28.02.2023

Кичэ, 28нче февраль көнне, 1нче кечкенәләр төркемендә, ватанны саклаучылар көнен һәм халыкара хатын кызлар көнен берләштергән " Спортта да без бергә"дигән, спорт уеннарыннан төзелгән күңелле бәйрәм-тамаша узды. Бу бәйрәмдә әтиләр дә, әниләр дә бик теләп катнаштылар. Алар 2 командага бүленеп үзара көч сынашты. 2 команда да бик актив һәм өлгер булды. Бәйрәм ахырында хәр гаиләгә дә рәхмәт хатлары тапшырылды.
-
"Ягез әле әтиләр, ягез әле әниләр" 27.02.2023

Зурлар төркеме әти-әниләре һәм балалар белән берлектә 23 февраль Ватанны саклаучылар көне, 8 март халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан "Гаилә бәйрәме "үтте. Кичәне Гүзәл Нурулловна ачып җибәрде, ул әти-әниләрне котлап матур теләкләрен җиткерде. Бәйрәм балаларның чыгышлары, спорт уеннары белән үрелеп барды. Әти-әниләр балалар бик актив булдылар, җитезлектә, өлгерлектә көч сынаштылар. Бәйрәм ахырында әтиләр белән балалар күңел җылысын биреп әниләргә бүләккә муенса эшләп тапшырдылар, истәлеккә фотога төштеләр.









